15.05.2013 Җәмгыять
Ни хәлең бар, Галиябану? “Аренда”га хатын алу
Мәрхүм Туфан ага Миңнуллин моннан унбиш еллар тирәсе элек “Хәлил – әйбәт егетме?” дигән мәкалә язган иде. Танылган драматург, шунда беренче тапкыр әдәбият укытучылары бакчасына таш атып, популяр драманың халык тарафыннан сөелгән персонажларының берсенә стандарт булмаган бәя бирергә тырышты: Хәлилне булдыксызлыкта, ачык авызлыкта гаепләде.
Язучы белән килешмәскә була иде, чөнки Хәлилнең романтик буяуларны мул өстәп язылган колоритлы образы үзенең тәвәккәллеге, бөтен авыл кан калтырап торган Исмәгыйльгә курыкмыйча каршы чыгуы белән яраттыра, уңган, булган һәм чибәр Галиябануга пар килүенә аз гына да шик калдырмый иде. Тагын бер нәрсәне истә тотыйк: “Галиябану” драмасының сюжетында реаль тормыш вакыйгалары ята, сюжетта “шагыйранә ялган”ның өлеше зур түгел. Революциягә кадәрге татар авылында Галиябану-Хәлил типлары, аларга хас романтик мәхәббәт аз очрамый, хәтта совет чорында да әле матди исәпләрдән азат булган сөю очраклары сирәк түгел иде. Бары тик яңадан капитализмга күчеп, тормышта матди кыйммәтләрнең беренче планга күчүе мәхәббәт һәм гаилә мәсьәләләренә үзенең котылгысыз эзен салды: тормыш итүдә прагматиклык, ягъни шәхси файда, туклык һәм муллык беренче урынга куела башлады. Хәзер дә әле, билгеле, үсмер кызлар Хәлил кебек типларга гашыйк булырга мөмкиннәр, әмма алар белән гаилә кору сирәк күренеш булыр иде. Гомумән, хәзерге җәмгыятьтә Галиябану кебек гүзәл затларга да гаилә кору шактый катлаулы бер эшкә әверелде, чөнки хатын-кызның кыйммәте төште. Моның үз объектив сәбәпләре бар, тик алар турында аз гына соңрак.
Мин үзем, мәктәптә үсмерләр белән “Галиябану” драмасын өйрәнгәндә, кечкенә генә бер эксперимент үткәрәм. кызларны гына аерып алам да аларга сорау бирәм: “Хәлилгә кияүгә чыгарга теләр идегезме?” – дим. Кызлар, ризалык белдереп, дәррәү кул күтәрәләр (хәзерге үсмерләр алай бик тартынып тормый, гаилә-мәхәббәт темасына иркен сөйләшәләр). Шуннан мин сорауны аз гына үзгәртәм: “Чүплек башындагы түбәсез йортта гомер кичерүче әтисез-әнисез егетнең кәләше булуга ничек карыйсыз?” – дим. (Әсәрдәге Хәлилнең матди хәле нәкъ менә шулай бәяләнә.) Кызлар бер-берсенә карашалар, күтәрелгән куллар шунда ук җыелып алына. Аңлашыла: бер үсмер кыз да фәкыйрь егет белән язмышын уртаклашырга теләми. Бу очракта романтик хисләрне прагматик акыл җиңә. Мин балаларны аз гына да гаепләмим, аларның тормышка аек карауларына сөенәм. Тик байлыкны алгы планга чыгару да хатын-кызны бәхетле итми. Акча һәм муллык төп кыйммәткә әйләнгәндә, ирләрдә хатын-кызга Исмәгыйль карашы өстенлек ала башлый: җиңдең, файдаландың һәм ташладың.
Соңгы вакытта интернет-сайтларда һәм социаль челтәрләрдә егерме биш яшьлек замана “Галиябану”ының бай трейдерларга (биржа спекулянтларына) атап язган хаты һәм финанс куыкларында кул җылытып баеган шундый бер алыпсатарның аңа җавабы актив таратыла. Мондый хат чынлап та язылганмы, әллә инде кемнеңдер күңелендә туган иҗат җимеше генәме – монысы тәгаен генә мәгълүм түгел. Баштарак ул Америка җирлегендә туган хат буларак таратылса, хәзер инде Россия чынбарлыгына туры китерелеп үзгәртелгән. Әмма бу мәсьәләне үзгәртми, чөнки хатның эчтәлеге хәзерге заман өметләрен һәм омтылышларын тулысынча чагылдыра. Кыз болайрак яза: “Мин – матур, шат күңелле, акыллы 25 яшьлек кыз. Мәскәүдән түгел. Елына 200 мең доллардан да кимрәк булмаган акча эшли торган егеткә кияүгә чыгарга телим, чөнки безнең булачак балаларыбыз белән өйдә утыру мөмкинлегенә ия буласым килә”. Шуннан соң кыз үзенең байлыкка булган таләбен акларга тырыша (чөнки чибәрлек белән түли), әллә ни искитәрлек булмаган хатыннарның бай ирләр белән яшәвенә, ә менә таң калырдай матурлыгы белән җәлеп итәрлек кызларның барларда ялгыз утыруларына аптырый.
Бай трейдерның җавабы исә менә болайрак: үз байлыгының кыз куйган таләптән ике ярым тапкыр артып китүен белдерә, әмма кыз тәкъдименең үзе кебек егет өчен начар алыш-биреш булуын әйтә, чөнки, егетнең үз сүзләрен китерсәк, “...фактта минем капиталымның үсү ихтималлыгы бик зур, ә син тагын да чибәрләнмәячәксең дип төгәл әйтеп була! Шуңа күрә, – ди егет, – сине сатып алу – начар бизнес, мин иң яхшысы, сине арендага алыр идем”.
“Арендага алу”, ягъни бернинди гаилә җаваплылыгы тоймыйча хатын-кыздан вакытлыча файдаланып тору – безнең җәмгыятьтә киң таралган күренеш. Моны “гражданлык никахы”, “кунак никахы” дип никадәр генә гаилә стандартларына туры китерергә тырышмасыннар, асылда, бу – зина кылып сөяркә тотуның гап-гади бер ысулы. Гадәттә хатын-кызлар мондый “никах”ка гаилә статусы бирергә тырышалар, үзләрен кияүдә дип саныйлар, ә ирләр исә “буйдак” дип таныштыруны өстен күрә. Феминисткаларның гасырлар буе алып барган хатын-кыз азатлыгы өчен көрәше аяныч нәтиҗәләргә китерде: ирекле хатын-кызны ирләр товар буларак бәялиләр, вакытлар үтү белән бәясе төшүче активка тиңлиләр, шуңа күрә “гражданлык никахы” озын гомерле булмый, чибәрлек сулу белән аренда срогы да чыга. Ир кеше гадәттә яңа “аренда килешүе” төзи, хатын-кызлар исә финанс мөмкинлекләре зур булганда гына яңа бер альфонс белән бер түбә астын уртаклашырга мөмкин. “Арендатор” ирләрнең һәм альфонсларның да гадәттә ахыры күңелсез тәмамлана. Мин белгән шундый альфонсларның берсе гомерен бай хатыннан бай хатынга йөреп үткәрде дә, инсульт кичереп, картлар йортында эт типкесендә яшәп төгәлләде.
Чибәрлеген бай гаиләгә алыштырырга теләгән кызның хаты тагын бер нәрсәне дәлилли: феминисткалар күтәргән ирләр белән тигезлек, хатыннарның җәмгыять тормышында актив катнашып лидер булып яшәү идеясе ул – ясалма идея, гүзәл зат инстинктив рәвештә үз бәхетен ире тарафыннан тәэмин ителгән тормышта бала тәрбияләп өйдә утыруда күрә. Бу – аның табигый теләге. Табигатькә каршы килеп, хатыннарга ирләр вазыйфасын йөкләргә тырышу аларны бәхетле итми, үз вазыйфаларыннан баш тарткан ирләр катлавын ишәйтеп, хатын-кызның хәлен начарайта гына.
Ир кешенең гаиләне тәэмин итүче булуы аны туктаусыз камилләшергә, үсештә булырга мәҗбүр итә, чөнки байлык биредә төп роль уйнамый, булдыклылык, һөнәргә ия булу кебек сыйфат алга чыга. Имеш, кайчандыр олы бер байның улы ярлы балыкчы кызына гашыйк булып, әтисеннән аны үзенә сорарга килгән икән. Балыкчы: “Нинди һөнәрең бар?” – дип сораган. Егет: “Безнең байлыгыбыз үз гомеребезгә дә, балаларыбызның балалары гомеренә дә җитәрлек”, – дигәч, балыкчы: “Байлык бер айлык, аңа ышаныч юк, бер хәл булу сәбәпле бер тиенсез калуың мөмкин. ул чагында гаиләңне нәрсә белән туендырырсың? Һөнәре булмаган кешегә мин кыз бирә алмыйм”, – дип егетне кайтарып җибәргән. Егет бары тик берничә ай кәрзин үрергә өйрәнеп яңадан килгәч кенә кызын бирергә булган (Риза казыйдан алынды – Р.Ф.). Ирләргә карата менә шушы таләпнең юкка чыгуы, хатын-кызны арендага алып, аннан вакытлыча файдаланып торырга ниятләгән бушкуык затлар үрчүенә китерде.