поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.04.2013 Мәгариф

"Мәгариф турында"гы яңа закон. Нәрсәсе яхшы? Нәрсәсе начар?

1 сентябрьдән мәктәпләр Русия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы яңа законы буенча эшли башлаячак. Күпләр өчен бу закон әлегә ерак томан артында. Кайсы укытучы законны кулына алып, азагына кадәр укып-танышып чыкты икән? Һичьюгы аның нәрсә турында икәнен, аз гына булса да эчтәлеген чамалый микән?

“Мәгариф турында” яңа законның күләме 160 биттән артык. Бу – уртача калынлыктагы бер китап дигән сүз. Аңларга кыен озын җөмләләрдән, телгә ятышсыз читен терминнар белән тулган хокукый документны төбенә төшеп, аңлап укып чыгу өчен зур түземлек кирәк. Закон кабул ителүгә инде 3 ай узды, ләкин әлегә кадәр аның татарчага тәрҗемәсе юк (бәлки бардыр, әмма мин таба алмадым). Татар теле дип күпме генә авыз суларын корытсак та, законның кулыңа алып укырлык татарча тексты булмагач, республикада мәгариф эше урыс телендә генә бара микән әллә дигән шикле уйлар килә.

Мәгариф законы кадәр озак эшләнгән һәм зур җәнҗаллар белән кабул ителгән закон Русиядә бүтән юктыр. Бу яктан ул уникаль. Ник дигәндә, закон белем бирү өлкәсендә соңгы 20 елда җыелып килгән бик күп каршылыкларны, җитешсезлекләрне бетерергә, хәл итәргә тиеш иде. Закон проектының беренче версиясе Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында 2010 елның маенда пәйда булды. Белгечләр һәм бу өлкәдә кайнаган кешеләр тарафыннан ул башта ук кискен рәвештә кире кагылды.

Яңа закон беренче чиратта “Мәгариф турында”гы (1992) һәм “Югары һәм вуздан соң һөнәри белем турында”гы (1996) законнарны берләштергән, 309нчы закон белән кертелгән үзгәрешләрне үз эченә алган.

2010 елның 1 декабрендә үзгәрешләр кертелгән документ башта интернетта иҗтимагый фикерләшүгә чыгарылды. Моннан соң канунга бәйле 11 меңгә якын фикер белдерелде һәм 1142 төзәтмә кертелде. Тәкъдимнәрне исәпкә алып, закон проектының яңа версияләре дөнья күрде. Һәм, ниһаять, канунның алтынчы варианты 2012 елның 3 августында Дәүләт Думасына кертелде. Өч тапкыр укып тикшергәннән соң, 2012 елның 22 декабрендә Федерация Советына җибәрелде. Ике елга якын тикшерелеп, ФС хуплаган законга президент В.Путин 2012 елның 31 декабрендә, тагын киләсе елга кала күрмәсен дигәндәй, ашыга-ашыга кул куйды. Аның ахырына кадәр эшләнеп бетмәгәнлеге кабул ителгән көненнән көченә кермәвендә дә күренде. Төзәтеп буласы җирләрен төзәтергә, кытыршы урыннарын шомартырга тагын 8 ай вакыт бирелде.

Шунысы кызык: бу законны әзерләгән вакытта шау-шу, каршылыклы фикерләрнең иге-чиге булмады. Закон кабул ителде: тавыш тынды. Бу нәрсә: җәмгыятьнең битарафлыгымы, әллә хөкүмәткә ышанычның бетүеме? Һәрхәлдә, мин миллионлаган укытучылар армиясе дә, мәгариф чиновниклары да бу закон белән 100 процент килешәләрдер дип уйламыйм. Әллә бүтән законнар шикелле монысы да кабул ителер дә онытылыр һәм барысы да элеккечә үз агымына барыр дип уйлыйлармы? Исән булсак, күрербез: озак калмады, көз җитүгә җимешләрен татый башлыйбыз, кабып йотарлык булырмы, төкереп ташларлыкмы?

Канунның төп яңалыклары нәрсәдән гыйбарәт соң? Дөресен генә әйткәндә, яңа законда укытучылар өчен бер генә күңелле яңалык та юк. Шулай да телгә алып сөйләрлек булганнарын, игътибарга алырга лаеклы дип табылганнарын берәм-берәм карап китсәк, менә нәрсәләр күрәбез.

Безнең өчен иң әһәмиятлесе: төбәкләрдә туган телне укыту мөмкинлеге калды. Яңа закон проекты әзерләнгәндә бу күпләрне борчуга салган, киң җәмәгатьчелекне уйланырга мәҗбүр иткән мәсьәләләрнең берсе иде. Законда туган телләрегезне туйганчы өйрәнегез диелмәсә дә, аларны өйрәнү тыелмый. Туган телләрне өйрәнүгә багышланган 14нче маддәнең 3нче пунктында “РФ республикаларында субъектларның законнарына ярашлы дәүләт телләрен өйрәнү һәм укыту кертелергә мөмкин. Төбәкнең дәүләт телләрен өйрәнү РФ дәүләт теленә (урыс теленә, димәк – авт.) зыян китерү исәбенә өйрәнелергә тиеш түгел” дигән юллар бар.

Бу яңа законда бөтен баланың белем алуга тигез хокуклы икәнлеге дә язылган. Ягъни, белем алуда дискриминациягә юл калдырылмый дип әйтелгән. Янәсе, сәламәтлекләре чикле балаларга да сыйфатлы белем бирелергә тиеш була. Искиткеч шәп сүзләр! Ләкин ничек итеп хәл итәргә җыеналар моны? Моның “яхшылыгы” законның 108нче маддәсенең 5нче пунктында болай язылган: “Сәламәтлекләре чикләнгән балаларга махсус (коррекцион) белем бирү учреждениеләре 2016 елның 1 гыйнварыннан да соңга калмыйча гомумбелем бирү мәктәпләре итеп үзгәртелә. Сәламәтлекләре чикле балаларга “инклюзив белем” бирү кертелә”. Бу нәрсә дигән сүз? Бу – акыл үсешләре тоткарланган (дебил), чукрак, күрмәүче, параличланган, даун балалар гадәти мәктәпләрдә гадәти балалар арасында утырачаклар дигән сүз. Болай эшләү, янәсе, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга җәмгыятьтә яраклашырга, үз урыннарын табарга ярдәм итәчәк, ә җәмгыять зәгыйфьләргә, инвалидларга карата рәхим-шәфкатьлерәк булачак. Кәгазьдә барысы да шома, ә тормышта чокыр-чакырлары, ай-һай, күп булачак моның.

Мин үзем унбиш ел буе коррекцион мәктәптә эшләгәнлектән, чукрак баланы да, дебил баланы да сәламәт балалар арасында укытып булмавына 100 процент ышанам. Гадәти балалар арасында ала карга булачак ул. Укытучы аны укырга өйрәтеп вакытын әрәм итмәячәк. Бала үзе дә физик кимчелегеннән уңайсызланып, психикасы бозылачак. Ә коррекцион мәктәптә, үз ишләре арасында ул әле үзен уңайсыз хис итми, башкалар белән аралаша, укырга-язарга өйрәнә. Инклюзив белем бирү керткәч, коррекцион мәктәпләрнең кирәге калмый. Менә законның төп асылы кая яшеренгән! Хикмәт белемдә түгел, хикмәт акчада! Коррекцион мәктәпләрне тоту хөкүмәткә коточкыч суммаларга төшә. Бер елга бер бала өчен 137-140 мең сум акча сарыф ителә. Безнең республикада гына шундый 5746 бала бар. ЮНЕСКО мәгълүматлары буенча, Русиядә коррекцион ярдәмгә мохтаҗ балаларның саны 3 миллионга җитә. 2000 елдан коррекцион мәктәпләрне ябу башланды. 2004-2005 уку елында аларның саны 1947 булса, 2005-2006 уку елына 1810га калды.

Алга таба коррекцион мәктәпләрне бетерү ничек барыр, әлегә анысы нәмәгълүм. Ләкин хөкүмәт тиз тотарга охшаган, чөнки тиздән Олимпиада, аннан 2018 елда футбол чемпионаты. Ә аларны үткәрергә дигән акчаларның инде урланасы урланып беткән. Акчаны кайдан табасы? Менә шулай мәктәпләрне җиңел генә ябып, зәгыйфь, инвалид, ярдәмгә мохтаҗ балалар хисабына акча табарга уйлый безнең акыллыбаш депутатларыбыз. Мәскәү шәһәрендәге чукрак балалар мәктәбе коллективына киләсе уку елында мәктәбегез эшләмәячәк дип куйдылар инде. Кем әйтмешли, процесс башланды. Әмма законда әлегә өметне бик өзеп бетерми торган 79нчы маддә бар. “Сәламәтлекләре чикле балаларга белем бирүне оештыру” дип атала ул. Төрлечә уйларга юл калдыра торган сүзләр язылган анда. “Сәламәтлекләре чикләнгән балаларга белем бирү башка белем алучылар белән дә, башка классларда, группаларда яки аерым оешмаларда тормышка ашырылырга мөмкин” дип язылган 4нче пунктта. Коррекцион дигән сүз бөтенләй телгә алынмаган. Димәк, ул балаларны укыткан өчен коррекцион мәктәпләрдә бүген түләнеп килгән өстәмәләр дә юкка чыга дигән сүз. Анысын киләчәк күрсәтер, ә без шулай да яхшыга өметләник.

Закон проекты мәгарифнең бөтен тармакларын да үз эченә алган. Аның төп положениеләренең берсе һәм иң әһәмиятлесе – укытучының җәмгыятьтәге социаль урынын, статусын билгеләү. Яңа канун мөгаллимнәргә төбәк буенча уртача хезмәт хакыннан да ким булмаган керем вәгъдә итә. Без – уртача дигәнне күп ишеткән халык. Әгәр законда аның түләү механизмнары күрсәтелмәгән икән, бу уртача дигән сүзләр укытучы кесәсенә тагын хәерче акчасы булып керәчәк. Ул уртача хезмәт хакы 18 сәгатькә түләнәме, әллә аны укытучы хәлдән таеп, бер мәктәптән икенчесенә чаба-чаба 1,5 ставкага эшләп аламы? Бу турыда – ләммим. Закон кабул итүчеләр укытучының ике ставкага эшләвен нормаль хәл дип исәплиләр. Өстәвенә, укытучы укытудан тыш, методик, фәнни, иҗат һәм тәрбия эше алып барырга тиеш диелгән. Ләкин боларына өстәмә түләүләр каралмаган. Мондый нагрузка бүтән бернинди интеллектуаль хезмәт кешесендә дә юк. Белемнең сыйфаты, укытучының сәламәтлеге чиновниклар өчен әһәмиятле түгел ахрысы. Мин законда класс җитәкчелеге өчен түләргә дигән юлларны да тапмадым. Бу исә тагын күп кенә бәхәсләр тудырырга мөмкин. Аннан хезмәт хакын арттыру турындагы сүзләр бары укытучыларга гына кагыла: тәрбиячеләр, мәктәп психологлары, техникум укытучылары бу исемлектән төшеп калган.

Ләкин шунысына шатланырга кирәк: яңа законнан аңлашылганча, укытучыларның хокуклары һәм льготалары тулысынча саклана. 10 ел саен бер еллык өстәмә отпуск алу хокукы, мәсәлән. Ләкин хәзерге заманда кем генә бу түләүсез ялны алыр икән? Картлык буенча вакытыннан алда пенсиягә чыгу (пенсия за выслугу лет) да сакланачак. Бик күп бәхәсләр тудырган коммуналь түләүләр өчен льгота кертелә. Әмма ул гомерләре буе мәктәптә эшләп, сәламәтлекләрен җуйган пенсионер укытучыларга кагылмый. Льготаларны хәл итү төбәкләргә тапшырыла. Шулай итеп, хөкүмәт үз җилкәсендәге бурычын җиңел генә урындагыларга төшереп куйган. Ул түләргә куша, ул тәти, ә акчасын җирле властьлар табарга тиеш. Җирле хакимиятнең укытучыларга акча түләвен соңгы исәптә хәл иткәнен без инде күптән һәм бик әйбәт беләбез.

Фатирга мохтаҗ булып чиратта торучы белгечләргә торакны чиратсыз бирү каралган диелә. Ләкин бу кем акчасына хәл ителә – анысы әйтелмәгән. Акчалы кеше бүген фатирга чират тормый, теләгәнен сата да ала. Шуңа күрә бу закон укытучылардан көлгән сымаграк килеп чыккан.

Моннан тыш тәрҗемә итәргә бик кыен булган “конфликт интересов педагога” дигән төшенчә кертелгән (2нче маддә, 33нче пункт). “Конфликт интересов педагогического работника”: это ситуация, при которой у педагогического работника при осуществлении им профессиональной деятельности возникает личная заинтересованность в получении материальной выгоды или иного преимущества и которая влияет или может повлиять на надлежащее исполнение педагогическим работником профессиональных обязанностей вследствие противоречия между его личной заинтересованностью и интересами обучающегося, родителей (законных представителей) несовершеннолетних обучающихся. Кат-кат укып карагыз әле, нәрсә аңларсыз икән. Моның эчтәлеге, аңлавымча, укытучыга үз эшеннән өстәмә табыш алу мөмкинлеге бирү. Укытучы дәресләрен укыта, ләкин ата-аналар һәм укучылары белән каршылыклар килеп чыга икән, үзе укыта торган шул ук балаларга түләүле өстәмә дәресләр бирә алмый. Ә чит мәктәпкә барып өстәмә дәресләр бирә ала булып чыгамы?

Яңа закон нигезендә, укытучы үзенең һөнәри осталыгын элекке шикелле 5 ел саен түгел, ә 3 ел саен күтәреп торырга тиеш була.

Мин әлегә кадәр ияләнгән гадәт буенча “укытучы” дип яздым, ләкин законда хәзер “укытучы” дигән төшенчә юк. Аның урынына “педагогик хезмәткәр” дигән сүз кулланылачак. Аңа карап авылда безне берәү дә яңа исем белән атап йөртмәячәк, без гомергә шул укытучы булып калабыз инде.

Бөтен кешенең башын катырган, күпме баланың гомерен өзгән БДИ саклана. Алай гына түгел, хәзер 9нчы сыйныф укучылары да мәҗбүри тест сораулары буенча имтихан тапшырачаклар. Аның нәтиҗәләре 4 елга кадәр көчендә кала (элек 1,5 ел иде). БДИның начар ягы шунда: ул югары уку йортларына керергә кирәк булган фәннәрне генә өйрәнергә мәҗбүр итә, бала гомуми урта белем алудан мәхрүм кала.

Яңа закон буенча, моңарчы “белем бирү учреждениесе” дип аталган мәктәпләр “белем бирү оешмалары” дип йөртелә башлаячак. РФ Конституциясенең 48нче маддәсе дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрендә бушлай белем алуны гарантияли. Ә дәүләт оешмалары өчен мондый гарантия каралмаган. Шулай булгач... Шикләндерә, нинди хәлләр булмас? Гомумән, яңа законда берсенә икенчесе каршы килә торган төшенчәләр, җөмләләр, маддәләр шактый. Аны тулысынча аңлау өчен юридик белем кирәк. Без бертөрле аңлаган нәрсәләрне хокук белгечләре бөтенләй икенче төрле аңлатып бирергә мөмкиннәр. Шуңа күрә мәкаләдә кайбер төгәлсезлекләр күрсәгез, зинһар, гаепләргә ашыкмагыз, төзәтегез, аңлатыгыз. Мин мәктәптә диннең урынына, һөнәри белем бирү мәсьәләләренә бөтенләй кагылмадым.

Тагын нинди яңалыклар


Балалар бакчасы. Законны тикшергәндә иң күп бәхәс тудырган сорауларның берсе шул иде. Яңа закон буенча, мәктәпкәчә белем бирү мәгарифнең мөстәкыйль тармагына әверелә һәм федераль белем бирү стандартлары буенча оештырыла. Мәктәпкәчә белем бирү бушлай булачак. Ләкин баланы тоткан һәм ашаткан өчен әти-әниләргә түләргә туры киләчәк (“плата за присмотр и уход”). Бакчага йөрүче беренче бала өчен 20 процент, икенче балага – 50, өченчесенә 70 процент компенсация каралган. Түләүнең күләме әйтелмәгән, анысын җирле идарә органнары хәл итәчәк. Шулай булгач, баланы бакчага йөртү әти-әниләр өчен шактый кыйммәткә төшәргә мөмкин. Законда тагын бер ышанып бетәсе килмәгән әйбер бар: хөкүмәт 2016 елга балалар бакчаларына чиратны тулысынча бетерүне максат итеп куя. Әгәр түләү 4-5 тапкырга күтәрелсә, хәерчелек чигендә торган гаиләләр балаларын бакчага йөртә алмаячаклар, димәк, чиратлар 2015 елга да калмаска мөмкин.

Яңа закон буенча хосусый балалар бакчаларына да дотацияләр һәм субсидияләр бирелергә тиеш.

Мәктәпләр. Яңа закон буенча, 1нче сыйныфка балаларны үзләре яшәгән территориядәге мәктәпләргә бирү хокукы беркетелә. Ягъни, кайсы микрорайонда яшисең – шундагы мәктәптә укыйсың. Мондый принцип тора-бара “дәрәҗәле мәктәп” төшенчәсен бетерергә мөмкин. Фәннәрне тирәнтен өйрәнүче мәктәпләргә балаларны урта һәм югары сыйныфларга гына алу рөхсәт ителә.

Ниһаять, авыл мәктәпләрен ни көтә? Моңа кадәр оптимизация дигән сылтау белән авыл мәктәпләрен ябып бетерделәр. Яңа законның проектында авыл мәктәбен бары тик авыл халкы җыены (сельский сход) ризалыгы нигезендә генә ябып була диелгән иде. Ләкин кабул ителгән вариантында бу искиткеч кирәкле әһәмиятле положение беркетелмәгән. Аның урынына “моннан соң авыл мәктәпләре авыл кешеләре фикере белән генә ябыла ала” дигән юллар барлыкка килгән. Бу үтә җитди, чөнки ул теге якка да, бу якка да борып була торган начар үзгәреш. Авыл халкын кем фикерен кулланып, кирәкле якка ничек “күндергәннәрен” без яхшы беләбез.

Укучыларны дисциплинар җаваплылыкка тарту тәртибе дә законлаштырылган. Уку программасын вакытында үзләштермәгән, уку планын үтәмәгән өчен һәм мәктәп территориясендә исерек килеш, наркотик кулланган килеш күренгән, бүтән төрле хулиганлык гамәлләре өчен 15 яшькә җиткән укучы мәктәптән чыгарылырга мөмкин. Минемчә, бу маддә бүгенге мәктәп өчен иң хурлыклы кануннарның берсе. Бала мәктәпкә исерек килеш килгән җәмгыять рухи яктан нинди түбән дәрәҗәдә торырга тиеш һәм без – шул җәмгыять укытучылары шуларны күрә торып, закондагы югары идеяләр турында нинди телдә сөйләшергә тиеш?

Югары уку йортларына кергәндә элек булган күп өстенлекләр бетерелгән яңа законда. Хәзер ятим балалар, I-II группа инвалидлар, хәрбиләр, полиция балалары югары уку йортларының әзерләнү бүлекләренә түләүсез алынып, белемнәрен башта шунда укып арттырырга тиеш булачаклар.

Яңа законда беренче тапкыр интернет челтәре буенча һәм электрон уку төрләре телгә алынган. Шуның белән дистанцион белем бирү көйгә салынган. Ул белем бирүнең төрле баскычларында кулланылырга мөмкин. Балалар бакчасыннан алып югары уку йортларына кадәр – һәрберсенең үз сайты булырга тиеш. Анда оешма турында бөтен мәгълүмат, яңалыклар, устав, исәп-хисап эшләре, педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясе һ.б. күрсәтелә.

Шулай итеп, РФ мәгарифен хәстәрләүче өр-яңа документ кабул ителде. Кешеләрнең конституцион хокуклары бозылмасын өчен һәр төзәтү җентекле тикшерелеп кабул ителде диләр. Моның шулай икәнлегенә бик ышанасы килә.

Сүз дә юк, яңа закон кабул итү мәгариф үсеше өчен бер адым алга атлау булды. Көченә кереп, кулланыла башлагач ике адым артка чигендермәсә... Законнар эшләмәгән илдә барысын да көтәргә мөмкин.  

P.S. Яңа закон турындагы фикерләрегезне www.vafin.mugallim.com сайтында белдерә аласыз


Фәрит ВАФИН
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»