поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.12.2008 Җәмгыять

ТЫЛСЫМЛЫ СҮЗ

Кемдер кризис дип зар елаганда, икенче берәүләргә ул яңа мөмкинлекләр ача. Алардан файдалана белергә генә кирәк. Моны, мәсәлән, сыра җитештерүчеләр аңлап алды. Хәтерләсәгез, берничә ел элек яшьләр арасында сыра алкоголизмының таралуына ничек тә булса чик кую өчен, бу күбекле эчемлекнең рекламасын телепрограммаларда иртәнге 7 дән кичке 10га кадәр, радиода ир­тәнге 9 дан төнге 12гә кадәр, шулай ук журналларның беренче һәм соңгы битләрендә көч-хәл белән тыйдылар. Узган атнада исә Дәүләт Думасы депутаты Геннадий Гудков, законга төзәтмәләр кертеп, киләсе елга мәгълүмат чараларында сыра рекламасын кабат кайтарып торырга тәкъдим итте. Сәбәбе "изге" – кризис! Депутатны авыр шартларда калган мәгълүмат чараларының авырлыклар кичерүе борчый икән.

Кризис вакытында, гади кеше проблемаларын бер читкә куеп, үзләренә генә файда эшләүне сыра компанияләре беренче булып башламаган, билгеле. Дөньяда "кара алтын" бәясе кимегәч, аны экспортка чыгарудан табыш азрак керә башлаган. Шуңа күрә керемнәрен киметергә теләмәгән нефть компанияләре, ягулыкны үзебездә сатканда, аның бәясен югарырак тотарга тырышалар. Кыскасы, нефть компанияләре үзләренә төшкән авырлыкны машиналы кешеләр җилкәсенә күчергәннәр. Ә 4 декабрьдә Премьер-министр Владимир Путинның халык белән "сөйләшү"е вакытында аңлашылганча, хөкүмәт моңа күз йомарга әзер, чөнки бюджет акчасы әнә шул компанияләрнең керемнәренә бәйле.

 

Элекке елларда байлык тупларга өлгереп, "кеше" булган олигархларга аның өчен үпкәләп тә булмый хәзер. Алар, күзләрен тутырып, бүген Зәйнәп Фәрхетдинова кебек: "Гаепләмә мине, гаепләмә! Авыр миңа (бу урында: "Кризис бездә!" – дияргә кирәк. – И.М.) – шуны аңла син!" – дип җырлый. Үзләрен кызганырлык. Әмма кризиста банкирларга, нефтьчеләргә һәм сыра җитештерүчеләргә генә булышу дөрес түгел, дип саныйм. Ни өчен әле Думада "сырачылар"ны гына яклыйлар микән? Әйдәгез, аракы рекламасын да рөхсәт итик. Тәмәке заводлары да гаҗиз калмасын. Кризис бит! Хәмер һәм тәмәке җитештерүчеләргә "яшел ут" күрсәтеп, берьюлы берничә проблеманы хәл итеп була: беренчедән – әлеге заводларның сату күләме һәм табышлары артачак, икенчедән – мәгълүмат чаралары реклама чыгарып акча эшләячәк. Ә өченчедән – халыкның кризиска төкереп кенә каравына ирешеләчәк, чөнки исерек кешегә диңгез – тубыктан. Бу мәсьәләгә кагылдык икән, Геннадий Гудковка хезмәттәшләре белән бергә пенсионер әбиләргә бер елга көмешкә кайнатырга рөхсәт бирү турында да уйланырга кирәктер, мөгаен. Кризис булгач, моны да уңай хәл итәрләр, дип уйлыйм! Икътисадыбыз зур сынаулар кичергәндә, пенсияләренә азмы-күпме өстәләчәк бит.

 

Дәүләт башкаларның, әйтик, ЮХИДИ хезмәт­кәрләренең дә хәленә кереп, кайбер нәрсәләргә күз йомарга тиеш. Кризис аркасында юллардагы тәр­типне күзәтүче инспекторларга кытлык кичерә башласак, нишләмәк кирәк? Шуңа күрә дәүләт автоинспекциясенә ярдәм күрсәтүнең бер ысулы буларак, "гаишниклар"га эш сменасының бер сәгатен, квитанцияләр язмыйча гына, штрафлар җыюны ышандырырга була. Кризис вакытына гына кертелә торган әлеге чара таможняда эшләүчеләргә, салым инспекторларына да бик ярап торыр иде.

 

Шушы көннәрдә коррупциягә каршы көрәшүче депутатлар дәүләт хезмәткәрләренә бәясе 3 мең сумнан арткан бүләк кабул итүне тыя торган закон кабул итте. Кризис шартларында бу башлангыч тамырдан ук дөрес түгел! Ил икътисады зур сынау­лар алдында торганда дәүләтнең тоткасы булган чиновникларның нәтиҗәле эшләве аеруча мөһим. Ә аның өчен, киресенчә, матди стимуллар булдырырга, ягъни түрәләргә тапшырыла торган бүләк­ләрнең суммасын чикләмәскә кирәк. Ким дигәндә, кризис беткәнчегә кадәр. Мин алардан бары тик бүләкләреннән салым җыярга гына тәкъдим итәм. Казнага акмаса тамар. Хәер, ни өчен әле чиновникларның бүләкләрен генә тикшерергә? Бөтен кеше дә кабул иткән яки тапшырган бүләгеннән салым түләсен әле. Кризис вакытында һәр тиен исәптә булырга тиеш. Бу законны Яңа ел алдыннан кабул итеп өлгерү аеруча мөһим. Кыш бабай бәйрәм­нәрдән соң салым декларацияләрен тутырып утыр­сын әле.

 

Әлбәттә, үземнең тәкъдимнәремне мин шаярып кына яздым. Әмма бүген Россиядә, кризистан файдаланып, чыннан да башбаштаклыкка юл куя башладылар. Бәяләрне дә күтәрәләр, кешене, законнарны бозып, эштән дә чыгаралар, хезмәт хакын да түләмиләр. Урамнарда кабат элеккеге кебек комарлы уен автоматлары пәйда булса да гаҗәпләнмәм. Кризис бит! Бүген бу сүз тылсымлы көчкә ия. Аны әйтеп, теләсә нәрсәне аклап була.


Илдар МИРГАЛИМОВ
Ватаным Татарстан
№ 255 | 19.12.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»