поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.12.2008 Мәдәният

«МЫЛТЫК» НӘРСӘ ТУРЫНДА? (ЗӨЛФӘТ ХӘКИМ БЕЛӘН РИМЗИЛ ВӘЛИ ӘҢГӘМӘСЕ)

Ноябрь башында Камал театры сәхнәсендә күренекле драматург Зөлфәт Хәкимнең “Мылтык” пьесасы буенча куелган спектакленең премьерасы булды. Бу әсәр 2007 елда “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә I урынны алган иде. Зөлфәт Хәкимнең җырлары да, хикәяләре дә, хәзерге чорның четерекле һәм кискен проблемаларын күтәрүче драматик әсәрләре дә һәрвакыт зур кызыксыну, бәхәсләр уята. Бу юлы да шулай булды. Тамашачылар“Мылтык”ны кызыксынып, дәррәү кул чабып, көлешеп каршы алды. Ә спектакль тәмамлангач, тирән уйга чумып, каршылыклы фикерләр ятьмәсенә чорналдылар. Зөлфәт янә хикмәтле әйбер язган, Камал театры артистлары тагын талантлары белән шаккатыра, дигән сүзләр дә ишетелде. Бер карасаң, “Мылтык” әсәренең исеме дә, эчтәлеге дә гап-гади.

Бер милиция бүлегенә яңа эшкә кергән яшь хезмәткәр утлы коралны саклау кагыйдәләренең үтәлешен тикшереп, чит кеше кулына эләккән мылтыкның эзенә төшә һәм аны хуҗасына кайтарып бирә. Моннан да гадирәк нәрсә юк кебек. Әмма шушы мылтыкны эзләү, аны кулдан-кулга бирү, хәзерге чорның өр-яңа типажлары һәм халыкның тәртип урнашуга өмете, гаделлек өчен көрәшергә тотынган яшь милиционер тирәсендәге вакыйгалар аяныч та, көлке дә.

 

Ә менә театр, әдәбият хакына гына түгел, хәзерге тормышның асылын аңлар өчен бу хикмәтле кыйссаның төбенә төшеп уйлану бик әйбәт булыр иде. Бүгенге җәмгыятьтә дөреслек, гаделлек була аламы, кемгә иярергә һәм рәнҗетелгәннәрне яклаучы бармы? “Азатлык” радиосында Римзил Вәли үткәргән түгәрәк өстәл сөйләшүендә драматург, “Мылтык” пьесасы авторы Зөлфәт Хәким үзе катнаша.

 

– Зөлфәт, менә Чеховта, әгәр дә беренче пәрдәдә мылтык эленеп тора икән, соңгысында ул атарга тиеш, дип әйтелгән. “Мылтык” спектаклен карадык. Ул анда берничә тапкыр ата. Кая атты соң синең “Мылтык”?

 

– Шәхсән үземнең беркемгә дә мылтык төбәгәнем юк. Әлеге әсәрдә дә шулай ук. Бу безнең чынбарлык. Әсәрдә илебездәге, җәмгыятьтәге персонажларны, күренешләрне һәм үзебез белә торган кешеләрне юмор аша күрсәтәсем килде. Участковый мылтык артыннан йөргәндә халыкның кануннарга битарафлыгы чагыла. Бәйгедә җиңгән пьесаны труппа хуплап кабул итте, тамашачылар торып ун минут кул чапты. Иң зур бәя шул.

 

– Димәк, беренче планда мылтык һәм кеше. Бу участковый каян чыккан?

 

– Ул төп герой. Андый кешеләрне очратканым да бар. Бигрәк тә укытучылар гаиләсеннән чыга мондый малайлар. Тупсага басмыйча гына атлап керергә, илдә нинди генә катлаулы вәзгыять булмасын, урламаска кирәк дип тәрбияләнгән кеше бу.

 

– Кыска чалбар кигән бу малай, мин участковыегыз, сорауларыгыз булса, шалтыратыгыз дип, визиткасын тараткач, халык егылып көлде.

 

– Әсәр – сатирик комедия. Андый кешедән мәктәптә көләләр, мыскыл итәләр. Милициягә эшкә килүенең дә үз сәбәбе бар. Тәрбия бер сәбәп булса, икенчедән, аны гел мыскыл иткәннәр.

 

– Бәлки, ул үз дәрәҗәсен күтәрергә теләгәндер? Чын күңелдән милициягә, дәүләткә, канунга хезмәт итәргә...

 

– Бу персонажымны язганда, аны яхшы тәрбия алган кеше итеп күрсәттем. Психолог буларак беләм, андыйларны һәрвакыт кагалар һәм алар бик үҗәт.

 

– Әгәр дә берәрсенә, Зөлфәт Хәкимнең бәйгедә җиңгән яңа пьесасы буенча әсәр куела, ул мылтык саклаган вакытта килеп чыккан каршылыклар һәм көлкеле хәлләр турында, дип әйтсәң, җитди кеше “әй, кадалып китсен” дияргә мөмкин.

 

– Ә нишләп сез моны болай кабул иттегез?

 

– Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшинның ничек кабул иткәнен беләм. Бик каты көлделәр һәм шул ук вакытта уңайсыз да иде аларга. Чөнки синең геройларың еш кына бүгенге системадан, “Бердәм Русия” фиркасеннән дә көлеп куйдылар.

 

– Фактны констатацияләүне нишләп көлү дисез?

 

– Ә мин зур башлык яки партия җитәкчесе кызарып, елап утырыр иде дип уйлыйм.

 

– Юк. Елый торган кеше хакимияттә булмый.

 

– Тамашачы көлде-көлүен. Спектакльнең беренче өлешен авырсынып карадым. Чөнки гел диалоглар иде, вакыйгалар аз булды. Шуннан соң эшләр куерып китте. Әле дә мылтык кая, ничек аткан, нинди хакыйкать килеп чыккан соң дип уйлап утырабыз. Безнең халыкта тәртипне сагыну да бар. Ул вак, акчасыз кешегә кирәк. Син шушы тәртип өчен көрәшне күрсәтәсең. Ә дәвамы һәм ахыры бик аяныч килеп чыга.

 

– Алай түгел. Без ничек бар, шундый инде. Нәр¬сә өчен яшибез соң? Без үзебезнең мохиттән, корган җәмгыятьтән  канәгатьме? Минтимер Шәймиевка да, Фәрит Мөхәммәтшинга да, күзгә күренмәгән  нәрсәгә игътибар иттегез, дидем. Гаепләп әйтү түгел, пьесада персонажларның ычкындырган репликалары (сүз Татарстан суверенитеты агросәнәгате турында бара – ред.) бөтенләй аның сюжетына катнашмаска мөмкин. Ул характерны ассызыклау өчен бирелә. Героем дөньяда, һичьюгы үзе яшәгән төбәктә законнар һәм әхлак нормалары үтәлсен, җитешсезлекләрне төзәтеп, тәртип урнаштырырга тели. Ә кешеләр мылтыкны кулдан-кулга рөхсәтсез йөртә, кануннарны бар дип тә белми. Аларның битарафлыгы зур коттеджлардагы кешеләрнең тормышын күрүгә бәйле.

 

– Төнге клубларның хуҗалары кемнеңдер “крышасы” булып чыга. Кеше “крышаларга” да, рэкетка да, алдашуга да күнеккән. Шуңа күрә бу участковый көлке булып килеп чыккан. Хәзерге заман герое инде. Тәртип урнаштырырга тели. Идеалист.

 

– Бу халыкның бер өмете сыманрак килеп чыкты.

 

– Менә шундый егет һәр шәһәрдә, авылда килеп чыксын иде. Халык аны күтәреп йөртәчәк. Ягъни бу спектакль тәртип урнаштырырга теләгән, милициягә ябышып үзен билгеле бер дәрәҗәгә куярга һәм җәмгыятьне чистартырга хыялланган кешенең каһарманлыгы турында. Шулаймы?

 

– Ул каһарман түгел.

 

– Визиткасын тарата, ришвәт алмый, үзе әҗәткә акча табып, мылтыкны сатып ала.

 

– Әйе, ул чиста, ихлас күңелле кеше.

 

– Хәтта коньяк эчеп, мылтык төзәп, төнге клубтагыларны тезләндереп, сез нишлисез дип, гениаль монолог та сөйли. Миңа калса, Островский шушы урында спектакльне бетерер иде.

 

– Бу спектакль кешенең чынбарлыкка бәрелүе турында.

 

– Синең каһарманыңның финалы авыр булды. Сатылды бит ул.

 

– Финалны махсус шулай тәмамладым. Кемдер аны герой итеп, сатылмыйча, төрмәгә утырттырып калдырса, кызык булыр идеме?

 

– Брежнев заманында балконнан прокламацияләр ыргыткан өчен дә кемдер КГБ кулына эләккән. Илсөя Бәдретдинованың “Хәтерлисезме?” дигән җыры бар. Милли хәрәкәт белән күтәрелдек тә, кайсыларыбыз коттеджларга кереп утырды. Ягъни полковник әйтә, менә сиңа медаль, акча, машина, әйдә зурлыйбыз, пионерлар алдында чыгыш ясыйсың, ди. Олы җиһад шулдыр инде.

 

Мәсәлән, синең әсәрең буенча Мәскәүдәге иң яхшы киностудиядә Михалков кулы белән егерме сериялек фильм төшерәбез, дисәләр сатылыр идеңме?

 

– Сатылмыйм.

 

– Казан үзәгендә Казансу буенда иң яхшы коттеджны бирәбез, дисәләр...

 

– Юк-юк.

 

– Халык язучысы?

 

– Юк, кирәк түгел. Соңгы вакытта халык язучысы исемен алган кешеләр белән янәшә торасым да килми.

 

– Ә нәрсә кирәк соң, әйт.

 

– Җан тынычлыгы кирәк. Ә аның өчен шушы нәрсәләрдән бөтенесе баш тартсын иде. Барлык бәлаләребез сатылудан килә.

 

– Хәзер ни милләт, ни республика тормышы турында кайгыртучы юк. Бары тик шәхси корсак хакында гына уйлыйлар дигән сорау куярга кирәк.

 

– Дөресен әйткәндә, төп герой – авыл җитәкчесе. Чөнки гомер буе тимерче булып конкрет эшләр башкарган кеше белән гел өстән куштылар дип йөргән җитәкчене бәхәсләштерәм.

 

– Мондый типажларны сәхнәгә чыгарыр өчен театры да, шушы әйберне карар өчен республикасы да кирәк.

 

– Республикабызда шундый әсәрне сәхнәгә чыгара алабыз икән, зур нәрсә. Башка республикаларда бу мөмкин микән? Спектакльнең киләчәге ничек булыр, әйтә алмыйм. Бу театрда 13 спектаклем куелды инде. Мин аларда нинди генә фикер әйтмәдем, нәрсәләр генә язмадым. Моның өчен бик ачуы килүчеләр дә, шатланучылар да булды. Беркем дә битараф калмады. Мин әле дә иҗат итәм. Бәлки, башка төбәк булса, моның өчен мөмкинлек тә ачылмас иде.

 


Римзил ВӘЛИ
Ирек мәйданы
№ --- | 19.12.2008
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»