поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
23.03.2013 Матбугат

«Туган як» - милләтебез көзгесе

Без, кече Ватаныбыздан еракта яшәүче милләттәш-якташлар, Түбән Новгород өлкәсендә Пильна районының Сафаҗай авылындагы хәлләр белән һәрчак кызыксынып торабыз һәм бу өлкәдә “Туган як”ыбызның өлеше зур. Мин газетаны күп еллар инде яздырып алам, аны олы кунак көткән кебек көтәм, нинди булса сәбәп аркасында бер-ике көнгә соңгарак калса, нидер җитми кебек. Чөнки “Туган як” безне туган җирләр белән бәйләүче чара ул һәм “рухи аш” белән тәэмин итеп торучы редакция хезмәткәрләренә зур рәхмәт.

Газетаның быелгы бишенче санының (8.02.2013) “Кереш сүзе”ндә сез кайбер мәсьәләләрдә укучы фикерен белергә теләк белдергән идегез. Менә мин сезгә даими укучыгыз буларак үз фикерләремне язам.

Газетаның беренче редакторы Рифат ага Ибраһимовның һәр санның сүзлеген булдырырга кирәк дигән тәкъдиме белән тулаем килешәм. Без үз вакытында авыл мәктәпләрендә татарча белем алсак та, хәзер кайбер сүзләрне аңлап җитәлмибез. Мин үзем дә барлык материалларны газетага русча язам, аларга сез профессиональ тәрҗемә ясаганны белмичә, дусларым мине мактыйлар, бигрәк матур әдәби телдә язасың, диләр.

Татарстанда чыгып, күп төбәкләрдә таратылган “Атна вакыйгалары”на килгәндә, миңа калса, аның исемен алыштыру кирәкми, айга бер чыкса да, ул үз исемен тулаем аклый.

Кайчак кайбер материаллар вак шрифт белән бастырыла, укучыларның күп өлеше олы яшьтәгеләр булганлыктан, аны укуы авыр, ә рекламалар зур хәрефләр белән бирелә. Бу катлаулы заманда газетага яшәр өчен реклама да кирәк икәнне без аңлыйбыз, шулай да укучы, аның мәнфәгатьләре беренче урында булырга тиеш.

Өлкә татар авылларында күпме кеше яшәгәне, күпме газета алынганы турындагы информация зур кызыксыну тудырды. Авыллар, халык санын исәпкә алсак, тираж алай ук зур түгел икән, бу өлкәдә редакция коллективына эшлисе бар әле. Бәлки, шәһәрләрдә корпунктлар оештырырга, яисә хат ташучыларны материаль яктан кызыксындырып, подписканы үстерү мөмкинлеген эзләргә.

Соңгы вакытта, бигрәк тә агымдагы ел башыннан газетаның эчтәлеге һәм тышкы кыяфәте шактый яхшырды, яңа рубрикалар артты.

Кызыл Октябрь районы татар районы булып санала, андагы укучыларның газетага карата фикерләрен өйрәнеп бастырсагыз, яхшы булыр иде.

Менә минем фикерләрем шул, редакция хезмәткәрләренә тагы бер тапкыр иҗади уңышлар телим, “Туган як” һәрчак милләтебез көзгесе булып калсын иде.

Мәскәү.


РЕДАКЦИЯДӘН. Мансур әфәнде чыгышы белән Сафаҗайдан, үз авылының, милләтебезнең чын патриоты буларак, һәрчак редакциягә шалтыратып, хәлләребезне белешеп, биредәге яңалыклар белән кызыксынып тора, Мәскәү татарлары тормышын безгә яза һәм без дә, үз чиратыбызда, аңа рәхмәт әйтәбез.
 


Мансур ХАКИМОВ
Туган як
№ 11 | 22.03.2013
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»