23.03.2013 Экология
Ә сез метеорологларга ышанасызмы?
Бүген – халыкара метеорологлар көне. Шул исәптән һава торышын фаразлый торган синоптикларныкы да. Бу бәйрәмне 1961 елдан бирле билгеләп узалар. Әлеге һөнәр ияләренең фаразларыннан башка бүгенге тормышны күз алдына да китереп булмый. Ә сез синоптикларга ышанасызмы?
Марсель ТАҺИРОВ, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының генераль директоры:
– Аларга ничек ышанмыйсың инде? Әлбәттә, бер фараз да 100 процентка чынга аша алмый. Әйтик, алар Казан шәһәре турында мәгълүмат бирә. Әмма Казан бик зур бит ул. Бер читендә 12 градус суык булса, икенче урында инде 19га җитәргә мөмкин. Аларны эшләми дип әйтеп булмый. Метеорология – бик зур фән ул. Климат та үзгәрә. Әйтик, безнең уңай температура суммасы элек 870 иде, хәзер бу күрсәткеч 1150гә җитте. Безнең фаразлар туры килә. Шуңа күрә мин синоптикларга ышанам.
Феликс ГОГОЛЬ,Татарстан Гидрометеорология әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең Гидрометцентр җитәкчесе:
– Метеоролог сүзе киң мәгънәгә ия. Ә һава торышын, беренче чиратта, синоптиклар фаразлый. Чыннан да, гади кешеләр арасында бу һөнәр ияләренә ышанып җиткермәүчеләр дә аз түгел. Төрлесе була. Әмма еш кына кеше үзе дә мәгълүматны йә бик үк ышанычлы булмаган чыганаклардан ала, йә ул инде соңарган була. Синоптикларның эше һәрвакыт катлаулы булды. Күп нәрсә тәҗрибәгә дә бәйле. Күп еллар дәвамында эшләгән кеше үз төбәгендәге шартларны белеп бетерә, хәтта хис итә башлый. Тәҗрибәле синоптик һава торышын ниндидер күрсәткечләрдән башка да фаразлый ала. Дөресен әйткәндә, шәхсән үзем радио яки телевидение аша һава торышы турында нәрсә әйткәннәрен бөтенләй диярлек тыңламыйм. Ә фаразлар күп очракта туры килә.
Рөстәм хәзрәт ЗИННУРОВ, Казан нуры мәчетенең имам-хатыйбы:
– Метеорологлар фән белән шөгыльләнә. Ә ислам дине буенча бу бик тә хуплана торган эш. Әлбәттә, метеорологлар киләчәкне әйтә алмый. Бу һөнәр ияләре Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән белемнән файдаланып, ул күрсәткән шартлар, галәмәтләргә таянып, безгә һава торышы турында мәгълүмат җиткерә. Аларга ышансак та, һәр нәрсәнең Аллаһы Тәгалә теләгәнчә буласын истән чыгарырга ярамый. Ул һава торышын бер мизгелдә үзгәртә ала. Әлбәттә, мин үзем дә метеорологлар әйткәнгә игътибар бирәм. Аларның мәгълүматы кайчак чынга аша, дөреслеккә туры килмәгән вакытлар да була. Бу тагын бер кат кешенең бар нәрсәне дә белеп бетерә алмаганын һәм аның Аллаһы Тәгалә каршында көчсез икәнен раслый.
Рамил ГЫЙНИЯТУЛЛИН, аспирант:
– Ышанам. Кичен дә, иртән дә һава торышының ничек булачагы белән кызыксынам. Әмма кайчак һава торышын инде бер атна алдан ук әйтергә маташалар. Андый фаразларга инде берничек тә ышана алмыйм.