поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.03.2013 Җәмгыять

Кайсы артист нинди җанвар асрый? (“Бәрәкалла” сәхифәсе)

Кош-корт, төрле җанварлар тотучы артистлар бик күп ул. Ике кешенең берендə – мəче, өч кешенең берендə – эт, кечкенə тутыйларның, аквариум балыкларының бөтенлəй чуты юк. Татар артистларының авыл җиренə барып тоташкан тамырларының аларны табигатьтəн ерак җибəрмəведер инде бу.

Үсү һəм күчү

Кемнəн кемнəн, Камил Кəримовтан моны көтмəгəн идек. Ул ташбакасын эгоист мəчегə алмаштырган. Кəримовлар гаилəсендə озак еллар яшəгəн, зирəклек һəм озын гомер символы булган ташбака иде бит ул. Аның йөрешлəре, аның кəбестə кимерүлəре дисеңме... «Бик нык үсте ул, Марат Закирның кепкасы кадəр булды (шагыйрь, 61нче үлчəмле кепка кия. – З.Г.).  Өйдə үзебезгə йөрергə урын калмады», – ди Камил абый.  Ташбаканы яшь на- туралистлар үзəгенə тапшырганнар. Грузин кепкасы кадəр булгандыр инде  ул анда. Кəримовлар өендə хəзер «Малыш» дигəн саф татар исемен йөртүче  мəче яши. Кечкенə əле ул, бердəнбер өйрəнгəн сүзе дə «əү» дигəн ымлык  кына икəн. Сөйлəшə белү мөһим түгел, песи иптəш, аң бул. Марат Закир кепкасы кадəр булып үсүдəн курык син.

Фермер...

Салават Фəтхетдинов Кацо атлы бер тутый кошын чыгарып очырып, маймылын циркка биреп, барысын да җайлап урнаштырып бетергəн уңайга, ул чакта «Ак Барс», хəзер «Салават Юлаев» хоккей командасының һөҗүмчесе булган Александр Степанов аңа аю баласы бүлəк иткəн. Озак уйлап тормыйча аңа Степа дип исем кушканнар. Быел аю инде өченче кышын йоклый. Салаватта эшлəүчелəргə башыннан сыйпарга да рөхсəт итə, тими икəн. Читлəрне якын җибəрми, имеш. Сгущенка белəн балны яман көчле ярата ди. Чыгып качкан Кацо урынына да зурлыгы буенча аннан ике тапкыр зуррак, лəкин Кацо белгəн сүзлəрнең йөздəн берен дə белмəүче Батыр кушаматлы тутый кош алган. Салаватның Дубайдагы аучы йорты тирəсендə болардан башка тагын 5-6 тавис кошы, бихисап күлəмдə тавыклар яши икəн. Бар яшəгəн җанварлардан шул тавыклардан гына материаль файда – йомырка бар, калганнары – булганны ашаучылар гына. Эшлəр болай барса, Салават йə зоопарк, йə ферма ачмагае əле...

Файда

Фирзəр Мортазин, Буа районындагы туган авылында зур йорт салып,  күптəннəн Казанны ташлап кайтып китте инде. Чыпчыклар чыркылдашканны, буада балыклар чупырдашканны, язын сандугачлар сайрашканны – авылның барлык матур авазларын тыңлап, хозурланып җырлар язып ята. Кəҗə алып җибəргəн. Кəҗəсе көнгə биш-алты литр сөт бирə икəн. Бите кызарган, тамагы шешкəн, ютəллəп интеккəн авылдашлары бусагаларыннан өзелми, имеш. Шул кəҗəнең сөтен эчүгə чирлəре юып алгандай юкка чыга ди. Фирзəр кəҗəсенең кушаматы Моталлап бугай, шунлыктан, аның сөт бирүе сəеррəк, билгеле. Дөресрəге, сөт бирə торган кəҗəгə Моталлап дип кушамат тагу сəер... Ярар инде, Моталлап  булмагае – чурт булсын, балаларга сөт булсын.  


Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА
Сәхнә
№ 3 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»