|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.03.2013 Җәмгыять
Казанда халыкара мөселман киемнәре фестивале булырмы?Россиянең мөселман хатын-кызлары берлеге март азагында Казанда халыкара мөселман киемнәре фестивале уздырырга уйлый. Аның максаты — халыкны төрле илләрдәге мөселман киемнәре модасы белән таныштыру. Берлек рәисе Наилә Җиһаншина сүзләренә караганда, әлеге проект Татарстан Хөкүмәтендә яклау тапкан инде. Бу исә фестивальне бик югары дәрәҗәдә оештырып булачагын тагын бер кат ассызыклый. «Безнең төп максат — халык арасында мөселман киемнәрен таныту гына түгел, ә көндәлек киемнәргә милли үзенчәлек өстәргә чакыру да», - дип сөйләгән ул IslamRF.Ru сайтына. Шунысы сөенечле, әлеге чарада катнашырга теләүчеләр бихисап икән. Гариза бирүчеләр арасында Гарәп Әмирлекләре, Индонезия, Иран, Эстония һәм Казахстан кебек чит илләрдән дә вәкилләр бар икән. Тагын бер яңалык — тиздән Россия мөселман хатын-кызлары берләшмәсе эшчәнлеге белән Мәккә университетының танылган профессоры Адлам ханым танышачак. Аның сәфәре 8 март бәйрәмнәренә туры килер, дип планлаштырыла. «Чара кысаларында кунагыбыз Татарстан хатын-кызлары, Казан шәһәре, монда гомер итүче халык тормышы, аның үзенчәлекле яклары белән танышачак. Уртак хәйрия проектларыбыз турында да фикер алышачакбыз. Тагын бер кызыклы чара — Адлам ханым «Оҗмах әниләрнең аяк астында» дип аталган түгәрәк өстәлдә дә катнашачак», - ди Наилә Җиһаншина. Берлекнең халыкара эшчәнлек алып баруы бик дөрес күренеш - Россия мөселманнары үзләрен күрсәтергә, башка ил мөселман хатын-кызлары белән үзара тәҗрибә уртаклашырга тиеш, дип саный берлек вәкилләре.
|
Иң күп укылган
|