|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.02.2013 Җәмгыять
Ни өчен бөек шәхесләребезне туган якларында гына зурлыйлар, э Казанда түгел? (ТаҺир Якуповны искә алып)Соңгы елларда шуңа игътибар итәм: Казанда танылган, бөек үрләр яулаган шәхесләребезне туып үскән якларында гына зурлыйлар. Нишләптер алар башкалага сыймый башлады. Аларның шәхси әйберләрен, экспонатларын музейларда сакларлык, иҗат кичәләрен зурлап үткәрерлек акча таба алмыйлар. Кайчандыр алар яшәгән йортларга элмә такта куярлык та финанс мөмкинлеге юк икән. Менә шул язмышка дучар булган героем – татарның танылган улы, Татарстанның атказанган артисты Таһир Якупов. Хәер, сүзебез җырчы турында гына булмас, ә аның якташы Фәрит Хатыйпов хакында да әле. Теләче районында әлеге ике шәхескә багышланган “Җырлар агыла туган якка” дигән фестивальне карагач, юл буе уйланып кайттым. Таһир Якупов көнбагыш саткан Чарага махсус кайткан, Таһир Якуповның шәхси әйберләрен күз карасы кебек кадерләп саклаган, аларның гаилә дуслары Сания апа Хәлиуллинаның фестивальдә мышык-мышык елап утыруы мине дә битараф калдырмады. “Карачтау авылы көе”, “Олы юлның тузаны”, “Дустыма”, “Туган авылым урамы”, “Әйт, дускаем, әйт” кебек җырлары белән танылган Таһир Якупов яшьли бик тиз танылу ала. Аның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узган концертларына 1 ай алдан ук инде билетлар калмый торган була. Менә шулай тиз танылып китә, кар суыдай эреп юкка да чыга ул. “Казанда салып таптадылар, – ди аны балачагыннан ук белгән Сания апа. – Шулай булмаса, 45 яшеннән урамда көнбагыш сатып йөрер идемени ул?! Уйлап карагыз, Тукай һәм Татарстан урамнары кисешкән почмакта, суыкта Татарстан җыр һәм бию ансамблендә якты йолдыз булып балкыган Таһир Якупов чүмәшеп, урамнан узучыларга көнбагыш сатып утыра. Күршесе Талия апа моннан сорый икән: “Таһир, нигә бу арада күренмисең, эшлисеңме соң син?” – дигәч, җырчы: “Юк, Талия апа, мин хәзер кухняда сукыр әнием янында гына җырларга калдым”, – дип җавап биргән. “Дус – башка, дошман –аякка” дигән әйтем Таһирның яшәешенә туры килә. Таһир бик тә саф күңелле, кешеләргә ярдәмчел иде. Әмма янәшәсендә дус булып йөрүчеләр аңа аяк чалдылар”. Әйе, бу көнчелек Таһир Якуповның иҗат гомеренә балта чаба. Алай гына түгел, ул безнең арадан вакытсыз китеп тә бара. “Күмәргә филармониядән биш кеше килдеме икән?! – ди Сания апа. – Шунда армый-талмый күпме хезмәт иткән җырчыны “бәяләүләре” әнә шул дәрәҗәдә генә. Рәхмәт, Камал театры директоры Шамил Закировка, чыгымнарның барысын да ул күтәрде”. Сания апа әйтүенчә, аның йортын да туганнары сатып җибәргән. Алай гына түгел, хәтта шәхси әйберләрен дә чыгарып ташламакчы булганнар. Ярый әле Сания апа шкафларын, эскәмияләрен, гармунын, ноталар төшерелгән җырларын бакчадагы йортына алып киткән. “Теләче районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксановка рәхмәт, безнең музейга тапшырырсыз, диде”, – ди Сания апа. – Барлык шәхси әйберләрен аларга тапшырам”. Халык үзенекен ярата Чишмә кебек челтерәп торган моңлы тавышлы җырчы халык күңелен бик тиз әсир итә. Концерт куярга җырчы белән бер төркемгә якташы, танылган композитор, музыкант Фәрит Хатыйпов та эләгә. Алай гына түгел, аның “Һаман яратам”, “Гөлнарым”, “Авыл кызы” җырларын беренчеләрдән булып Таһир Якупов башкара. Шуңа күрә Теләче районы мәдәният йортында узган “Җырлар агыла туган якка” фестиваленең Таһир Якупов һәм Фәрит Хатыйпов иҗатларын колачлавы гаҗәп түгел. “Икебез дә тумышыбыз белән Теләче ягыннан, аннан гел бергә иҗат иттек бит”, – ди Фәрит абый. Район муниципаль башлыгы Илдус Зариповтан: “Киләчәктә мондый фестивальләрне Таһир Якуповка һәм Фәрит Хатыйповка аерым уздырырга кирәктер. Аларның икесе дә зур бәйгеләргә лаек”, – дигәч: “Мондый чараларны беренче генә уздыруыбыз. Һичшиксез, дәвамлы булачак бу. Карагыз сез, залдагы халыкка! Районның бөтен авылы биредә катнашты”, – диде. 500 дән артык җыр иҗат иткән Фәрит Хатыйпов урынында берәр әрсезе булсамы, инде күптән исемнәр алып, череп баеп беткән булыр иде. Юк, ул бик тә тыйнак кеше. Аның каравы, Фәрит абыйның җырларын башкарган җырчылар күптән инде Россия һәм Татарстанның халык артисты исемнәрен алып бетерделәр. Алма төшәрлек тә урыны булмаган район мәдәният залында тамашачыны күзәтеп, шаккатып утырдым. Янымдагы бер апа: “Казаннан артист килсә, халык болай җыелмый бездә. Ә гала-концертка билетларны күптән алып бетерделәр, туганнарыма билет калмады”, – диде. Чыннан да анда тәпи йөри башлаган бәбидән алып, 70 яшьтән узган әби-бабайларга тиклем бар. Ел буе барган бәйгедә 500 дән артык үзешчән катнашкан. Шуның 300е финалга чыккан, җиңүчеләрнең һәммәсен дә сәхнәдән котладылар. Баландыш авылыннан Рәис Гайнетдинов түбәтәен кырын салып, озын камзулын киеп чыгып баскач, халык гөрләтеп кул чапты. Арабызга Таһир Якупов образы килеп басты сыман. Нәсел-нәсәп җепләре Карачтау авылыннан булгангадырмы, халкыбызның “Карачтау авылы көе” җырчының “визит карточкасы”на әйләнгән. “Агыйделнең пароходы, бездән еракта уты шул” дип җырлаганда, әйтерсең лә кабатланмас моңлы тавышында Таһир аганың аянычлы язмышы да, ачы хәсрәте дә сыйган сыман.
Алсу ХӘСӘНОВА |
Иң күп укылган
|