|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.12.2008 Сәясәт
МММ СИНДРОМЫ? РИМЗИЛ ВӘЛИ МИЛЛИ-МӘДӘНИ МАЗОХИЗМ БЕЛӘН ШӨГЫЛЬЛӘНМӘСКӘ ЧАКЫРАСоңгы вакытта матбугатны ачсаң, гел куркыныч хәбәрләр генә килеп тора төсле: бетәбез, шәһитләргә һәйкәл юк, район үзәгендә мәктәп юк, кайбер гали затларыбыз, Казаннан татар рухын куып чыгару бара, татарсыз Татарстан төзиләр, дип кайнар-кайнар белдерүләр ясыйлар. Күңел кителеп киткәндәй була, әллә чынлап та бетүгә бара инде бу татар дип шикләнеп куясың... Шундыйрак уйлар белән Римзил Вәлигә мөрәҗәгать иттем. Ул нәрсә уйлый икән дип. Ник нәкъ менә аңа? Чөнки Римзил абый 15 ел буена Бөтендөнья татар конгрессында рәис урынбасары булган кеше, “Азатлык” кебек бәйсез радионың Казандагы җитәкчесе. Мәдәният өлкәсендә дә чит кеше түгел: гомер буе үзәк һәм республика матбугатында шушы теманы яктырткан. Ул гына да түгел, ТР вице-премьеры, мәдәният министры Зилә Вәлиеваның тормыш иптәше. – Римзил абый, урыс телле татарлар байтак. Берәүләр алар инде татар түгел дисә, икенчеләр татарлыкны тел генә билгеләми дип саный. “Звезда Поволжья” газетасы мөхәррире Рәшит Әхмәтов безгә әңгәмәсендә “Татарча белмәгән татарлар Татарстанны әзрәк ярата дип уйлыйсызмы әллә?” дигән иде. Сез кайсы якта?
– Милләт билгесе – ул милли үзаң, телне, тарихны, мәдәниятне белү. Ләкин милли үзаң барыбер беренчерәк. Танылган шәхес миллион яки йөз мең кешелек аудитория алдында үз милләтен әйтсә, бүген ассимиляцияләшеп барган заманда бу бик әһәмиятле.
Рудольф Нуриев әллә белгән татарча, әллә белмәгән, ләкин “Times” журналының беренче битендә рәсеме астында “I’m tatar” дигән белдерү ясаган. Аның холкы, әхлагы нинди булуы, кайда туганы мөһим түгел. “Мин – татар” дигән сүзе беренчел. Марат Башаров татар икәнен аңлый гына түгел, ә үзен безнең милләт кешесе дип хис итә. Татарча белер-белмәс кызыбыз Алсу – дөньякүләм эстрада йолдызы, яһүд кешесенә кияүгә чыгып, әти-әнисе, әби-бабайлары күңеленә нинди яра салганын аңлап, альбомына туплаган 11 җырны татарга гына хас булган мелизмнар белән башкара. “Ак каен”, “Олы юлның тузаны”, “Кышкы романс” кебек җырлар тупланган җыентыкка. Бу зур әһәмияткә ия күренеш.
Алсу, Марат Башаров кебекләр күбрәк булсын иде әле ул! Алар, һичшиксез, безнең татарлар! Шул ук вакытта арабызда татар икәнен яшергән күпме кеше бар?! Гадәттә, андыйлар арасында татар ата-анадан туып, театрлы, матбугатлы, радио һәм телевидениеле Казанда үсүчеләр була.
– Бүген татар элек күз алдына да китерә алмаслык мөмкинлекләргә ия. Интернет, спутник телевидениесе бар. “Татарстан-Яңа Гасыр”ны чит илдә дә, Себердә дә карый алалар. Татар җырын тыңлау проблемасы тумый, дисклар күпләп сатыла, ниндие генә юк! Бер яктан, алга китеш. Ләкин, икенче яктан, татар мәктәпләре кыскара, республикабыздан читтә БДИны урыс телендә генә тапшыру аркасында туган телдә белем бирүне чиклиләр, чеп-чи татар мәктәпләре урысчага күчәргә мәҗбүр. Чынында милләт үсеш алдымы, әллә артка чигенеш көчлерәкме?
– Артка тәгәрәвебез – ул Русиядә демократиянең кысылуы, вертикаль сәясәтнең көчәюе, милли республикаларның, халыкларның үсешенә шикләнеп карау. Безнең милли күтәрелештән федераль хакимият шүрли икән, димәк, яхшы эшләгәнбез булып чыга. Икенче яктан объектив процесс бара – милләтләрне глобальләшү тегермәне тарта. Бу процесс татар милләтенә карата мәрхәмәтсезрәк. Төп мәсьәлә – глобальләшү шартларында үз-үзеңне саклау, үз-үзең булып калу.
Соңгы елларда милли үзаң үсешенә тәэсир итүче көчләр арта. Бүген татар җәмгыятенең үсеше авырлаша дип уйламыйм. Киресенчә, милли үсеш өчен хәзерге кебек уңай шартлар тарихта беркайчан да булмагандыр, бәлки. Татарстан бюджетыннан милли мәгарифкә, мәдәнияткә миллиардлаган акча бүленә, космостан телевизион татарча тапшырулар таратыла, кинофильмнар төшерелә, театрлар эшли, Татарстаннан читтәге төбәкләрдә Сабан туйлары оештырырга, мәдәни үзәкләр, мәчетләр ачарга матди һәм методик ярдәм күрсәтелә. Мәдрәсәләр, гимназияләр, урта һәм югары уку йортларында татар бүлекләре, факультетлар, фәнни институтлар эшләп тора. Милләтпәрвәрләрнең исемнәре кайтарыла, аларга һәйкәлләр куела. Милләтне үстерүдәге хезмәтләре өчен әдипләргә премияләр, мактаулы исемнәр, грантлар, орден-медальләр бирелә.
Сталин заманында моның өчен атканнар, төрмәдә череткәннәр. Исхакыйларның шул юлда йөреп, төрмә-сөргеннәргә генә лаек булганнарын онытмыйк. Казанда берьюлы 3-4 татар телле радио эшли, район-шәһәрләрдә телерадиостудияләр ачыла. “Барс-Медиа” миллионлаган дисклар чыгарып тарата.
Бу – глобальләшүнең татарга биргән уникаль мөмкинлеге. Бары тик хәзер генә без дөньяга сибелгән татарга мәдәни азык җиткерә алабыз.
Татарлыкны моңа кадәр дә үтереп бетереп булмаган, хәзер дә бирешмибез. Әлбәттә, аның яшәү ихтыяҗы һәм теләге булса. Глобальләшү шаукымында барлыкка килгән техниканың мөмкинлеге үзе безгә ярдәм итә. Татарлар интернетта аралаша, алар ялгыз да, төркемнәргә тупланып та алга хәрәкәт итә ала.
Милли матбугатның тиражы төшә, ләкин аның бәрабәренә интернет кулланучылар артмый. Бу – феномен. 300 ләп сайт бар, анда керүчеләрнең саны берничә йөз генә. Мин моны әйтергә гарьләнәм. Татарча белмәгәннәр татар сайтларына керми, ә татарча сөйләшүчеләр интернетны белми. Ә кем безгә 6 миллион татар турында бердәм мәгълүмат базасы булдырырга, аралашырга комачаулый?! Рәхәтләнеп үз телебездә җырларга һәм тыңларга кем чик куя? Берсе дә каршы килми.
– Русиядә көчле республикалар тоткан ике милләт бар – татар һәм башкорт. Татарстанда тел, мәдәниятне саклауда бар нәрсә дә үзебездән тора дигән сәясәт алга сөрелә. Ә башкортларда моның белән күбрәк дәүләт шөгыльләнә. Югыйсә бездә дә, аларда да ике дәүләт теле. Икебездә дә сүзгә-сүз туры килгән “Телләр турында”гы закон бар. Күрше республикада транспортта да, сәүдә үзәкләрендә, учреждениеләрдә, җитештергән продукцияләрендә бар мәгълүмат төп-төгәл, хатасыз ике телдә языла. Башкортлар уңышлы эшли бу өлкәдә, чөнки дәүләт моны үзе контрольдә тота. Ә бездә моның өчен милли җәмәгатьчелек борчыла.
– Димәк, Башкортостанда түрәләр дә, гади халык та законны үти. Башкортларның төп мәсьәләсе милләтнең аз санлы булуы, шуңа да административ ресурска таяналар. Ә бездә, киресенчә, ул ресурсларны кулланып бетермиләр. Бер яктан, мондый либеральлек милләтара тынычлыкны саклый дип санала. Икенче яктан, бу закон тулысынча үтәлми дигән сүз. Шулай икән, парламент кабул иткән, президент имзалаган законнарны бар дип тә белмәгән урта куллы чиновникларны кануннарны үтәргә мәҗбүр итәргә кирәк. Түрә дә бит кеше, аның да милләте бар. Димәк, милли үзаңы шулай гына, милли тәрбия алмаган ул. Мин кайбер чиновникларның милләт өчен янып торганын беләм. Һәр кеше үз эшендә, закон нигезендә милли хокукларын һәм ихтыяҗларын ихлас үтәсә, шул була инде ул милли үзаң. Шәймиев, Миңнеханов, Мөхәммәтшин татарча интервью бирә. Алар урысча гына сөйләшегез дип берсенә дә боермый. Ләкин безнең арада чиновникларны закон бозган өчен судка бирүче бармы?! Бу өлкәдә җәмгыять үзен тәнкыйтьләргә тиештер.
– Бүген татар матбугаты, эстрада, эчтәлек ягыннан тәнкыйтькә дучар булса да, үз-үзен тәэмин итә. Ә әдәбият бу өлкәдә нишләп аксый икән?
– Галимнәр, язучылар көчле бездә. Әмма әсәрләрнең эчтәлеген карасаң, Горбачев заманын, Хрущев, Брежнев эпохасын тасвирлау, шул вакыттагы язу стиле сакланып килә. Араларында кайберәүләр экспериментлар ясый. Ләкин бу очкыннар гына. Мәгълүмат һәм мәдәният конкуренциясенә сәләтле, аудиториянең ихтыяҗын канәгатьләндерерлек әдәби продуктлар әллә ни күренми. Бүген ике елга бер китап чыгарган гонорарга яшәгән авторлар күбрәк. Ләкин Совет заманындагы кебек бер проза китабы өчен “Волга” машинасына җитәрлек гонорар алган вакытлар үтте.
Телевидениегә килгәндә дә шул ук хәл. Сыйфатлы тапшыру чыгарыр өчен акча кирәк дип зарланалар. Бер үк фикерләр, темалар күтәрелә. Бервакыт Юдино бистәсендә Португалиядә вербовкага эләккән шпион Сметанин тотылды. Яисә чыгышы белән Троицк шәһәреннән, АКШта СССР разведчигы, 1941 елда Пирл Харборга һөҗүм оештырган Исхак Әхмәров турында төшереп булмыймы кызык тапшырулар? Моңа галәмәт күп акча кирәкми. 1998 елда Татарстан элитасында чыккан “фетнә” турында өстәмә материал биреп, сәяси дискуссия оештырып булмыймы?! Бәхәсләшүне, фикер иреклеген тыйганны белмим. Үз-үзебезне тышаулыйбыз. Мәскәү каналларын карагыз. Иртән зур вакыйга булса, кичен инде ике төрле карашлы шәхесләр сүз көрәштереп утыра. Баналь әйбер – безнең ялкаулык.
Милли телевидениедә шоу-бизнес, эстрада белән мавыксалар да, гап-гади оператив мәглүматка, иҗтимагый-сәяси темага тешләре үтми.
– Айдар Хәлим, китап укымаган халыкның әдәбиятка карата мәхәббәтен кино аша үстереп була, бай әдәбиятыбызны дөньяга таныта алабыз, дигән фикер әйтте. Әкрен генә татар фильмнары да чыга башлады. Казанда “Алтын мөнбәр” Халыкара кинофестивале уза. Ләкин үзебездә үткән чарада Татарстан кино төшерүчеләре бүләксез кала. Шулай булгач, нигә кирәк безгә бу фестиваль? Бу акча әрәм итү дип уйлаучылар да юк түгел.
– Әгәр татар фильмын карап, аның сценарий авторына, барлык актерларга, операторга аерым бүләк бирәсең килә икән, фестивальне республика күләмендә оештыр! Үзебез кино төшереп, үзебез аны карап, үзебезгә бүләк өләшү халыкара фестиваль булмый. Әгәр синең зур профессиональ бәйгегә үтеп керәсең килә икән, “Алтын мөнбәр” – камилләшергә, үсәргә, башкалардан тәҗрибә белән уртаклашырга мөмкинлек биргән чара. Аллага шөкер, “Өч аяклы ат” бүләк алды бит! Димәк, татар киносы Иран, Һиндстан, Американыкы белән ярыша ала.
– Сәясәтчеләр, журналистлар, әдәбиятчылар арасында, Татарстанга үпкә белдереп, Мәскәү ягына авышучылар бар. Башта республикада зур вазыйфалар билиләр дә, аннары үзәк матбугат аша үзара пычрак атыша башлыйлар. Чүпне өйдән чыгару турында ни уйлыйсыз?
– Чүпне сәке астына яшерү турында хыялланырга кирәкми. Бүген теләгән кешедә фото һәм видеокамера, интернет сәхифәсе, газета бар. Ихтыяҗ булса, теләсә нинди мәгълүмат чыгачак. Бүген мәгълүмат киңлегендә Ринат Мөхәммәдиевны да, Ирек Мортазинны да тышаулап булмый. Без теләсә нинди чыгышка, хәтта провокациягә әзер булырга тиеш. Цензура кертергә теләсәк тә, бу мөмкин түгел. Ринатны җибәрмәскә иде үзебездән. Аның Мәскәүгә китеп, республика белән сәяси көрәш арбасына утыруы күңелле хәл түгел. Тәхет өчен үз халкының мәнфәгатен аска куеп, башкаларга корал булып хезмәт итүче Шаһгали образы һәркемне сискәндерәдер дип уйлыйм. Үскән төбәгенә, ашаган табагына компроматлар тизәген ыргытуга юньле кеше шатлана микән? Татарстан язучылар берлеге юбилеенда элекке рәис буларак аны искә алмаганнар икән, бу ялгышны кичерергә кирәк.
Ул сезнең газетага “Казанны сагынып яшим” дигән. Кайтсын алайса. Аны да сагынучылар бардыр. “Казан утлары”ның 11 нче санында повесте чыкты, дәвамы булачак.
Туган җиренә кайтучыны беркем дә чикләми бит. Торырга йорты, йөрергә машинасы булгач, очкычлар, поездлар йөргәч...
– Русия ислам комитеты рәисе Гейдар Җамал безгә биргән интервьюсында, бүген үзара конкурент булучы кавказлы һәм татар мөселман өммәтләре бергә кушылырга тиеш, дип әйтте. Сезнеңчә, бу мөмкин хәлме?
– Көньяк темпераментлы халык белән сабыр холыклы татарны кушу мөмкин түгел. Исламны төрле милләт кешеләре кабул итә. Әйе, татарның дини үзаңы һәм динне белүе йомшаграк. Аның каравы дөньяви белеме зур. Ә кавказлыларда дин көчлерәк. Русия хөкүмәте күзлегеннән татар мөселманнары адаптация үткән, урыс белән күптәннән якыннан яшәгән, аның традицияләрен белгән халык. Татарлар гомер-гомергә Шәрык илләрендә Русиянең илчеләре булган. Әлбәттә, алар өчен татарларны өстенлекле итеп калдыру дөрес юнәлеш. Русия татар мөселман өммәтенә игътибар артыр дип уйлыйм. Кавказлылар һәм татар мөселманнары арасындагы көндәшлекнең кискенләшүе мөмкин. Әмма дини оешмалар, дәүләт структуралары акыллы эш йөртсә, артык катлаулы хәлләр килеп чыкмас.
– “Азатлык” радиосын элек “Яңа гасыр”дан рәхәтләнеп тыңлый идек. Ләкин башта тапшыру вакытлары кыскарды, аннары бөтенләй юкка чыкты. Бу күренешне Русиянең ирекле мәгълүматны кысуы белән аңлаттылар, соңыннан АКШ конгрессы радионың финанславын туктата, татар-башкорт редакциясе ябыла дигән сүзләр дә йөрде.
– Татар-башкорт редакциясе ябыла дигән мәгълүмат булмады. Ә ретрансляциянең булмавы – “Азатлык”ны тыңларга теләгән кешеләрнең ихтыяҗларын чикләү. Русия хөкүмәтенең чит ил радиосының сөйләп торуына карашы нинди булуы аңлашыла, ул аның эшләмәвен тели. “Яңа гасыр” безнең тапшыруларны ретрансляцияләүне туктатып, үзенең аудиториясенең бер өлешен югалтты һәм моңа тыныч карады. Һәрхәлдә, хәзер үзебезне иреклерәк хис итәбез. “Аzatliq.org” сәхифәсе эшли. Дөнья буйлап аны тыңлыйлар, укыйлар.
Башка мәсьәлә дә бар. “Азатлык” үзе башка мәгълүмат чыганаклары белән көндәшлек итә аламы? Аны башкалар узып китсә, ул игътибарсыз калырмы? “Азатлык” яклаган демократик кыйммәтләрне үстерүчеләр, милли һәм гражданлык хисләрен уятучы, сәяси проблемаларны хокукый юллар белән хәл итәргә өйрәтүче мәгълүмат чаралары болай да бик аз.
– Сезнеңчә, бу ел татарга кагылган нинди зур вакыйгалар белән истә калды?
– Төп өч тема истә калачак. Беренчесе – мәгарифтәге милли-төбәк компоненты өчен көрәшү. Милли компонентны бетерү – ул белем бирү стандартларында федерация субъектының вәкаләтен юкка чыгару. Милли республикаларның шушы эшкә кысылмауларын һәм киләчәктә республикаларны бетерергә телиләр. Бу эш башланды.
Бүгенге Русиядәге унитаризм, хакимият вертикале, милли-төбәк компонентын бетерү шаукымы милли мәгарифнең дәрәҗәсен төшерә, әлбәттә. Әмма бөтен бәла шунда гына булса, моны үзгәртергә тә, җиңәргә дә мөмкин булыр иде. Патша империясендә татар мәгарифенә, матбугатына, театрына сукыр бер тиен дә бирелмәгән. Милләте булгач, көчле, хәлле татарлар булгач, форсаты табылган. Ә бүген Америкада, Финляндиядә, Төркиядә татар мәгарифенә, матбугатына дәүләт ярдәме бар дисезме? Бөтен нәрсә милли үзаң, заманча күптелле, күпмәдәниятле милли компонентны һәр кешедә, гаиләдә булдыруга кайтып кала. Үзебезгә! Ә мин милли-төбәк компонентын бетерү турында ишеткәч шампанский ачкан татар дирекларын да беләм.
Икенче тема – икътисадый кризис. Халык ярты, бер елдан соң ни буласын белми. Аптырашта калды.
Өченчесе – “Болгар номерлары”ның сүтелүе. Бу вакыйга йөрәккә кадалды. Ләкин Тукайны үтердек, саттык, бөек шагыйрь йортсыз калды дип өзгәләнү – салкын акыллылык булмау күрсәткече. Казанның Тукай урамында аның музее, шагыйрь исемендәге филармония бар, Тукай буенча диссертацияләр, китаплар чыга, мультфильмнар, кинолар төшерелә. Тукай турында “Шагыйрь мәхәббәте” дип исемләнгән опера иҗат ителде, Г.Кариев исемендәге татар яшь тамашачылар театры “Кисекбаш”ны куйды. Казанда ике зур Тукай һәйкәле бар, Петербургта, Мәскәүдә, Җаекта да куелды. Бүгенге татар тормышында Ленин яки Шәймиевтан бигрәк Тукай исеме ешрак яңгырый. Татар мөһаҗирләре чит илләрдә Тукай көннәрен, аның истәлегенә багышланган бәйрәмнәр үткәрә. Ничек аны үтердек ди?! Депрессиягә бирелеп, “Дәүләт юк. Явыз Иван яулады, компонентны бетерделәр” дип елау үзебезгә бер нәрсә эшләмәскә сылтау эзләү, шыңшып яту, башны элмәккә тыгу дигән сүз. Бу бик җайлы позиция. Мин моны “МММ синдромы”, ягъни милли-мәдәни мазохизм дип атыйм.
Әйе, “Болгар номерлары”н сүтүне халыкка әйтмичә, аңлатмыйча эшләү, проектны күрсәтмәү – ахмаклык. Бу гамәлне тормышка ашырган кешеләрнең берсе дә халык алдында акланмады. Ләкин безгә депрессиягә бирелмичә алга барырга кирәк.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|