поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.12.2012 Җәмгыять

Халыкара төрки яшьләр берлеге корылтаеннан ФОТОрепортаж

17 декабрьдә Истанбулда Халыкара төрки яшьләр берлегенең XV Корылтае ачылды. Анда Татарстаннан 5 кешелек делегация катнашырга тиеш иде, ләкин “Азатлык” татар яшьләренең иҗтимагый-сәяси берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллинны чик аша уздырмадылар. Шулай ук, бу чарага безнең республикадан тагын берничә кеше кунак булып килде. Кунаклар күбрәк буласы иде дә бит, “Татар яшьләре форумы” рәисе Тәбриз Яруллинны да чик аша чыгармаганнар дигән хәюәр бар.

 

 

 

 

1. Корылтай менә шушы кунакханәдә өч көн дәвам итә

2. Җир шарының төрле почмагыннан 40 делегация килгән. Күбесе милли киемнән.

3. “Азатлык” татар яшьләре берлеге активистлары Илмир Салих һәм Булат Гатин

4. “Татар яшьләре форумы” рәисе урынбасары Гөлназ Бәдретдин һәм Татарстан өчен чыгыш ясарга дип Фәтхия шәһәреннән ары килгән Альберт Исмаил

Татарстан делегациясе рәисе Булат Гатин Халыкара төрки яшьләр берлеге рәисе Әкрам Абдуллаев, Төрки совет рәисе Хәлил Акынчы бүләк итеп татар чапанын киерткәндә, залдагы халык “ах” итте. Бигрәк матур, дип гөрләтеп кул чаптылар.

6. Үзбәкләр дә бездән “калышмаска тырышып” үзләренең милли киемен алып килгән. Ләкин безнең чапаннан соң аларның милли киемен зал тиешенчә бәяли дә алмады.

7. Башкорт кардәшләребез бүләккә бал алып килгән. Аларның милли киемнән булмавы кызганыч. Аның каравы... алдагы фотоны карагыз

8. Хакасларның баш киеме генә дә ни тора. Алардагы гадәт буенча, нәселең никадәр данлыклы, күренекле, бай булса, баш киеме дә шулкадәр биегрәк була икән.

9. Ул баш киеме, ничек кенә сәер яңгырамасын, тыштан куыш

10. Тувадан килгән кызларның (сулдан уңга: Чимис Салчак һәм Аида Даржай) киемнәренә дә игътибар итегез. Төрки халыкларның киемнәре никадәр төрле һәм никадәр матур...

11. Чуаш күршеләребезгә шушы фотоларны туплауда ярдәм итүләре өчен аерым рәхмәт

12. Алтай халкы безне киемнәре белән генә түгел...

13. Чәйләре белән дә шаккаттырды. Алар үзләрендәге чәй эчү йоласын башкарды. Фотосурәттәге хатын аккош булып та кычкырды, атлар йөгергән тавыш чыгарып та шаккаттырды, тамак белән җырлады, сызгырды, авыз гармунында уйнады...

14. Ул арада икенче берәү Алтай үләннәреннән ясалган чәйләр таратты

15. Карачай-балкар республикасыннан килгән делегатлар күчтәнәчләрен тапшыра.

16. Ираннан килгән Азәрбайҗан егете, милли көйләрен шулкадәр ялкынланып уйнады ки, хәтта залдагы халык торып басып бии башлады.

17. Уйгур кызы Нурсынай Нурмамәт

18. Бу кызларны күргәч тә Сөембикә-ханбикә сурәте күзалдына килеп басты. Ялгышмаганмын: алар үзләрен ногайлар дип таныштырды.

19. Кыргызстаннан килгән этно-фольклор җырчы Гөлзада Рыскулова

20. Омск казахлары башына менә шундый галәмәт озын милли баш киеме кия икән

21. Интернациональ фотосурәт. Зәңгәр күлмәктән казах кызлары, кызыл бизәкле ак күлмәктән – чуаш кызы, ал күлмәклесе - .... Уртада Татарстаннан килгән кунак. Таныдыгызмы? Бу  Яр Чаллы шәһәреннән Габделбарый Дәүләтгәрәй.

22. Күмәк фото

23. Ачылыштан соң, Төрки халыкларның хатын-кызлар оешмасын булдыру максатыннан, килгән барлык туташларны һәм ханымнарны җыеп түгәрәк өстәл уздырдылар

24. Халыкара төрки яшьләр берлегенә 20 ел тулу уңаеннан делегатларга махсус торт белән чәй эчерделәр. Алда тагын ике  көн...
 

"Безнең гәҗит” баш мөхәррире урынбасары
Эльвира Фатыйхова,
Чуваш делегациясе җитәкчесе
Олег Цыпленков фотолары.

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 18.12.2012
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»