|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.12.2012 Шоу-бизнес
Татар җырчылары Яңа елны 15 декабрьдән үк башлап җибәрә - “Татарча солянка” беләнҖәмәгать, Яңа ел җитә би-и-ит! Яшел чыршы, матур утлар, мандарина-а-ар! Һәм, әлбәттә инде, солянкадан башка Яңа елны берничек тә күз алдына китереп булмый! Өстәвенә ул әле “Музыкаль солянка” да булса! Монардан нәрсә килеп чыгар дисезме? Җавап әзер: шәп, менә дигән концерт-тамаша килеп чыгачак! Яңа елны 15нче декабрьдә үк башлап җибәрәбез! Әллә якын дусларыгыз, туганнарыгыз белән бергәләп яраткан җырчыларыгызның концертын карау, көтелмәгән бүләкләр оту бәйрәм түгел дисезме!? Бәйрәм, әлбәттә! Димәк, аңа ашыгырга кирәк, чөнки бәйрәмгә билетларны алып бетерергә дә мөмкиннәр! Әлеге тамашага сез нәниләрегезне дә алып килә аласыз, чөнки Татарстан китап нәшритятеннән аларга искиткеч бүләкләр әзерләнәчәк. Шулай итеп: 15 декабрь, 17:00 сәгатьтә, “УНИКС” бинасында Яңа ел алды бәйрәме – Татарча солянкада очрашабыз! Билет бәясе: 400-850 сум. Тулырак мәгълүмат 2 97 43 77 телефоны аша. Билетларны таратучылардан, «Билетти» билетлар кассасыннан, «Евросеть» үзәкләреннән, КСК «Уникс» кассасыннан, «Франт» сәүдә үзәгеннән, «Тамаша.ру»дан, җир астыннан «Кольцо”га чыгу юлыннан алып була!
|
Иң күп укылган
|