поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
03.12.2012 Медицина

Уникаль «сәламәтлек эликсирын» хәзер Россия җыелмасы футболчылары гына түгел, һәркем куллана ала

Безнең портал спорт медицинасында киң кулланылучы яңа ысулның үзенчәлекләрен өйрәнде. Казанлыларга уңыш елмайды, чөнки “Плазмолифтинг” компаниясе нәкъ безнең шәһәрдә урнашкан. Әлеге компанияне оештыручылар - каннан “яшьлек һәм сәламәтлек эликсиры”н аерып алучы уникаль ысулны уйлап тапкан, ике рус галиме.

Бу ысул Plasmolifting™ дип атала. Әлеге метод Plasmolifting™ процедурасының да асылын тәшкил итә. Элегрәк бу процедурадан футбол буенча Россиянең җыелмасы һәм “Динамо-Казан” командасы гына файдалана ала иде. Plasmolifting™ процедурасы спортчылар арасында тиз танылып китте һәм бүгенге көндә киң кулланыла. Моңа исә аның алган травмаларны тизрәк төзәтергә һәм реабилитация вакытын сизелерлек кыскартырга ярдәм итүе сәбәпче булып тора. Яңа ысул ярдәмендә шулай ук буыннар белән бәйле авыруларны да дәваларга мөмкин. Мәсәлән: артрит, артроз һәм, хәтта,чәч коелудан да ярдәм итә.

Спортчылар өчен травмалардан  реабилитация вакыты сизелерлек кыскарды

Зарарсыз дару булмый, дигән фикер яшәп килә. Һәм бу уй никадәр көчлерәк  булса,  организмга тискәре йогынтысы да шулкадәр күбрәк була. Ә дару ниндидер синтетик кушылмалардан түгел, кешенең үз каныннан ясалса?! Әйе, бу мөмкин. Медицина фәннәре кандидаты, профессор Әхмәров Р.Р. һәм медицина фәннәре кандидаты Зарудия Р.Ф. тарафыннан уйлап табылган уникаль Plasmolifting™ методы кан ярдәмендә дәвалауга нигезләнгән. Әлеге метод канның сәламәтләндерү көчен организмның авыру яки травма нәтиҗәсендә зарар күргән өлешен яңартуга юнәлтә. Шушы методка нигезләнгән Plasmolifting™ инъекцион прцедурасы бүгенге көндә спорт медицинасында киң кулланыла.

Популяр спорт төрләренең төрле дәрәҗәдәге травмаларга китерергә мөмкин булуы һәркемгә мәгълүм. Тренировкалар яки ярышлар вакытында сәламәтлеккә килгән зыян яшь спортчыларны гына түгел, профессионалларны да озак вакытка спорттан читләштерә. Ә бу спортчының физик формасы һәм карьерасы үсешендә тискәре чагылыш таба. Барысына да организмның озакка сузылган тернәкләнүе гаепле. Менә шуның өчен дә дәвалану срокларын кыскарту спортчылар өчен бик мөһим. Үткәрелгән күп тикшерүләр шуны раслый: дәвалау программасына Plasmolifting™ны кертү тизрәк дәвалануга китерә. Әлеге нәтиҗәләрне Мәскәү дәүләт медицина университетының (МДМУ) дәвалану физкультурасы һәм спорт медицинасы кафедрасы җитәкчесе, профессор Евгений Ачкасов та раслый.  Футбол буенча Россия җыелма командасының спорт врачы Эдуард Безуглов үз  практикасында Plasmolifting™ процедурасын  куллана. Футболның травмаларга бай спорт төре булуы беркемгә дә сер түгел бит. Әлбәттә, процедураны, беренче чиратта, футболчылар үзләре бәяләделәр. Алар өчен реабилитация периоды бермә-бер кыскарды. “Динамо-Казан” волейбол клубының да “Плазмолифтинг” компаниясе белән килешү төзүе очраклы түгел. Спорт медицинасының яңа технологияләре, клубның спорт табибы Павел Климовский ярдәме белән, безнең воллейболчыларга чемпионлыкка ирешергә ярдәм итәр, диеп ышанасы килә.  

Патент алган һәм клиник сынау узган

Plasmolifting™ методы – регенератив медицинада  PRP – технологиясенең (Platelet-rich plasma инглиз теленнән тромбоцитларга бай плазма) дөньяда беренче инъекцион формасы булып санала.

Plasmolifting™ һәм аңа нигезләнгән Plasmolifting™ процедурасы төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләнүләрне һәм операциядән соң булган яраларның төзәлүен һәм яңа тукыма барлыкка килү процессларын тизләтүдә уңышлы клиник коралга әйләнде. Plasmolifting™ процедурасы өч этапта башкарыла:

1.    Махсус сертификацияләнгән Plasmolifting™ пробиркасына пациентның кан тамырыннан бераз күләмдә кан алына.
2.    Пробирка центрифугага урнаштырыла һәм тромбоцит плазмасы барлыкка килсен өчен, махсус эшләнгән режимда эшкәртелә.
3.    Чистартылган плазма дәвалыйсы урынга кертелә.

Шуны да искәртергә кирәк, канның эритроцит, лейкоцит һәм башка формалы элементлары центрифугада эшкәртелгән вакытта, махсус гель ярдәмендә тромбоцитлардан аерыла. Тромбоцитар аутоплазма, тиешле урынга кертелү белән, организмда көчәйтелгән тукымалар регенерациясен башлап җибәрә.

Процедура кешенең сәламәтлегенә тискәре йогынты ясамый.  Чөнки алынган плазма бары тик организм өчен табигый компонентлардан гына тора. Бу: тромбоцитлар, аксым, витамин һәм ферментлар. Организмның проблемалы урынына кертелгән аутоплазма тукымалар (ит, сеңер, сөяк тукымалары) регенерациясен эшләтеп җибәрә һәм буыннар яңаруын стимуллаштыра.

Бүген Plasmolifting™ методы медицинаның күп өлкәләрендә кулланыла: косметологиядә ул фото һәм хроно картаю билгеләрен бетерү өчен файдаланылса, трихологиядә чәч коелудан һәм чәчнең сыйфаты начарланудан дәвалауда ярдәмгә килә. Стоматологиядә пародонтоз һәм пародонтитларны Plasmolifting™ методы белән дәвалыйлар, гинекологиядә эндоцервицитлар, лейкоплакия, вагинитларны дәвалауда да әлеге метод ярдәмгә килә. Урологиядә цистит һәм уретритны дәвалау өчен кулланылса, ортопедиядә артрит, артроз һәм остеохондрозны, колопроктологиядә геморродиаль төеннәрне дәвалый.



Plasmolifting™ методы патентлаштырылган һәм Сеченов исемендәге Мәскәүнең 1нче Дәүләт медицина университетында клиник сынаулар узган. Plasmolifting™ методы буенча башкарылган процедуралар WADA (Бөтендөнья допингка каршы агенлык) ның рәсми рөхсәтен алган. Метод барлык таләп ителгән сертификатларга ия һәм ISO һәм CE халыкара сыйфат стандартларына туры килә.

 “Таеп киттем, егылдым, уяндым - гипс”? Дәвалыйбыз!

Шунысы сөендерә, элек зур спорт вәкилләре генә куллана алган уникаль PlasmoliftingTM методы хәзер безнең барыбыз өчен дә киң кулланылышта. Спортчыларны травмалар ешрак сагаласа да, спорт белән  бәйләнеше булмаган һәр кеше сөяк сыну, сеңерләр тартылу кебек очраклар белән гадәти тормышта да еш очраша. Мондый очраклар бигрәк тә кыш көне арта. Моңа  юлларда барлыкка килгән бозлавыклар сәбәпче була.

“Бриллиантовая рука” фильмында ничек булганын хәтерлисезме? “Таеп киттем, егылдым, уяндым – гипс!”. Plasmolifting™ методына нигезләнгән Plasmolifting™ процедурасы ярдәмендә иң катлаулы травмалар да тизрәк дәвалана. Чөнки аутоплазма тукымалар регенерациясен тизләтә.

Моннан тыш, Plasmolifting™ процедурасы хирургик опреацияләрдән соң да файдалы. Ул операциядән тернәкләнү вакытын кыскарта һәм тизрәк гадәти тормышка кайтырга ярдәм итә. Plasmolifting™ методы артрит һәм артроз кебек авыруларны дәвалауда да искиткеч нәтиҗәләр күрсәтә. Артроз вакытында буыннарда сеңер юкара, бу исә хәрәкәтләнгән вакытта авырулар һәм уңайсызлыклар китереп чыгара. Күп ир-ат һәм хатын-кызлар 60 яшьләр тирәсендә артрозның теге яки бу билгеләрен үзләрендә тоя башлый. Plasmolifting™ методы ярдәмендә зарарланган тукымаларны яңартуга ирешелә. Моның өчен организмның эчке мөмкинлекләре кулланыла. Дәвалану барышында буыннарның хәрәкәтчәнлеге арта, синовиаль сыекча яңара, яңа сөяк һәм сеңер тукымалары барлыкка килә. Практика күрсәткәнчә, күп пациентлар инде беренче процедурадан соң ук авыру симптомнары кимүен күзәтәләр.

Казанда тромбоцитар аутоплазма белән, Plasmolifting™ методы белән дәвалауга махсуслашкан, PlasmoClinic – уникаль киң профильле медицина үзәгендә дәваланырга мөмкин.

Белешмә:
“Плазмолифтинг” компаниясе
Адресы: Казан, Н. Ершов урамы, 29Б, “Татария” бизнес үзәге (4-6 катлар, 415, 601, 614 офислар)
8-800-100-68-29 (Россия буенча шалтырату бушлай)
http://plasmoclinic.ru

Тискәре йогынтысы булуы мөмкин,
табиб белән киңәшләшү зарур.
Реклама шартларында.


---
Матбугат.ру
№ --- | 03.12.2012
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»