поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
25.11.2012 Мәдәният

Әлмәткә Вячеслав Спесивцев җитәкчелегендәге Мәскәү яшьләр театры килә

3, 4, 5 декабрь көннәрендә Әлмәт татар дәүләт драма театрында Вячеслав Спесивцев җитәкчелегендәге Мәскәү яшьләр театры гастрольләре була. 1997 елда оешкан бу эксперименталь театрда артистлар белән бергә студия укучылары, театр институты студентлары да уйный. Алар балалар һәм яшьләр тормышын чагылдырган спектакльләр куялар. Мәктәп укучылары, ветераннар, инвалидлар, дини оешмалар, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр өчен төрле чаралар үткәрәләр.

Шушы театрда якташыбыз Карина Шашарина эшли. Карина 60-80 еллдарда Әлмәт театрында эшләгән артист Камил Сәетгәрәевнең оныгы. Моңлы тавышлы җырчы булган Камил Сәетгәрәев музыкаль спектакльләрдә уйнаган. Көчле драматик һәм гаҗәеп тормышчан уены, гадилеге белән җәлеп итә торган чибәр буй-сынлы бу егетне тамашачылар хәтерлидер. Ул Ч.Айтматовның “Анам кыры”, Т.Миңнуллинның “Ай булмаса, йолдыз бар”, М.Горькийның “Вазза Железнова”, Т.Гыйззәтнең “Ташкыннар”, Ә.Атнабаевның “Шоңкар” һ.б. спектакльләрендә уйнап танылу ала.

Карина 5 яшьтә шушы театр студиясенә йөри башлый, спектакльләрдә катнаша. Бүген аңа 15 яшь. Театр өчен махсус җыелган төркемдә театр институтында укый һәм бер үк вакытта театрда эшли.

Мәскәү театры Әлмәт театры сәхнәсендә А.Грибоедовның “Горе от ума”, В.Распутиның “Прощание с Матёрой”, “Сказка ложь, а в ней...” әкиятләрен алып килә. Спектакльләр көндез һәм кич була. Карина һәр спектакльдә дә катнаша.


---
Әлмәт театры
№ --- | 25.11.2012
Әлмәт театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»