|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.11.2012 Җәмгыять
Юл буенда һәйкәлләрТормышның кызулыгы артканнан арта бара, барыбыз да каядыр ашыга, ашыкмасаң, өлгереп булмый, чабабыз. Һәрбер өйдә машина, күбесендә бер генә дә түгел. Руль артында тәҗрибәле йөртүчеләр дә, сатып алган таныклык белән йөрүчеләр дә күбәйде. Белә торып тәртип бозучылар да байтак. Менә шундыйлар аркасында юл фаҗигаләре күбрәк була да - үзләре имгәнә яисә һәлак була, бүтәннәрне дә харап итә. Яшүсмерләр катнашы белән килеп чыккан фаҗигаләр саны да зур. Моннан ике ай чамасы гына элек Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районында урнашкан Камка авылында булган хәл бөтен авыл халкын тетрәндерде. Өч егет кичен караңгыда шлемнарсыз, утлары янмаган мотоциклда күрше авылга китәләр һәм, юл кагыйдәләрен бозып, каршы килүче тракторга бәреләләр. Берсе җиңелчә җәрәхәтләнә, 23 яшьлек Дамир шунда ук һәлак була, ә 14 яшен генә тутырган Динар әле дә кастаханәдә комада... Менә бит нәрсәгә китерә яшьләрнең “батырлыгы”. Ник 14 яшьлек малай өйдә дәрес хәзерләп утырмаган, көзге караңгы кичтә башына бәла эзләп чыгып киткән? Әти-әниләр кая караган? Әйе, бездә башка очраклар күбрәк шул. “Минем улым яшьтән үк машина йөртә белә”, - дип авыл эчендә генә булса да улына ачкычлар тоттыручылар юк түгел. Авылларга еш йөргәнлектән, үзебез шаһит ул күренешләргә. Бер мәктәпнең (авылын язмыйм) койма буе тулы машина. Эшебезне төгәлләп аннан чыгу дәресләр тәмамлану вакытына туры килде. Машиналар “хуҗалары” өлкән класс укучылары икән, һәрберсе берәр машина дусларын төяп китте. Ярый әле сак кына өйгә юл тотсалар иде, юк бит, җилдертеп, ары-бире йөреп торалар, юл кырыеннан баручы кызлар якка китеп, сибелеп бетәлми. “Лихач”лар тынмыйча, безнең тәҗрибәле шоферыбыз кузгалмады! Бу үсмерләрнең әти-әниләре кая карый, ник аларга ачкыч бирә? Кичә генә унсигезен тутырган улларына, кредитка алып булса да, машина бүләк итү модага керде. Аннары инде билгеле мәкальдәгечә: “Үзем тапкан мал түгел, атай тапкан жәл түгел”, дип акны-караны белмичә җилдертәләр генә. Һәм еш кына әти-әни бүләгеннән тимер ватыклары өеме генә кала. Ике туган апамның ике егет улы шәһәрдә яшиләр. Әтиләре зур җитәкче, барлык мөмкинлекләре булса да, югары уку йортларын тәмамлап, берәр ел эшләгәч кенә машиналар алдылар, анда да үз артларына кредитлар эшләтеп. “Без сезне ашатабыз, киендерәбез, ә кредитны үзегез түләгез”, - диде әтиләре. Әлбәттә, егетләр машиналарын саклыйлар, сак кына йөриләр. Менә шундыйлардан үрнәк аласы иде. Юл фаҗигаләренең тагы бер сәбәбе – исерек хәлдә руль артына утыру. Бу кеше инде икеләтә җинаятьче. Андыйлар аркасында фаҗигаләр күбәя генә. Кагыйдә буларак, үзе исән кала - “исерекне шайтан да алмый”, дип бик дөрес әйтә икән картлар. Авариягә китерүче сәбәпләр шулхәтле күп, барысын да тезеп бетергесез һәм аларның бик күбендә кеше факторы беренче урында. ООН тарафыннан 2005 елда юл һәлакәтләрендә һәлак булганнарны искә алу көне билгеләнгән хәтта – ул ноябрьнең өченче якшәмбесе, быел унсигезенә туры килә. Хәзер заман шундый – олысы-кечесе һәр көн юлда. Күбесе авылларда мәктәпләр ябылды, балалар көненә ике тапкыр автобус белән йөрергә мәҗбүр. Эшкә машина белән йөрибез. Йомыш чыкса район үзәгенә дә кем дә җәяү йөрми. Бер Ходайга гына ышанмыйк, иң беренче үзебез сак булыйк, “Сакланганны Алла саклар” дигәнне онытмыйк. Юл буенда һәйкәлләр – һәрберебезгә бик җитди кисәтү.
Н.ЖИҺАНШИНА әзерләде |
Иң күп укылган
|