|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.10.2012 Җәмгыять
Япониядәге беренче мәчетне татарлар төзегәнОкеан артында яшәүче япон дустыбыз Юта Хисияма белән аралашуыбызны дәвам итәбез. Исегезгә төшерәбез, Юта Токио каласында яши, татар телен тирәнтен өйрәнүче булачак галим. Татар телендә язып кына калмыйча, хәттә иркен сөйләшә алучы егеттән японнарның ислам диненә карашын белештек. - Япониянең Токио каласында мөселманнар күп яшиме?
- Токиода яшәүче мөселманнар күп түгел. Гомумән, Япониядә яшәүче мөселманнарның саны аз, дип уйлыйм. Ләкин кызыклы фактлар бар. Япониягә Исламны беренче булып революция вакытында безгә күчеп килгән татарлар керткән. Аларның бер өлеше Токиога килеп, анда татар җәмгыятен оештырган. 1938 елда алар Токио мәчетен төзеткәннәр. 1950 елларда аларның күбесе башка илләргә күчеп киткән. 1985 елда Токио мәчете, бинасы иске булу сәбәпле, җимерелгән. 2000 елда Төркия ярдәмендә яңа мәчет ачылган. Хәзерге вакытта Токиода яшәүче мөселманнар анда гыйбадәт кылалар.
- Юта, сездә мөселманнарга караш нинди?
- Мин аларга нормаль карашта. Мин ислам дине турында университетта өйрәндем. Шуңа күрә минем мөселманнарга тискәре фикерем юк. Ләкин японнарның күбесе ислам динен куркыныч дин дип уйлыйлар. Чөнки Япониядә телевизорда һәм газеталарда булган ислам дине турындагы мәгълүматларның күбесе ислам терроризмы турында. Японнар ислам динен дөрес аңларга, аңа начар карашта булмаска тиешләр дип уйлыйм.
- Мәчетегездә төрекләрдән тыш нинди милләт кешеләре гыйбадәт кыла?
- Токио мәчетенең рәсми сайтындагы мәгълүматларга караганда, Пакстан, Индонезия, Малайзия, Төркия, Бангладеш, Япония, Урта Азия, Африка дәүләтләреннән эш белән Токиога килгән мөселманнар мәчеттә гыйбадәт кыла.
- Япониядә гарәп теле укытылмый дигән сүз дөресме? Дөрес булса, ни өчен?
- Дөрес түгел. Япониядә ике университетта гарәп теле бүлеге бар. Башка университетларда да гарәп теле дәресләре уза. Минем берничә дустым да университетта гарәп телен өйрәнә. Хәтта телевизордан да гарәп телен өйрәтүче тапшырулар күрсәтелә.
- Юта, японнар үз традицияләрен саклыймы?
- Калган традицияләр дә, югалган традицияләр дә бар. Мәсәлән, Япониянең гадәти спортының берсе – сумо көрәше хәзерге вакытта да бик популяр, телевизорда турыдан-туры эфирда күрсәтелә. Япониянең традициональ театрлары - “Кабуки”, “Но” һәм “Кёгэн” хәзерге вакытта да уйнала. Гомумән, аларны карт кешеләр яратып карыйлар. Япониянең төрле төбәкләрендә элеккедән калган фестивальләр үткәрелә. Япониянең элекке башкаласы Кётода ел саен июль аенда үткәрелгән “Гион Фестивале” - иң танылган фестиваль. Ләкин, II Бөтендөнья сугышыннан соң Япониянең икътисад ягыннан бай булуы белән бергә, японнарның яшәү рәвеше европалашкан, шуңа традициональ гореф-гадәтләренең күбесе югалган. Мәсәлән, япон халкының милли киеме кимононы көн саен кимиләр. Хәзерге вакытта, кимононы фестивальләрдә генә күрергә мөмкин. Көн саен японнар ашаган ризыклар да европалашкан. Бүген дөгедән күбрәк икмәк ашый торган кешеләрнең саны артып бара.
- Яшьләрегез дингә нинди карашта?
- Яшьләр генә түгел, японнарның күбесе дин турында уйламыйча яши. Япония халкының күпчелеге буддизм һәм синтоизм тота. Алар туйларда, бәйрәмнәрдә, җеназаларда гына дин эшләре белән шөгыльләнәләр.
-Япония дәүләтен гадәттә башка илләргә караганда ябыграк ил буларак бәялиләр. Сез күбрәк үз казаныгызда кайныйсыз, ягъни башкаларның идеологиясеннән сакланып яшисез, диләр...
- Япония - утрау-дәүләт. Һәм 200 ел буенча (1639-1854) ябык ил булган. Шуңа күрә, башка илләр белән чагыштырганда, идеология ягыннан ябык ил дип уйлыйм. Бүгенге көндә Япония икътисад ягыннан да ябык ил булып бара дип әйтүчеләр дә бар. Япон компанияләре японнарга махсус продуктларны сатып килгәннәр. Бу хәл ябык утрауларда үзенчәлекле хайваннар яшәгән Галапагос утрауларына охшаш булганга, Япония “галапагослаша” дип әйтелә. Бөтен дөньяда сату эшләре алып бару өчен япон компанияләре эшкә чит телләрне, дөньяны яхшы белгән яшьләрне алырга тели. Ләкин чит илләргә укырга киткән яшьләрнең саны кими бара. Шуңа күрә, япон яшьләре чит илләргә китми, алар ябык кешеләр, дип санала.
- Сездә катнаш гаиләләр бармы? Җәмгыятьтә аларга нинди мөнәсәбәт?
- Мондә катнаш гаиләләр юк.
- Юта, җавапларың өчен зур рәхмәт!
1
2
3
|
Иң күп укылган
|