поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.10.2012 Җәмгыять

Хата өчен – өч миллион сум

Казанда яшәүче юрист Хәллирахмановлар гаиләсе ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы рәсми сайтында урнаштырылган язма китергән мораль зыянны компенсацияләү сыйфатында өч миллион сум акча таләп итә. Август аенда полиция ведомствосы интернет-порталында ниндидер бер хатынның мошенниклыкта шикләнелүе хакында мәгълүмат урнаштырыла, ә аферист хатын турындагы текст янында чит кеше фотосурәте урнаштырыла

Күптән түгел полицейскийлар хата өчен гафу үтенгән, әмма гаепсез хатын портретының криминаль хроникага эләгүен алар да аңлатып бирә алмый.

 

РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат сәркатибе Игорь Силко хәбәр иткәнчә, җәен шәһәрдә яшәүче 28 яшьлек хатын-кызга карата аеруча зур күләмдәге мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатыла. Тикшерү версиясе буенча, ул социаль ипотека программасы нигезендә торак алырга теләгән кешеләрне табып, аларга документлар әзерләү һәм чиратны алга җибәрү буенча үз ярдәмен тәкъдим иткән. Шул ук вакытта ханым үзен прокурорның бертуганының кызы дип таныштырган. Ул чакта эчке эшләр органнарына гражданнардан 5 гариза килә,  алар, эш материалларыннан күренгәнчә, ханымга 7 миллион сумга якын акча җыеп биргән, әмма фатирларын көтеп җиткерә алмаган. Казан буенча Эчке эшләр идарәсенең икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәшү бүлеге оперативниклары шикләнелүченең гамәлләреннән тагын да күбрәк кеше зыян күргән булырга мөмкин дип  санап, ихтимал корбаннар аферистканы танысын өчен, аның фотосын урнаштырырга карар кыла. 21 август көнне ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтында җинаять эшен кузгату турында мәгълүмат пәйда була, анда шикләнелүченең өч фотосы да урнаштырыла.

 

Ә икенче көнне иртән полициягә әлеге җинаять эшенең фигурантының адвокаты Илдар Хәллирахманов шалтырата һәм әлеге фотоларның берсендә аның хатыны Ирина – юридик контора хуҗасы сурәтләнгән булуы хакында әйтә, аның ипотека нигезендә тораклы булырга теләүчеләрне төп башына утыртуга бәйле  эшкә бернинди катнашы да юк.

 

- Мин Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләренең әлеге фотоларны кайдан алганын әйтә алмыйм. Бу аларның оператив чыганаклары, - дип шәрехләп үтте вәзгыятьне Игорь Силко. – Безгә өч фотода дә бер үк хатын-кыз сурәтләнгән, бары яшьләре генә төрле дип әйттеләр. Чөнки хатын-кызлар тышкы кыяфәтләрен үзгәртергә ярата бит - әле алар сары чәчле, әле кара, әле ябыгалар, әле тазаралар... зыян күрүчеләр шикләнелүчене тизрәк танысын өчен, берничә фото урнаштырырга карар кылына. 

 

Ачуы кабарган адвокат шалтыратканнан соң, полицейскийлар порталыннан өченче сурәтне алалар. Әмма инде соң була: мошенник турындагы мәгълүмат интернет-басмаларга таралып өлгерә. Чөнки журналистлар рәсми чыганакларга ышанырга өйрәнгән, бигрәк тә эчке эшләр органнары кебек компетентлы органнарга...

 

- Әйе, фотоны алдылар. Әмма Казан буенча эчке эшләр идарәсе сайтында бары 12 сентябрь көнне – мин прокуратура һәм ТР Президенты администрациясенә шикаять язганнан соң гына гафу үтенделәр, - ди Илдар Хәллирахманов.  

 

Ә министрлык сайтында хатыннан гафу үтенгән текст узган шимбәдә генә урнаштырылган. “2012 елның 21 августында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы интернет-сайтында Казанда яшәүче хатын-кызга карата РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсе буенча җинаять эшен тикшерү турындагы мәгълүмат урнаштырылган, - диелгән хәбәрдә. – Мәгълүматка гаепләнүченең берничә фотосурәте дә өстәлгән. Алар арасында җинаятьтә бернинди катнашы да булмаган хатын-кызның фотосурәте дә булган. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы сурәте ведомствоның рәсми сайтында ялгышлык белән урнаштырылган заттан гафу үтенә. Хатага юл куйган полиция хезмәткәрләре дисциплинар җаваплылыкка тартылды”.

 

Әмма Хәллирахмановлар гаиләсе соңарган гафу үтенүләрне кабул итмәгән.

 

- Безгә нәрсә бирә соң ул? – ди ачу белән Илдар. – Безнең заман кешеләре яхшыга түгел, начарга тизрәк ышана. Хәзер минем хатыным декрет ялында һәм көн саен өлкән балабызны бакчага илтә. Анда әниләр бер-берсен белә. Ирина “Сез мошенник түгелме ул?” дип кызыксынган һәр кешегә полиция  биргән белешмәне күрсәтергә тиешмени? Монда хатыным гына түгел, мин дә зыян күрдем. Мина клиент белән килешүне өзәргә туры килде – төрле начар имеш-мимешләр таралды.

 

Илдар Хәллирахманов версиясе буенча, полицейскийлар аның хатынның фотосурәтен социаль челтәрләрдән алган. Нишләптер аларга адвокатның хатыны белән клиенты икесе бер үк кеше кебек тоелган. Илдар фикеренчә, мондый “хатаны” адвокатка басым ясау максаты белән авыр җинаять кылуда ялган гаепләү кебек бәяләргә була. Ә бу инде җинаять маддәсе. Әлегә Хәллирахмановлар ТР буенча Эчке эшләр министрлыгына  гариза бирү белән генә чикләнгән. Ә җавапташлар арасында рәсми полиция хроникасыннан ялган мәгълүматны таратып өлгергән гаммәви мәгълүмат чаралары да бар. Сишәмбе көнне Казанның Мәскәү районы судында әлеге эшне тикшерә башладылар.


Елена МЕЛЬНИК
Интертат.ру
№ | 14.10.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»