|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.10.2012 Медицина
Казанда плазмолифтингны кайда һәм ничек эшләтергә?Plasmolifting™ – медицинаның гинекология, урология, ортопедия һәм травматология, стоматология, трихология кебек өлкәләрендә кулланылучы универсаль һәм куркынычсыз дәвалану чарасы. Моннан тыш, Плазмолифтинг яшәртү тәэсиренә ия булган косметологик процесс булып та санала. Бу методның үзенчәлеге аның кирәкле урында регенератив процесслар белән идарә итүендә. Плазмолифтинг PRP-терапиянең бер тармагы булып санала, ягъни ул тромбоцитларга бай плазманы инъекция рәвешендә кертүгә нигезләнгән. Медицинаның Плазмолифтинг методы уңышлы кулланылучы бер тармагы булып гинекология исәпләнә. Статистика буенча, хатын-кызларның җенси органнары авырулары арасында бүгенге көндә иң киң таралганнары аналык һәм аналык жиңсәсе авырулары: эрозия, эндоцервицитлар, полип, эндометриоз, лейкоплакия, хроник кандидоз. Кызганычка каршы, әлеге авырулар озак вакыт бернинди симптомнарсыз уза һәм хатын-кызларда бернинди шикләр дә тудырмый. Медицина бер урында тормый, тизрәк сәләмәтләндерү һәм авыруны басуга юнәлдерелгән яңадан-яңа методлар уйлап табыла. Шундый ысулларның берсе – Россия табиблары Ахмеров Р.Р. һәм Зарудия Р.Ф. тарафыннан эшләнгән Плазмолифтинг методы. Методның эшләү принцибы тромбоцитларга баетылган плазманы (БоТП яки PRP) зыян күргән урынга инъекция рәвешендә кертүгә нигезләнгән. БоТП күзәнәкара яңару процессларын башкара. Нәтиҗә: авыруның симптомнары югалу, тизрәк төзәлү, авыруның кимүе яки тулысынча дәвалану. Уретрит (сидек куышлыгы каналының ялкынсынуы), цистит (сидек куышлыгы тышчасының ялкынсынуы). Хроник цистит һәм уретиритның клиник билгеләре күп төрле, шулай да ешрак алар сидек чыгару процессы бозылуында чагылыш таба. Уретритны традицион дәвалауның нигезендә бактерияләргә каршы терапия, иммунитетны ныгытучы препаратлар, витаминнар терапиясе тора. Дәвалануның эффектын Плазмолифтинг процедурасы ярдәмендә көчәйтергә мөмкин. Болай эшләү сидек куыгы һәм уретраның лайлалы тышчасы төзәлүгә булышлык итә. Дәваланучылар инде беренче процедурадан соң ук җиңеллек сизәләр. Plasmo Clinic клиникасында 2011 елдан урология авыруларын дәвалауда Плазмолифтинг методы кулланыла башлады. Инфекцияне җиңүгә генә ярдәм итүче дәвалау препаратларыннан аермалы буларак, Плазмолифтинг методы лайлалы тышчаның зарарланган тукымаларына төзәлергә ярдәм итә. Бу исә иммунитетны ныгытырга һәм организмның әлеге авыруларга каршы торучанлыгын арттырырга мөмкинлек бирә. Пациентлар авыруның билгеләре кимүне үзләре үк сизәләр: авырту китә, сидек бүлеп чыгару ешлыгы беренче процедуралардан соң ук нормага кайта. Плазмолифтинг методын куллануга сидек һәм җенси органнар системасы авырулары гына түгел, мәсәлән, буыннарның кайбер төр зарарланулары да сәбәп булырга мөмкин. Шунлыктан, бүгенге көндә ортопедия өлкәсендә дә әлеге дәвалау методын киң кулланалар. Иң еш очраучы ортопедик авырулар – артроз һәм артрит. Буыннар белән бәйле авыруларны дәвалауда тиз арада һәм дөрес итеп куелган диагноз гына түгел, ортопед тарафыннан дәваланучының яшь үзенчәлекләрен, авыру дәрәҗәсен, теге яки бу препаратларны кабул итү үзенчәлекләрен истә тотып һәр дәваланучы өчен аерым сайланган комплекслы терапия дә зур роль уйный. Аутоплазмотерапия принципларына нигезләнгән Плазмолифтинг методы башка төр дәвалау методларыннан өстәмә эффектлар булмавы һәм комплекслы дәвалауда яки мөстәкыйль процедура буларак кулланыла алуы белән аерылып тора. Ортопед тарафыннан авыру буынга кертелгән тромбоцитларга бай плазма (БоТП - PRP (platelet rich plasma)ның рус телендәге аналогы) кимерчәкле тукыма төзелешен яңарту, синовиаль сыекчаның күләме арту, мускуллар сызлавын киметү, буыннарның хәрәкәтчәнлеген арттыру кебек вазифаларны башкара. Травмотологиядә әлеге метод сынган сөяк ялгануын тизләтү һәм сөяк тукымасы барлыкка килү процессларын үти һәм реабилитация вакытын кыскарта. Реклама шартларында.
--- |
Иң күп укылган
|