поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
05.10.2012 Мәдәният

Татарстанның атказанган артисты Радик Бариев (“Кадерле кадр” рубрикасы)

«Камал театры артистлары» китабыннан Радик Бариев турындагы юлларны укыйм: «Ул эчтәлеге буенча төгәл, форма ягыннан җиренә җиткереп эшләнгән акыллы характерлар иҗат итә. Искиткеч пластикага ия». Бу юлларның авторы кыска гына итеп артист хакында күпне сөйли дә бирә.

Үзен режиссер сыйфатында да сынарга өлгерде Радик. 2010 елда Салават Юзеевның «Ут күршеләр» әсәре буенча сәхнәләштергән спектакле тулы залларда уза һәм тамашачылар күңеленә бик тә хуш. Аның «Баскетболист» (М.Гыйләҗев) спектаклендәге Фәридуны сәхнәгә чыккач халыкның туктамый көлүе истә әле. Ә «Кара чикмән»дәге (Г.Хугаев) үзенә озак еллар тугры хезмәт иткән эте Түзәрне миһербансыз рәвештә атып үтергән Көтүчесе, «Телсез күке» (З.Хәким) театраль романындагы хәйләкәр һәм башбирмәс чечен егете Аслан Рассуханов... Театрда эшләгән ике дистә елга якын вакыт эчендә ике дистәдән артык роль башкарган ул. Театрны яраткан тамашачы аларның һәрберсен хәтерли булыр.

Радик гаиләсен чит күзләрдән ераграк тотуны кулай күрә. Шулай да, аның гаилә фотолары тупланган альбомны ачу насыйп булды безгә.

 

1. «Балачагым башкаларныкыннан әлләни аерылмагандыр. Гаиләдә ике малай үстек. Әнием белән төшкән бу фотода миңа 3 яшь тә тулмаган әле. Әнием дөньядагы иң матур әниләрнең берсе иде. Исеме дә матур – Венера. Ютазы районының Кәрәкәшле авылында туган. Рәхимсез авыру бик иртә алып китте аны. Васыяте буенча, туган авылында җирләдек».

 

2. «Балалар бакчасына фотограф килгән көнне, туп артыннан куам дип, борынны җимереп куйганмын. 1973 ел, август».

 

3. «Телисеңме, юкмы – яшең җиткәч, мәктәпкә барасы. Мин дә Казанның 96 нчы мәктәбенә укырга киттем. Форма – егетләрнеке, укытучыга дигән чәчәк – кулда. Мәктәптә гел «бишле»гә укыдым дип әйтә алмыйм. Начар билгеләрем язылган көндәлек сакланмаган, шунлыктан, Радик гел «бишле»гә укыган дип яза аласыз. Фотода гел «бишле»гә укырга җыенган малай кебек күренәм бит».

 

4. «Мемуарларымда: «Актерлык карьерам мәктәптә укыганда, Яңа ел бәйрәмендә куелган әкияттә Песи ролен уйнаудан башланды», – дип язармын».

 

5. «1987 ел. Миңа 17 яшь. Үсмер чагым Казанда «группировка»лар чәчәк аткан елларга туры килде. Тәрбиягә «урам»ның катнашы булмый калмады. Ләкин безнең өчен мәҗбүри әйберләр бар иде – тәмәке тартмаска, аракы эчмәскә, спорт белән шөгыльләнергә. Өлкәннәр сүзе – закон иде.

Әни белән мәңгелек ут янында төшкән фото».

 

6. «Армиядә Ивановода, стройбатта хезмәт иттем. Иң авыр хезмәт нәкъ шул гаскәрләрдә. Безнең белән армиягә кадәр колониядә булган егет хезмәт итте. Шул егет: «Монда бары урамга чыгарга, ашханәгә кереп пилмән ашарга, матур киенеп фотога төшәргә рөхсәт бар. Калганы нәкъ мин булган төрмәдәге кебек», – дип әйтә иде».

 

7. «Мәктәптә укыганда пантомима белән шөгыльләндем. Пантомимага өйрәтүче Наил Ибраһимов мәдәният институтын тәмамлаган һәм мине дә шунда укырга керергә кодалаган иде. Укырга керү армиядән кайткач кына насыйп булды һәм мин моның өчен язмышыма бик рәхмәтле. Армиядән кайткан елны Мәдәният - сәнгать университетында Марсель Сәлимҗанов белән Фәрит Бикчәнтәев беренче актерлык курсын җыйдылар. Алтмыш кеше арасыннан тугыз кешене сайладылар. Бу фото без укып бетергән 1995 елда төшерелгән. Шул елны безне Камал театрына эшкә алдылар».

 

8. «Армиядән кайткан елны, Идел буена ял итәргә баргач таныштым мин Лилия белән. Ике ел очрашып йөргәч өйләнештек. Сабыр һәм тыйнак минем хатыным, йомшак холыклы. Ләкин үз сүзен кистереп әйтә белә».

 

9. «Кызым Әдиләнең үскәнен, яшьлегем беләндер, сизми дә калган идем, улым Кәрим башыбыздан да төшми. Гел игътибар таләп итә. Без Әдиләне шук бала ди идек, Кәрим безгә шук баланың ниндилеген күрсәтте. Бу фото биш ел элек, балалар кечерәк чакта төшерелгән. Хәзер Әдилә Университетта, журналистика факультетында укый инде. Кәримгә дә биш яшь. 2007 ел, июль».

 

10. «Кәрим ризыгы – минем ризык. 2007 ел».

«Спектакльдән соң сәхнәдән арып чыгасы килә», – ди ул. Мин бу сүзләрне артист күңеленең зур, тетрәндергеч, я булмаса, тамашачы хәтеренә озак елларга язылачак комик роль көтүе дип кабул итәм. «Сәхнә» журналына 2002 елда биргән әңгәмәсендә Радик: «Яхшы спектакльдә кечкенә генә ролем булу да минем өчен мәртәбә», – ди. Алкышлардан башы әйләнмәгән артист шулай ди, ләкин барыбер зуррак, саллырак роль көтә ул. Мин шулай уйлыйм...  


Сәхифәне Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА алып бара
Сәхнә
№ 9 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»