|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.09.2012 Медицина
Яхшы мөгаләмә акчага сатылаБушлай бала табарга җөрьәт итүчеләр бүген бик сирәк. Күпләр моны хәтта сансызлык дип кабул итә. Үзең һәм туачак балаң сау-сәламәт булсын дисәң, акчасыз бала тудыру йортына аяк та басасы түгел, дип сөйлиләр бит. Беренче балаларын "мин татыйсы авыртуларны барыбер уземэ кичәргә инде” дип, акча туләмичә генә тапкан кешеләр дә, икенчесендә бала табу йортына табиб белән алдан сөйләшмичә барырга батырчылык итми. Күпчелек табиблар хезмәт хакына гына үз эшен яхшы башкарырга әзер түгел шул. Хәзер үзеңә карата яхшы мөнәсәбәтне дә сатып алырга туры килә.
Заманасы шундый – бүген күп нәрсәне таныш-белешләр һәм кесә калынлыгы хәл итә. Хәтта бала гомере дә хәзер акчалата исәпләнә. Әйтик, Казанда нарасыйның дөньяга аваз салуын 10-20 меңгә бәялиләр. Нәниебез исән-имин генә булсын дип, булачак әти-әни акчасын жәлләп тормый. Бушка гына берәү дә сине кайгыртмаячак дип фикер йөртеп, алар табиб белән алдан ук сөйләшеп куюны хәерлерәк күрә.
Шәһәр “кагыйдәләре” районнарда таралмаган
- Казанда бала таптырган өчен 20 мең түләргә кирәк диләр. Сеңлем, бу дөресме соң? - дип шалтырата бер көнне район үзәгендә яшәүче апам. Тиздән әни булырга җыенучы туганнан туган сеңлемне Республика клиник хастаханәсенә алып килгәннәр икән. Шул кадәр акча түлисе булса, каян алырбыз икән дип борчуга баткан туганнар. Казан “кагыйдәләре” аларга барып җитмәгән икән әле.
Авыл, район җирендә табиб белән алдан сөйләшеп кую гадәткә кермәгән шул әлегә. Шәһәрдә кеше бозык, диярсез. Әмма эш моңа гына бәйле түгел. Нигездә бу районнарда бала табу йортын да, табибны да сайлап тору мөмкинлеге чикләнгәнлеккә бәйле. Дистәләгән чакрымга бер яки берничә хастаханә, бармак белән генә санарлык белгеч була торып, сайланып, нәзберекләнеп торып булмый шул.
Әмма шулай да, “рәхмәт” әйтүләр бар җирдә таралган, кайда да “язылмаган” тәртипләр бар. Аннары һәр кеше үз мөмкинлеге буенча чамалый инде. Торак пункты зуррак, анда яшәүче халыкның матди хәле яхшырак булган саен “рәхмәт” бәясе дә арта бара. Әйтик, Мәскәүдә бала таптыру өчен 50шәр мең дә сорыйлар.
Бала табу сертификатыннан файдалана белмибез
2006 елның 1 гыйнварыннан хатын-кыз консультацияләрендә бала тудыручы аналарга сертификатлар бирелә башлады. Бу сертификат медицина учреждениеләренә сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен үзенә күрә “стимул” булырга тиеш иде. Декрет ялына киткәндә хатын-кызлар консультациясендә бирелгән бу документ нигезендә социаль иминиятләштерү фонды сабый сәламәт туган очракта хатын-кыз консультациясенә һәм бала табу йортына билгеләнгән күләмдә акча түли бит. Шулай ук бу сертификат йөкле хатынга хатын-кыз консультациясе, бала табу йортын сайлау мөмкинлеге дә бирә. Әмма нигәдер бездә бу мөмкинлектән сирәк файдаланалар.
Белгәнебезчә, «ашыгыч ярдәм» тулгагы башланган хатын-кызны якындагы һәм буш урыннары булган бала табу йортына илтә, ягъни территориаль-участок хастаханәсе принцибыннан чыгып эш итә. Әмма еш кына йөкле хатын-кызны якындагы бала табу йорты канәгатьләндерми. Яхшысына эләгәсе килеп, ул табиб белән алдан сөйләшеп кую юлын сайлый да. Әмма, әйткәнемчә, теләгән бала табу йортына эләгүнең акчасыз юлы да бар. Моның өчен сертификат кулыңа эләккәч, хастаханәгә барып баш табиб белән сөйләшергә генә кирәк. Анда сине кабул итәргә ризалашсалар, “ана паспорты”на кул куела. Вакыты килеп җиткәч, “ашыгыч ярдәм”дәге табибларга бу имзаны күрсәтәсең генә кала. Алар сине кирәк хастаханәгә илтеп тапшырачак.
Бәхетең ничек була инде
Акча түләп бала табарга булдың икән, моның да берничә юлы бар. Кайберәүләр табиб белән турыдан-туры сөйләшә, икенчеләр бала табу йорты белән килешү төзеп куя. Икенче ысул күпкә ышанычлырак, диләр. Кесәгә дә кимрәк суга икән. Бала табу йортына карап, бәяләр 9-12 мең сум арасында тирбәлә.
- Бала табу йорты белән килешү төзесәң, тынычрак. Табиб белән генә сөйләшәсең икән, аның дежурствосы туры килмәскә мөмкин. Шуңа борчылып торганчы, бала тудыру йорты белән килешү төзеп, рәсми рәвештә табибны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чакырта аласың. Әмма болай табибларга акча әз эләгә – билгеләнгән процент кына. Шуңа аларга бу система бик үк ошап та бетми. Бик байлар врачка аерым өлеш чыгара, - дип сөйләде бер дус кызым.
Контракт, әлбәттә, ниндидер ышаныч, гарантия бирә. Шулай да, күп нәрсә Аллаһы Тәгалә кулында икәнен онытмаска кирәк. Әллә нинди зур акчалар туләп тә, баласын югалтучылар яки гарип бала табучылар бар. Интернет челтәрендә мондый язмалар шактый күп.
Шәхсән үзем ике баламны да бушлай таптым. Беренчесендә табиблар “Тапкансың вакыт, смена алмашынганда безгә эш ясап ятасың” дип ачуланып, үзләрен шактый дорфа тотсалар да, бу икенче баламны да табиблар белән алдан сөйләшмичә табарга комачауламады. Хәер, монысында бала табу йортын сайлауга җаваплырак карадым – хатын-кызлар консультациясендәге табибның фикерен сораштым, бала тапкан иптәш кызлар белән киңәшләштем. Һәм, әйтергә кирәк, бер тиен түләмәсәм дә, бу юлы мөнәсәбәт бик җылы булды. Шуңа да кызыма дөньяга килергә ярдәм иткән акушерка һәм табибка рәхмәт сүзләре генә әйтә алам. Бәхетең ничек була шул.
Үз эшенә чын-чынлап бирелгән, һөнәрен акча өчен генә түгел, җан кушуы буенча сайлаган белгечләр дә сирәк түгел. Әмма бер тапкыр табибларның тупаслык, дорфалык, игътибарсызлыгы белән очрашкан кешеләр, башка бәхетләрен сыныйсылары килми.
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|