|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.09.2012 Мәгариф
Сингапурча түгел, Татарстанча эшлик”Сингапурча эшлибез” (15 август, 2012 ел) дигән мәкаләгә кайтаваз Мин югары категорияле укытучы. Гомерем мәктәптә үткәнгә, бу хакта әйтергә хакым бар. Яңалыкларга каршы түгел мин. Ләкин аларга сак килергә иде. Андый “яңа укыту алымнары”на мәктәп болай да муеннан баткан бит инде. Һәр елны, укытырга тынычлык бирмичә, республика күләмендә кертәсе түгелдер аларны. Әлегә хәтле кергән яңалыкларга безнең республика шартларында отышлымы ул, әллә үз педагогларыбызныкы күбрәк нәтиҗә бирәме, шуңа нәтиҗә ясыйсы иде. Бөтен дөньяда кызыксыналар дип кенә ашыгасы түгел, игътибарны укыту формасына түгел, ә тәрбиягә ныграк юнәлтергә кирәк. Мәкаләдән аңлавымча, бөтен яңалык – беренчедән, өй эшләрен көн дә эшләү, дәрестә түгәрәкләнеп тезелешеп утыру (бер-берсенең йөзен күрү), атна ахырында өй эшләрен бәйсез жюрига тапшыру. Әйе, заман яңа технологияләр таләп итсә дә, мондый алымнарны “яңа технологияләр” дип әйтеп булмыйдыр. “Бу алымның төп максаты – сыйныфтагы барлык укучыларны да уку процессына җәлеп итү. Традицион укытканда, дәресләр лекция рәвешендә генә үтә. 45 минут буена нибары ике-өч укучы гына катнашып өлгерергә мөмкин. Ә бу система буенча дәрестә бөтен сыйныф катнашырга, һәр баланың җавабы тыңланырга тиеш”, – диелә мәкаләдә. Бу фикер белән тулысынча килешмим. Укучыларның актив эшләве дәрестә ничек утыруга карамый, укытучының осталыгына бәйләнгән. Аннан килеп бәйсез жюри составында кемнәр булачак? Гомумән, бездә “бәйсез” жюри була аламы икән? Ә индивидуаль якын килеп эшләүне кая куябыз? Бәлки, бу яңа алым махсус мәктәпләр өчен әйбәттер дә. Гомуми мәктәптә мондый тышкы формалар белән мавыгу эш процессында бертөрлелектән качу өчен сирәк-мирәк кулланылырга мөмкин. Традицион метод белән укыту әле ул лекция формасында дәрес алып бару дигән сүз түгел. Гомумән, лекция формасы югары сыйныфларда гына, анда да күп мәгълүмат бирәсе теория дәресләрендә генә бик сирәк кенә кулланылырга тиеш. Мәктәп баласы ул студент түгел. Үзем эшләгән мәктәпләрдә лекция формасындагы дәресләр бирүче мөгаллимнәр никтер истә калмаган. Рәхәтләнеп бөтен баланы да кырык биш минут буена бик актив катнаштырып, менә дигән нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Бары тик укытучының үз эшенең чын остасы булуына бәйле бу. Түгәрәктә утыру дигәннән, бу форма үзебезнең атаклы замандаш мөгаллимнәребезнең методикасында да еш очрый: В.Казыйханов методикасы, Р.Нигъмәтуллина һ.б галимнәребез методикасында да очратырга була (мин әле ана телен укыту буенча гына мисаллар китерәм.)
Тарихка күз салсак та, үзебезнең мәгърифәтчеләребез хезмәтләреннән күпләгән мисаллар китерә алабыз. Аннан килеп, бездә бит әле укытучының икешәр журнал да (кәгазь һәм электрон) тутырасы бар. Күз алдына китерәсезме укытучының түгәрәк уртасында һәр көнне һәр дәрестә журнал тутырып утырганын? Ә мин китерә алмыйм. Ә бер-берсенең йөзләренә карап утыру өчен генә түгәрәккә утыру әллә нинди яңалык түгел.
Белем алу – концерт кую түгел ул. Белем алу – энә белән кое казу. Традицион утыру отышлырак түгел микән әле?! Алдагы сыйныфташыңның аркасы ябык пространство хасил итә. Эшләү өчен, әгәр шулай дип әйтергә яраса, кечкенә генә үз психологик территорияңне булдыра, ягъни башыңны тотып уйланырга да, ручка башын чәйнәп онытылып эшкә бирелергә дә, борының йомшарса, кулъяулыгыңны чыгарып, кешегә сиздерми генә сөртеп алырга да уңайлы шарт ул. Мин, мәсәлән, кеше күзе төбәлеп торганда уйга чума алмыйм. Бигайбә.
Үзебезнең татар галимнәренең укытучыларга тәкъдим иткән алымнарын алгарак сөрергә кирәк. Алар бит Татарстан шартларын, мондагы рухи халәтне, тышкы һәм эчке мөмкинлекләрне, милли традицияләрне искә алып эшләнгән.
Сингапурча укыту буенча мәкалә укып кына фикер йөртә диючеләр булыр. Чын күңелемнән әйтәм, туйдырды ул төп эштән аерып, зурдан кубып башланган яңалыклар. Аларны шулай дәррәү кубып башлыйлар да, бала яңа уенчык белән уйнап туйган кебек, ярты елдан оныталар. Ә бу бик кыйммәтле вакытны ала. Бала тәрбияләүдә һәм тирән белем бирүдә Сингапурча түгел, Татарстанча эшлик.
Миңнеруй ГАЙФУЛЛИНА-ХӘБИБУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|