поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.09.2012 Мәгариф

Татарстан мәктәпләре капиталь ремонттан ни дәрәҗәдә канәгать?

Быел республикада төзекләндерү программасына кертелгән мәктәпләрнең барысында да эшләр төгәлләнгәнме? Үзгәреш кичергән белем йортлары капиталь ремонттан ни дәрәҗәдә канәгать?

Иртәгә яңа уку елы башлана дигән көнне ТР Министрлар Кабинетында Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында үткәрелгән киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалы­гы министры Ирек Фәйзул­лин 165 мәктәпнең икесендә, ягъни Югары Ослан районы һәм Казанның бер мәктәбендә ремонт эшләренең дәвам итү­ен белдергән иде. Коррекцион уку йортларында ремонт сүлпән барган икән. “Бу эшләр уку процессына комачауламый. Әмма бурычларны вакытында үтәргә кирәк”,– диде министр ул чакта. Президент исә икенче елда мондый калышулар булмаска тиешлеген җиткерде. Уку елы тәмамланганчы, 2013 елда төзекләндереләчәк мәктәпләрнең исемлеген раслап, подрядчы оешмаларны билге­ләргә, төзелеш материалларын сатып алырга, эшчеләрне барларга кирәк.

 

Ремонт барышында кисә­тү­ләр булганмы? Төзелеш өлкәсендә күзәтчелек итүче дәүләт инспекциясе белән республика Прокуратурасы уз­дырган тикшерү нәтиҗә­лә­ренә караганда, тәрәзәләр алыштырганда җөйләргә кү­бекне тулысынча тутырмау, торбалар алыштырганда гиль­залар урнаштырмау, тү­бәләрнең тигез җәелмәве һәм башка кимчелекләр ачыкланган. Шулай ук куркынычсызлык кагыйдәләре тиешенчә үтәлмәгән. Әйтик, мәктәп ти­рәсе койма белән әйләндереп алынмаган, газ баллоннары кояшта яткан, ватык тәрә­зәләр, башка чүпләр территориядән вакытында чыгарылмаган. Шулай ук матери­ал­ларның сыйфатын раслый торган документлар булмау очраклары да теркәлгән. Әле­ге кимчелекләрне вакытында төзәтергә кушылган.

 

Бүген дә ремонт бара торган мәктәпләргә шалтыратып, аларның хәлләрен белешергә булдык.

 

– Мәктәбебезгә быел 50 ел тула. Җәен алты төрле эш башкарылды. 190 тәрәзә, ишек­ләр, электр чыбыклары алыштырылды, коммуникация челтәре булдырылды. Ремонтка 24 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде. Хәзерге вакытта спорт залында ремонт эшләре бара. Ул апрель аенда авария хәлендә булу сәбәпле ябылган иде. Бер як дивары сүтелеп, яңасы тө­зелә. Ремонт 10 октябрьгә кадәр төгәлләнергә тиеш. Төзекләндергәч, мәктәбебез ямьләнеп китте, – ди Казандагы 134 нче мәктәп директоры Александр Петров.

 

Югары Ослан районының Килди авылы мәктәбендә эшнең тоткарлануы спорт залы белән бәйле. География укытучысы Наталья Никифорова әйтүенчә, залның түбәсе тишек. Ремонтны бары тик ике кеше генә башкарган. “Алар эшне җиренә житкереп башкаралар. Моңарчы бәдрәф урамда иде, хәзер ул эчтә урнаштырылды. Мәктәпнең яртысында балалар бакчасы булдырылачак. Ремонт ок­тябрь башына бетәр дип көтәбез”, – ди 13 укучылы төп мәктәп укытучысы Наталья ханым.

 

Тәтеш районының Олы Тархан мәктәбе директоры Расыйх Шагаев та капиталь ремонттан канәгать. “Ремонт беткәнче иртәдән кичкә ка­дәр шунда булдык. Мәктәп чүп белән тулды. Укытучылар белән бергәләшеп шуны җыештырдык. Мәшәкатьле булса да, мәктәбебез яңарып китте. Әле шушы көннәрдә генә, тышкы ягын сайдинг белән тышланачак, дигән хәбәр килде. Район җитәкчелеге спорт залын ремонтларга, биш ка­бинетның идәнен алыштырырга сүз бирде. Министр­лык спорт җиһазлары, проекторлар, тегү машиналары кайтартты”, – ди Расыйх Инталович.


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 184 | 18.09.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»