|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.09.2012 Шоу-бизнес
Салаватка бардыңмы? (Фоторепортаж)Август аенда Филармония концерт залында Салаватның чираттагы концертлары булып узды. Элек, балачакта, Сабантуй алдыннан шулай була торган иде: күңел якты бәйрәмгә әзерләнә, йөрәк тасырдап-тасырдап ала, сәгатьләп-көнләп көтәсең; әүвәл бәйрәмнең үзен түгел, аның якынлашканын көтәсең, – быелгы Сабантуй алдыннан нинди яңа кием сатып алырлар, – аннары бәйрәм тизрәк килеп җитүен телисең, – шулчакта яңа киемнәрне киеп Сабантуйга бару мизгелләре күз алдына килеп, күңелне рәхәт кытыклап тора торган иде.
Хәзер балачактан инде күптән китеп барган күңел ике дистә ел буе Салават концертын көтә, чөнки ул күңелләрне дә, тамашачыны да ял иттерә белә, ичмаса!..Үсмер чактагы теге яңа кием кию шатлыгын, күңел тантанасын хәзер ни алыштыра ала соң?
«Салаватка бардыңмы?» – дип сорый, Бер танышы икенчесеннән. «Ник бармаска! – Салават ул һаман Йолдыз чүпли август күгеннән!
Шөкер, җырчылар күп хәзер һәм һаман үрчеп торалар. Кайсы буш вакытны «үтерергә» ярдәм итә, кайберләре исә тамашачыга чын күңел бәйрәме ясый.
Һәр заманның үз кумиры була, Салаватка бару – мәртәбә! Кайберәүләр кабат-кабат килә, Тыңласа да ничә мәртәбә!..
Мин исә Салаватка барган саен бу сөйкемле сөякле җырчының зур уңыш серен эзлим. Дөресрәге, табышмак чишеп утырам, тәнәфестә канәгать тамашачыны күзәтәм, сүз кушам, аларны игътибар белән тыңлыйм.
Август киче. Бигрәк төне караңгы... Хәер, нигә кирәк йолдыз күктәге, Үзе Йолдыз ласа күптәнге! Ике кызый шулай сөйләшә, Уналтыда инде үзләре!..
Салаватның үзенә, җырына гашыйк кыз балалар болар. Тамаша залында әби-апаларның да исәбе-саны юк. Салаватны бар да ярата.
Башкача ул була алмый да – Яратма син аны, йә ярат! Ни әйтсәң дә, хәтта әйтмәсәң дә – Ул Салават инде, Салават!..
Һәм ул ясаган күңел бәйрәме дә киләсе концерт-очрашуга чаклы сузыла, ике очрашу-күрешү арасында исә Салават җырлаган җырлар күңелләрдән көйләнелә башлый...
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
Зиннур ХӨСНИЯР |
Иң күп укылган
|