|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.09.2012 Сәясәт
Законнар кай җирдән чыга?Россия Думасы депутатлары “лаеклы” ялдан чыгып эшкә керештеләр. “Новые Известия” язуынча, яңа елга хәтле Думада 548 закон проекты каралырга тиеш. Шушы санны күргәч, укучыбызда депутатларны кызгану хисе туар: янәсе, эшләре бик тыгыз, юкка гына акча алып ятмыйлар икән халык вәкилләре. Әмма эшнең асылына төшеп нечкәли башласаң, кызгану хисе аптырау хисе белән алышыначак. Бер яктан думачыларны мактарга да була. Илдә берәр нәрсә “шылт” иттеме, шундук закон проекты әвәләп ташлыйлар. Мәсәлән, Крымскидагы табигать бәла-казасыннан соң волонтерлык хәрәкәте җәелә генә башлаган иде, Думада Закон проекты барлыкка килде. Мәгълүм булганча, волонтерлык – бушлай, ирекле рәвештә ярдәм итү.
Ә закон проекты “иреклеләр хәрәкәте”н бюрократлаштыруны күз алдында тота. Ягъни мәсәлән, волонтерлык оешмалары ирекле ярдәм чыгымнарын капларга тиеш. Әллә мин надан, әллә... Бушлай, ирекле ярдәм булган нинди чыгымнар турында сүз бара икән соң? Алай гына да түгел, волонтер үзе ярдәм күрсәтәчәк һәркем белән килешү төзергә тиеш, имеш. Ягъни мин сиңа шундый яхшылык эшлим, ә син миңа фәлән хәтле акча түлисең. Бу проект волонтерлыкның асылын ук юкка чыгара түгелме соң?
Гомумән алганда, кайбер депутатлар Дума эшчәнлегеннән үзләре дә канәгать түгел. Гафу итегез, “арт шәриф” белән уйланган кайбер закон проектларын тикшерү вакытны гына ала, ә җәмгыятькә файдасы юк, диләр. Җәмгыятькә файдасы булмаса, кемгәдер файдасы тиячәк инде аларның. Мәсәлән, узган сессия ахырында Думада бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары каралды. Ә хәзер алар икенче һәм өченче укылышта тикшереләчәк. Проект закон көчен алса, депутат Оксана Дмитриева әйтүенчә, нефть һәм газдан кергән табышларның иң күп өлеше Россиянең түгел, ә чит ил икътисадын үстерүгә хезмәт итәчәк. Аның каравы думачылар, аерым алганда, “Бердәм Россия” депутаты Евгений Федоров тәкъдим иткән проект буенча чит илләрдән акча яки грант алган массакүләм мәгълүмат чаралары “чит ил агентлары” дип игълан ителергә мөмкин. Кая бара бу дөнья диярсең. “Кая бара” дигәннән, көзге сессиядә мәгариф язмышы да хәл ителергә мөмкин. Тик кем файдасына? Думада мәгариф турындагы законның ике варианты бар. Берсе мәктәптән башлап югары уку йортын тәмамлаганчы бушлай белем бирү хакында булса, икенчесе шуның нәкъ киресен – түләүле укуны алга сөрә. Акча заманында яшәвебезне онытмасак, закон проектының икенчесе хупланыр кебек.
Коммунистлар инде ничәнче мәртәбә коррупциягә каршы көрәш турындагы закон проектын кертергә тырышачак. Депутат – коммунист Вадим Соловьев әйтүенчә, әлеге проект ришвәтчеләргә иң югары җәза бирүне һәм аларның милекләрен конфискацияләүне тәкъдим итә. Проектта шулай ук түрәләрнең керем һәм чыгымнар турында хисап тотарга тиешлеге дә язылган.
Интернетта шушы хәбәрне укыгач, куркып калдым. Мондый закон керсә, ил башсыз калмас микән? Җитәкчеләрсез ничекләр генә яшәрбез? Ярый әле Дума түрәләргә 70 яшькә хәтле эшләргә мөмкинлек бирү турында уйлана. Монысына шатланыргадырмы, кайгырыргадырмы? Бер уйлаганда, түрәләр армиясенә тәҗрибәле кадрлар кирәк. Ә коммунистлар мондый закон проекты “Бердәм Россия”, Президент һәм аның тарафдарлары өчен кулай диләр. Әлеге дә баягы Вадим Соловьев: “Югары һәм Конституция судлары рәисләренә үлгәнче шул урында эшләргә шартлар тудырдылар инде, хәзер генераль прокурорга, федераль сак хезмәте башлыгына һәм югары дәрәҗәдәге түрәләргә шундый мөмкинлек бирергә кирәк. Бит бүгенге президент шуларга таяна”, – дип төрттерә.
Артыгын язып мин дә төрттерә башламадым микән. Ходай “сакланганны гына саклармын” дигән бит. Әнә соңгы вакытта думачылар сүз иреген кысуга кагылышлы проектлар әзерли башладылар. Көзге сессиядә алар да каралырга тиеш. Хәзергә шуның белән шул.
Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ |
Иң күп укылган
|