поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 11 Май
  • Рөстәм Закиров - җырчы
  • Мансур Сафин - язучы
  • Фәния Хуҗиәхмәт - журналист, нәшир
  • Шамил Гаффаров - дәүләт эшлеклесе
  • Сәет Раинбәков - җырчы
  • Гүзәл Минакова - актриса
  • Эдуард Үтәгәнов - шоумен
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
11.09.2012 Мәгариф

Мәҗбүри эш, яки Юллама яшьләр тормышын яктыртырмы?

РФ Дәүләт Думасы вуз тәмамлаган егет-кызларны юллама белән эшкә җибәрү турында закон проекты әзерли. Депутатлар фикеренчә, әлеге үзгәреш илдәге белгечләр кытлыгын, яшьләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсен хәл итәргә ярдәм итәчәк. Бу хакта “Известия”газетасы хәбәр итә. Вуз җитәкчелеге, студентлар яңалыкны ничек кабул итәр икән соң?

– Бүген дәүләт студентларны укытуга миллиардлаган акча сарыф итә. Аларның күбесе вуздан соң үз белгечлекләре буенча эшләми. Шул рәвешле хөкүмәт кадрлар кытлыгын бетерә алмый, – ди шушы тәкъдимне җиткерүче депутат Сергей Иванов.

 

2012 елда Россия югары уку йортлары беренче курска 350 меңгә якын кешене кабул иткән. Быел дәүләтнең бер студентка түккән чыгымы 60 мең сумны тәшкил итә. Бу яшьләрнең биш ел укуы 105 миллиард сумга төшә дигән сүз. 2012 елда республика югары һөнәри белем бирү йортларын 46 мең 248 кеше тәмамлаган. Аларның күпмесе генә үз белгечлеге буенча урнаша алды икән? Яңа закон проекты буенча абитуриентка вуз белән килешү төзү тәкъдим ителәчәк. Шуның нигезендә югары уку йорты җибәргән эштә белгеч ике ел көч куярга тиеш. Ә инде ризасызлык белдерүче­ләргә уку бәясен түләргә туры киләчәк. Шулай ук штрафлар да билгеләнергә мөмкин.

 

– Бу проблеманы ун ел күтәрәбез инде. Элекке кебек юллама белән эшкә җибәрү кертелсә, авылны саклап кала алырбыз. Әгәр яшь белгеч 2-3 ел эшләсә, гадәттә, ул анда берегеп кала. Илдә ветеринар, зоотехник, технологлар җит­ми, – ди Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе проректоры Али Волков. Казан дәүләт аграр университет проректоры Булат Җиһаншин фикеренчә, дәүләт югары уку йортларына белгечләр әзерләү буенча заказ биргәч, аларны эш белән дә тәэмин итәргә тиеш. “Авыл хуҗалыгы вузы буларак, без бюджет бүлегендә белем алучыларның барысын да үз төбәкләренә юллыйбыз. Ә инде аларның кайтмавы – безнең гаеп түгел. Яшь белгечләрне эш бирүчеләр кызыксындырырга тиеш. Монда юлларның булу-булмавы да, хезмәт хакы да зур әһәмияткә ия. Ташламалар бирелсә дә, яшьләр һәрвакытта да файдалана алмый. Бүген авыл ху­җалыгы иң артта калган тармак дигән сүз белән килешмим. Киресенчә, алга киткән өлкә ул”, – ди Булат Госман улы. Чаллы дәүләт педагогика университеты проректоры Дамир Гильманов та мондый яңалыкны ике куллап кабул итәргә әзер. “Бүген башлангыч сыйныф укытучылары җитми. Биология, химия укыту­чыларының күбесе өлкән яшьтә. Аларның кайберләре икешәр эштә хезмәт куя. Математика, информатика факультетларын тәмамлау­чы­лар IT-паркка эшкә китте. Мәктәптә кемнәр укытыр ди­гән сорау борчый”, – ди Дамир Шамил улы.

 

Кадрлар җитмәү – бер, эш тәкъдим итүчеләрнең таләпләренә җавап бирмәү – икенче мәсьәлә. Бу уңайдан быел Мамадыш районында узган укытучыларның республика август киңәшмәсендә Казан вертолет заводы директоры Владимир Лигай студентларны әзерләү тәртибе турында тәфсилләп сөйләгән иде инде. Казан авиация институтын тә­мамлаган белгечләрнең белеме канәгатьләндермәгәч, за­вод уку йорты белән хезмәттәшлек итә башлаган. Башкала гимназияләренең берсендә һөнәргә әзерлек сыйныфы булдырылган. “Бел­гечләр проблемасын дәүләт, республика, предприятиеләр, мәга­риф учреждениеләре, әти-әниләр бергәләшеп кенә хәл итә алабыз”, – дип җиткерде ул чакта Владимир Лигай. Гуманитарийлар күп, техниклар җит­ми дип борчылуыбыз кими бугай. ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов белдерүенчә, соңгы өч елда физика, химия, биология фәннәреннән бердәм дәүләт имтиханнарын бирүчеләр 25 процентка арткан. Август киңәшмәсендә, техник түгәрәкләрдә шөгыль­ләнүче балаларны вузлар да, предприятиеләр дә белеп торырга тиеш, дип әйтел­де. Кыскасы, республикада кадрлар кытлыгын чишүнең төрле юллары эзләнә.

 

– Укып бетергән студентларны эзләп йөрмәс өчен юллама белән эшкә җибәрү системасы кертелсә, әйбәт булыр иде. Казанның вертолет, “Оргсинтез” заводлары кадр­лар мәсьәләсен хәл итәргә тырышса да, күп кенә завод-предприятиеләргә белгечләр җитми. Кемдер пенсия яшендә, – ди Казан дары заво­дының персоналлар, режим һәм куркынычсызлык буенча директор Владимир Вотяков.

 

Ә бүгенге һәм элеккеге студентлар нәрсә уйлый?

 

– Мин моңа каршы. Студент үз юлын үзе сайларга тиеш. Соңгы курсларда яшьләр кая эшкә барачагын планлаштыра башлый. Ә сине тоталар да кая булса да җибәрәләр. Бу бит – хокукны бозу. Сай­лау мөмкинлеге булырга тиеш,– ди Казан (Идел буе) федераль университет студенты Динә Нәбиуллина.

 

– Студентларны эшкә юллау кирәк. Элек юл чыгымнарын күтәрәләр, бераз акча бирәләр иде. Болар бүген дә булырга тиеш дип уйлыйм. Хәзер бит яшьләрдән стаж сорыйлар. Шул сәбәпле, алар эшкә урнаша алмый. Юллама булдыру – яшьләрнең юлындагы яктылык ул. Бераз вакыттан соң алар үзләре те­ләгән эшкә бара ала бит, – ди заманасында моның файдасын күргән укытучы Әминә Мөхәммәтҗанова.


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 179 | 11.09.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»