|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.08.2012 Җәмгыять
Кемгә ышанырга белмәссеңРоссия халкының күпчелеге галим, укытучы, хәрбиләргә һәм дин әһелләренә ышана. Ә сәясәтчеләр, дәүләт хезмәткәрләре, полиция һәм эшмәкәрләрнең фикерләренә шикләнеп карый. Бу хакта Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре хәбәр итә. Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге Россия халкына: “Кайсы һөнәр ияләренә ышанасыз?” – дигән сорау белән мөрәҗәгать иткән. Баксаң, халыкның ышанычын яулап алган иң хөрмәтле кешеләр галимнәр һәм укытучылар икән. Россия халкының 66 проценты аларга ышана. Икенче урында – хәрбиләр, аларга ышанучылар 57 процент. Табибларга – 54 процент, дин әһелләренә 50 процент халык ышана икән. Ә менә сәясәтчеләр, дәүләт хезмәткәрләре һәм эшмәкәрләрнең хәле мактанырлык түгел. Сәясәтчеләргә ил халкының 53 проценты ышанмый. Дәүләт хезмәткәрләре һәм полициягә ышанмаучылар 52 процентны тәшкил итә. Эшмәкәрләр Россиядә яшәүчеләрнең нәкъ яртысының гына ышанычын яулаган. Һөнәрләр исемлегендә журналистлар да бар. Әлеге һөнәрне башкаручыларга халыкның 37 проценты ышана, ә 32 проценты – юк. Россия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү институты әлеге сораштыруны быелның июнь аенда үткәргән. Анда Россиянең 46 төбәгенең 138 шәһәр һәм авылларында яшәүче 1 мең 600 кеше катнашкан. Быелгы нәтиҗәләрне башка еллардагылары белән чагыштыру да кызыклы мәгълүматлар ачып салган. Россия халкы ышаныч белдергән һөнәр ияләренең дә абруе елдан-ел төшә бара икән. Мәсәлән, дин әһелләренә ышанучылар ике ел эчендә 65 проценттан 50 процентка калган. Галимнәргә элек 71 процент халык ышана торган булган, хәзер 66 гына. Укытучыларга ышанучылар ике ел элек 68 процентны, хәрбиләргә ышанучылар 62 процентны тәшкил иткән.
|
Иң күп укылган
|