поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.11.2008 Матбугат

ТЫҢЛАП ТОРА ҺӘР ЙОРТ, КУАНЫП

Татарстан радиосының юбилее уңаеннан радио хезмәткәрләре "Казан сөйли" дигән бик матур һәм эчтәлекле китап чыгарды. Китапны карап чыкканнан соң күңелгә ирексездән: "Карале, радиобыз үзе бер тарих икән бит!"- дигән уй килә. Китапта үзе кайчандыр шушы радиода эшләгән шагыйребез Лена Шагыйрҗанның "Сөйлә, Казан!" дигән шигыре дә бар:

 

Казан сөйли!

Шәһәр-авыл аны

Көтеп ала иртүк уянып.

Һәрбер урам көтә, һәр тыкрык,

Тыңлап тора һәр йорт куанып.

 

Балачагым искә төшеп китте. Радио һәр йортта да юк иде әле, күрше-күлән җыелышып тыңлый иде. Әти-әни иртәнге яңалыкларны тыңламыйча эшкә чыгып китмиләр иде. Ә инде ял көннәрендә концертлар, әдәби-драматик тапшырулар барганда өйдә ниндидер тантаналы тынлык урнаша, бәйрәмчә, тынлык иде ул.

 

Без инде бөтен дикторларның, радио аша чыгыш ясаган язучыларның, артистларның исем-фамилияләрен балачактан ук ятлап үскән буын. Диктор Камал Саттарованың тавышын әле бүген дә ишеткәндәй булам.

 

Бер дәрестә радио уйлап табучы Александр Попов турында сөйләгәндә укытучы туган авылым – Арча районы, Субаш-Атыда радионың беренче мәртәбә аваз салуын исенә төшереп мондый мәзәк хәл сөйләде. "Кара тәлинкә" дигән беренче авазлар яңгырауга, авыл халкы пошаманга төшкән: җүнлегә түгел бу, бу кара нәрсәнең эченә җен оялаган... кебек имеш-мимешләр киткән. Шуннан соң ике-өч кешене: "Үзең күреп-белеп кайт!" – дип радиога җибәргәннәр. Менә берзаман "кара тәлинкә"дән авылдашыбызның тавышы килә башлаган: "Әй, Бүре Гайние, Таз Сәләхи, Чутыр Мәмдүдә, сез мине ишетәсезме? Мин бу – Кәттә Зариф..." Укытучы сөйләвенчә, шушы хәлдән соң Субаш-Атыда "радио революциясе" башланган да инде. "Радио революциясе" дигәннән, тарихи мәгълүматларга караганда, Россиядә иң беренче тавыш көчәйткеч 1921 елның 1 маенда Казанның хәзерге Ирек мәйданына куелган булган. Берничә көннән бу хәбәр "Известия" газетасы аша бөтен илгә таралган: "Казан шәһәрендә инженер Чистовский уйлап чыгарган телефон көчәйткече күрсәтелде. Телдән газета рупор аша укылды. Әлеге ачыш меңләгән кешедә сок-лану тудырды".

 

Бер уйлаганда, Татарстан радиосы тууын әнә шул 1921 ел белән дә бәйләп булыр иде, әмма радио чын-чынлап телгә килгәнче шактый вакыт уза әле. Әгәр дә бу эшкә революционер, хәрби язучы Шамил Усманов алынмаса, "Тыңлагыз, Казан сөйли..." дигән сүзләрне ишетү өчен бәлки тагын да озаграк көтәргә туры килер иде. Ул төрле бюрократик киртәләрне җимерә-үтә торгач, Бөек Октябрьнең 10 еллыгына Казан радиосын эшләтә башлауга ирешә.

 

Бүген әлеге радио, инде икенче исем астында Шамил Усманов урамындагы бинада эшли. Җәмгыятьтә зур үзгәрешләр башлангач, Россиянең төрле төбәкләрендә эшләп килүче телевидение һәм радио оешмаларын бер "холдинг компаниясе"нә туплый башладылар. "Татарстан" телерадиокомпаниясе дә БДТРК филиалына әйләнә. Яңа каналда радио хезмәте җитәкчесе итеп Тәүфыйк Камәретдин улы Сәгыйтов билгеләнде. Ул "Татарстан" телерадиокомпаниясе җитәкчесе урынбасары иде һәм миңа да телевидениедә аның кул астында эшләргә туры килде. Бер карашка бик гади тоелса да, шактый кискен карарлар кабул итәргә ярата иде ул һәм без аннан шактый шүрли идек. Шушы кырыслыгы, сүзен кистереп әйткәндә кайчак авырттырып та куюы аңа радио өчен иң кыен вакытларда дөрес юл сайларга ярдәм иткәндер дә дип уйлыйм. Радио Россия канаты астына керә башлагач, хезмәткәрләр арасында шау-шу купты. "Мәскәү татар радиосын бетерә, хезмәткәрләрне урамга куып чыгарачаклар..." – дигән сүзләр китте. Әйе, үзгәрешләр булды радиода, тик Тәүфыйк әфәнде әйтмешли, "бәхетсезлек бәхет китерде". Мәскәүдән кирәк кадәр штат алынды, тапшырулар вакыты артты. Хезмәткәрләр саны кимеде үзе. Элек 100 тирәсе кеше эшләсә, хәзер – 40. Җитәкче фикеренчә, артык кеше – артык йөк ул. Хәзер мөхәррирләр, хәбәрчеләр берничә программа алып бара, эше дә бар, ашы да. Т.Сәгыйтовтан: "Хәзер массакүләм мәгълүмат чаралары, радио-телеканаллар бик күп. Көндәшлек зур булганда эшләве, базарда үз урыныңны табуы кыен түгелме?"– дип сорадым. Мин иң беренче чиратта "Татарстан – Яңа Гасыр"ны күз алдында тоткан идем. Әңгәмәдәшем радиоларның күп булуына шатланды гына. "Кымтырыклап торсалар артык тынычланып, мүкләнеп калмас өчен әйбәт ул", – диде.

 

Икенчедән, Т.Сәгыйтов телерадиоканалларның үрчүенә татар халкы, Татарстан күзлегеннән чыгып бәя бирә. "Татарстан – Яңа Гасыр" өчен Президентыбызга рәхмәт",– ди. Ә "Татарстан" телерадиокомпаниясенең Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радио тапшырулар компаниясе филиалы итеп үзгәртелүенә килгәндә, бу процесс шактый каршылыклы булган. Мәскәүнең таләбе бик кырыс: тапшыруларны кыскартырга, эфир чыгымнарын республика капласын! "БТРК генераль директоры Олег Добродеев Казанга килеп, Президент янына үз фикерләре белән кереп киткән иде, чыкканда Президент фикерләре белән чыкты", – дип елмая Тәү­фыйк әфәнде.

 

Шулай итеп, Татарстан радиосы бөтен илендә үз йөзен саклап кала алган бердәнбер радиога әйләнә. Монда коллектив та кызыклы, үзенә күрә тату бер гаилә кебек: әби-баба да, әти-әни дә, балалар да бар. Т.Сәгыйтов бөтен гомерен татар радиосына багышлаган булса, мәшһүр җырчыбыз Рафаэль Ильясовның "Радио яше" дә 44 кә тулып килә икән. Аңлавымча, җитәкчелек 80 яшьлек радионың классик традицияләрен дәвам итәр өчен монда төрле буын вәкилләрен махсус чакырган. Т.Сәгыйтов та буыннар чылбыры өзелергә тиеш түгел, дип саный. Ә бу чылбырның нидән гыйбарәт икәнен күзаллау өчен радиода төрле чорда Гомәр Бәширов, Кави Нәҗми, Хәсән Туфан, Мирсәй Әмир, Әмирхан Еники, Абдулла Алиш, Гариф Гобәй кебек кырыкка якын танылган әдип­ләребез эшләвен әйтеп китү дә җитә. Бүгенге көнгә якынлашсак, Рөстәм Фәйзуллин (Акъегет), Рәзин Нуруллин, Рәкыйп Гаффар, Нәсим Акмал, Дания Гайнетдинова кебек журналистларны, диктор Тәлгать Хаматшинны белмәгән татар юктыр ул. Әлеге чылбырның соңгы буыннарын Гөлназ Гыйлемҗанова, Альбина Ибәтова, Алия Мотыйгуллина, Гөлназ Садыйкова, Екатерина Пермякова, Айгөл Әмирова, Гөлнара Мөхәммәтшина, Айгөл Хөсниева, Ландыш Хөсәенова, Марсель Насыйбуллин, Райнур Шакиров кебек яшь журналистлар тәшкил итә һәм, аңлавымча, алар радио традицияләрен күңелләренә бик якын кабул итеп гаиләнең "сөекле балалары"на әйләнгән.

 

Шунысын да әйтик әле, радиога 80 яшь узган ел тулган иде. "Бәйрәм тантанасын бер елга кичектерү әйбәт тә булды әле ул, – ди Т.Сәгыйтов. – Шушы бер ел эчендә без тәмам ныгып аякка бастык һәм бәйрәмне шатлык, тагын да зур өметләр белән каршылыйбыз". Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясенең филиалы булган "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Айрат Сибгатуллин да бүген Татарстан радиосы үсешнең яңа чорына керде дип саный.

 

Үссен әле, бөтен дөньяга татар авазын салуын дәвам итсен әле чын мәгънәсендә татар радиосы.

 


Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 231 | 04.11.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»