30.07.2012 Авыл
Комбайнчы Гөлия
Әтнә районы Дусым авылына баргач, бер кыз белән очраштык. Карап торышка ул яшьтәшләреннән берни белән дә аерылмый. Озын кара чәч, мөлаем йөз. Аны "Мега" комбайны штурвалы артында күргәч, машинабызны туктатып, сөйләшеп алдык. Эшкә батыр булса да, күп сөйләргә яратмый торган кыз булып чыкты.
– Комбайнда дүртенче сезонны эшлим инде, – дип сүзен башлады ул. – Алдагы ике елда әтигә булышып, чистартышып кына йөргән идем. Җитәкчелек безгә яңа комбайн биргәч, әти миңа руль бирә башлады. Минем өчен техникада эшләү авыр түгел. Кызыксынып, яратып эшлим. Шуңа күрә 18 яшь тулу белән машина йөртергә таныклык алыр өчен укырга кердем.
Әтисе Рәдис кызының сәләтен белгәнгә, мәктәптә укыган вакытында ук аны үзе белән эшкә алып чыгарга уйлый. Кыз карышмый, эшләп карарга була. "Иртән чыгып китәсең, кичен генә кайтып керәсең. Авыр вакытлар була. Бер ияләшкәч, бернәрсәсе юк", – ди кыз эше турында сөйләгәндә. Егәрле комбайн булгач, быел аларга эшне иртәрәк башлап, соңрак төгәлләргә дә туры килә икән. "Яңа комбайн булгач зур ватылулар да юк. Вак-төяген үзең дә ремонтлап куеп була инде", – ди аграр университетның урман хуҗалыгы факультетында белем алучы Гөлия Әхмәдуллина.
– Хәзер күп хатын-кыз рульдә бит. Кызымның комбайнга утырганына аптырыйсы юк, – дип сүзгә кушыла Рәдис. – Мин 17 ел комбайнда эшлим. Моңа кадәр дә чит кеше белән эшләгән булмады. Баштагы мәлдә энекәшләр янымда булды. Аннан каенишне үзем белән эшләттем. Хәзер менә кызым белән дүрт ел эшлибез.
Дусым халкы да Гөлиянең комбайнда эшләвенә аптырамый. Инде аның көчле техниканы иярләвен гадәти хәл итеп карыйлар.
– Рәдис комбайнда да эшли. Хуҗалык җитәкчесен дә йөртә. Янгын машинасы да аның карамагында. Нинди генә эшкә алынса да, булдырып башкара торган егет, – ди озак еллар авыл хуҗалыгында колхоз рәисе булып эшләгән, бүген "Татнефтепродукт"ның генераль директорының авыл хуҗалыгы буенча киңәшчесе Наил Сабиров бу гаилә турында. – Кызы да үзе кебек. Инде ничә ел комбайнда эшли. Әтисен алмаштыра алырлык тәҗрибә туплады ул. Бик тәртипле гаилә. Гөлия аграр уку йортында да укый бит әле. Киләчәген авыл хуҗалыгына багышлар дигән өметем бар.
Кыз балаларның комбайн артына утыруы республикада сирәк күренеш анысы. Авыр хезмәт башкарган гүзәл затлар аз булуга карамастан, белгечләр аңлатканча, аларга егетләр кебек хезмәт хакы түләнә икән. Өстенлекләр каралмаган.
– Республикада механизатор кызлар бармак белән санарлык кына. Кайбер вакыт ир-егетләр дә бу эшне авырсынып торганда, безнең кызларның курыкмыйча авыр эшкә алынулары зур соклану тудыра. Түбән Кама районында да инде менә ничә ел эшләүче бер кызыбыз бар, – ди Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кадрлар бүлеге җитәкчесе Алмаз Кашапов бу уңайдан.