|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.07.2012 Ир белән хатын
Нишлисез сез, кызлар?Гаиләбез белән Идел ярында ял итәбез. Ирем белән газета-журнал укыйбыз, Мәрьям комда уйный торган тәтиләре белән мәш килә. Кояш, рәхәт, күңелдә дә, Идел ярында да күбәләкләр оча. Кеше аз йөри торган аулаграк җирне махсус сайладык шул... Әмма кеше аягы басмаган утрау булмаган кебек, безнең аулак урыныбызга да башка «Робинзон»нар килеп, ашка кара таракан булып төште. Шул көнне мин, ирексездән, Мөхәммәт Мәһдиевнең «ата кара тараканының кан әйләнеше»н искә төшердем... Яныбызга утыз яшьләр тирәсендәге ике хатынкай якынлашты. Башта шактый гына ара калдырып, ярның биегрәк турысына урнаштылар болар. Үзләре белән өч яшьләр тирәсендәге кыз балалары да бар. Озакламый, хатыннарның берсе, әлеге кечкенә кызны җитәкләп, Мәрьям уйнаган җиргә килде. «Исемең ничек, дип сора, – диде хатын, кечкенә кызны сөйләштерергә тырышып, – минеке Мәликә була, диген». Мәрьямне бәхет басты – уйнарга иптәш килде бит монда. Тиз генә үзенең көрәк-чиләкләрен Мәликә белән бүлешергә кереште. Без дә ирем белән боларны күзәтеп ятабыз. Әмма баланың әнисеме, апасымы булырга тиешле хатынкайның күзе генә Мәрьямдә түгел, комсызлана-комсызлана Мәрьямнең әтисен күзәтә. Мин башта үз-үземә, кит инде, шулай тоела гынадыр, дигән идем. Миңа гына тоелмаган икән, ирем дә, нормаль караш түгел бу, дип, аркасы белән борылып утырды. Ун-унбиш минут та вакыт узмады, хатынкайлар, җәймәләрен күтәреп, безгә терәлеп үк диярлек килеп ятты. Мәрьямне сок белән сыйларга ярыймы, Мәрьямгә кәнфит ярыймы, дия-дия тинтерәтә башлады бит болар! Мәрьям әтисе белән суга китүгә, Мәликә белән танышырга килгәне дә ашыга-кабалана Иделгә кереп китте. Ул суга керә, без – чыгабыз. Без чыгабыз, ул да безнең арттан – корыга. Мин, йөзә белмәгәч, суга артык тирәнгә кермим, әмма иремә шаярткан булам: «Берәр нәрсә булса, каты итеп кычкыр, булышырмын», – дим. Инде сок кирәкми, кәнфит тә кирәкми, безгә үз компаниябез дә бик күңелле дигәнне тегеләй дә, болай да аңлатып карыйбыз, ә юк, хатынкайның күзе-башы тонган. Инде ары килеп, бераздан иремнең күзенә карый-карый күкрәкчәсен салып аткач, безнең бала да шок хәлендә калды. «Әнием, бу апа нишли», – диде ул, аптырап. Безгә, торып, кайтып китүдән башка чара калмады. Үземнән кала башка берәүнең дә күзе төшмәс әле, дип йөргән бул син иреңне... Шуның кадәр очсызланган хатын-кызга, инде тулаем ир-атлардан гына торган компания булса да, борылып карар идеме икән? Борылып карар өчен дә иң элгәре аз булса да табигый матурлык кирәктер бит инде ул. Үз мөмкинлекләреңне чамалау да бераз лаземдер ләбаса...
Гөлнара ҖӘЛИЛОВА |
Иң күп укылган
|