поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.07.2012 Дин

Мөхәммәдзакир Чистави — халкыбызның олуг рухи остазларыннан…

Шушы көннәрдә Чистай шәһәрендә мәшһүр дин әһелен Мөхәммәдзакир хәзрәт Камаловны (1804(18) — 1893) искә алдылар, аның каберен тәртипкә китерделәр. Ишан хәзрәтне күп яктан үрнәк итеп телгә алдылар, чөнки ул һәм дини һәм дөньяви яктан уңышка ирешкән, ике якны тигез алып барган. Дин әһеле буларак 47 ел Чистай мулласы булып торган, ә 2нче гильдия купец буларак ике мәчетне һәм мәдрәсәнең дүрт бинасын салдырган, йөзләгән шәкертләрне укыткан. Бүгенге көннәр өчен дә тагын бер актуаль үрнәге бар: беренче хатыны белән дүрт бала үстергәч, 51 яшендә (башка мәгълүмат буенча 65 яшендә) икенче хатынга өйләнә һәм шул никахтан янә 14 баласы туа.

Бүген без халкыбызның олуг рухи остазларыннан булган Мөхәммәдзакир Габделваһһап улы Камалов хәзрәтләрен искә алабыз.

Ул олуг хәзрәт 1804 туып 1893 елда вафат иткән, ягъни 90 яшь диярлек яшәгән. Башка чыганакларда исә 76 яшьтә үлде, ягъни 1818 елда туган диелә. Шул озын гомернең ярты гасырга якын өлешен ул Чистай мөселманнарына рухи хезмәт күрсәтүгә багышлады. Ул 1846 елның 17 сентябреннән башлап Чистай шәһәрендә имам-хатыйб итеп куела. Халкыбызның мәгарифе тарихында да аның исеме уелып калган: ул оештырган «Камалия» мәдрәсәсе Чистайның данын еракларга тараткан, чөнки биредә күп урыннардан килеп шәкертләр гыйлем эстәгәннәр.

Мөхәммәдзакир хәзрәт хәзерге вакыттагы белән әйтсәк Татарстан республикасының Балтач районының Сасна авылында туган. Башта Саснада аннары Мәчкәрә мәдрәсәсендә укый.

Ш. Мәрҗани «Мөстәфәдәл әхбәр»дә аның турында болай яза: «Мелла Закир бин Габделваһһаб бине Габделкәрим әл Саснавый Малмыж өязенең Сасна авылында сәүдәгәр гаиләсендә туа. Мәчкәрәдә мулла Яхъя улы Габдуллада һәм Сасна авылында мулла Таҗетдин Габдерәшид улы Иштерәкиләрдән белем алып Чистай шәһәрендә имам булды».

Равил Әмирхан Мөхәммәдзакир турында «Баш бирмәс ишан» дигән язма калдырган.

Анда ул шулай тасвирлана: «Көч-куәт ташып торган пәһлеван гәүдәле, яшь чагында, агай-энеләре кебек үк, оста көрәшче дип тирә-якта дан тоткан Закир дөньяви эшләрдән дә читтә тормый, сәүдә эше белән шөгыльләнә, икенче гильдия күпец булып китә, байтак мал-мөлкәт туплый». Ул үз хисабына мәдрәсә төзи, анда рәсми мәгълүматлар буенча, мәсәлән, 1874 елда 45 ир бала, ә 1883 елда алтмышы укыган. Шәкертләр арасында Фатыйх Кәрими, Галиәсгар Гафуров-Чыгтай, Гаяз Исхакый исемнәрен әйтеп була.

1882 елда ишан үз акчасына тагын бер мәчет салдыра.

1893 елның 28 маенда ишан хәзрәтләре вафат була.

1895 елда Казанда «Мәрсияи дәмелла Мөхәммәдзакир хәзрәт әл-Чистави» дигән 15 битлек хезмәт басыла, анда мәрхүм ишанның изгелеге телгә алына, гамәлләре хуплана.

Шул ук вакытта без онытмаска тиешбез Мөхәммәдзакир хәзрәт олуг рухи остазыбыз да булган, ягъни мөршид дәрәҗәсенә ирешкән.

Ризаэтдин Фәхретдин мәгълүматларына караганда ул зикерне Мәхмүд әл-Алмалыдан өйрәнә. Мәхмүд әфәнде 1860 елда Казанга килә, шул вакытта Чистай шәһәренә барганда, Мөхәммәдзакир аңа мөрид булды.

Мәхмүд әл-Алмалы 1877 елда 23 январьда Әстерхан шәһәрендә вафат була.

Динебез тарихы өчен менә шушы ике шәхес арасында хатлар алышу феномены туа. Мәхмүд әфәнде Мөхәммәдзакир хәзрәткә хатлар яза һәм алар тәсаувыф өчен бик мөһим роль уйныйлар. Аларны Мөхәммәдзакир тәртипкә китереп китап хәленә җиткерә. Ул китап «Табсыратул-муршидин» дигән исем белән мәшһүр. Ул китапта Нәкышбандия-халидия тарикатенең кагыйдәләре һәм ысуллары бәян ителә. Анда бөтен мөһим мәсьәләләр тикшерелгән. Ул китап Дагыстанда бик популяр, Суриядә һәм Дагыстанда ул гарәп телендә күп тапкыр басылды. Ә ун ел элек 2002 елда ул җыентык татар теләнә тәрҗемә ителде һәм «Иман» нәшриятендә дөнья күрде.

Мөхәммәдзакир хәзрәтнең дәрәҗәсе татарларда гына түгел бөтен Нәкышбандия-Халидия бөрәдәрлегендә кыйммәтен югалтмый. Мәсәлән, шәех Шөгаеб әл-Бәкини үзенең «Нәкышбәндия остазларының дәрәҗәләре» исемле китабында болай яза: «Безнең тирә-юнебездән һәм Казан шәһәре ягыннан һәрбер мәшһүр Халидия хәлифәләре аңа иярәләр, хәтта бөек галимнәр аңа буйсыналар иде, чөнки ул барлык гакли һәм накли гыйлемнәренең галиме булды».

Тагын бер цитатаны китерим, ул Салих Бәкри сүзләре: «Мин шәех Мәхмүд әфәнденең үз куллары белән шәех Мөхәммәдзакирга хат язуын күрдем. Шул вакытта ул аның турында: «Дәрәҗәләре белән безне уздырды», диде. Ә бит шәех Мәхмүд «шәехез-заман» дигән дәрәҗәдә иде. Шуннан да без Мөхәммәдзакир хәзрәтнең хакыйкый рухи дәрәҗәсен чамалый алабыздыр.

Мөхәммәдзакир хәзрәт остазыннан гына түгел үз мөридләреннән дә уңды. Кайбер мәгълүматларга караганда, аның белән рухи яктан бәйләнешне Галимҗан хәзрәт Баруди тоткан булган.

Тагын мәшһүр мөридләреннән дагыстанлы Сәйфулла-кади Башларовны атап була.

Гомумән, Дагыстанда чыгучы дини әдәбиятта Мөхәммәдзакир хәзрәтнең дәрәҗәсе югары бәяләнә. Аны төрле эпитетлар кулланып искә алалар, мәсәлән, «бәрәкәт өркүче асылташ» һ.б.

Шәех Хәсән-әфәнде әл-Кахый «Сираҗ әс-Саадат фи Сират әс-садат» китабында Сәйфулла-кадиның Мөхәммәдзакир хәзрәткә мөрид булуын тасвир итеп, Сәйфулланың сүзләрен китерә: «Мин шәех Мөхәммәдзакирны бик тә күрәсем килде. Әмма мин чирләдем һәм дүрт ай авырып яттым. Савыккач мин яз көннәрендә Аллаһыны белүче шәех Мөхәммәдзакир Чистави янына юнәлдем.

Мин аңа килеп аны чиксез бәрәкәт океаны дип күрдем, аңардан бәхет-сәгадәт таралып торды, аның маңгай шәрифе нур чәчә иде. Ул Аллаһыны тануга ирешүче, динне һич кимчелексез мөкәммәл тота иде. Мин аның дөньяви сүзләр әйткәнен бер дә ишетмәдем. Ул гел мөрәкәбәдә булды һәм ул минем килүемә бик шатланды. Аңарда ул вакытта мең ярымнан артык мөриде бар иде. Ә мине ул почётлы урынга утыртты. Әгәр мәҗлестә без бергә була калсак, ул мине чакырып ала иде һәм янына утырта иде. Ул гаҗәпләнерлек абруйга һәм дәрәҗәгә ия иде. Мин анда мәгълүм вакытка калдым, ул мине 40 көнне ялгыз калып үткәрергә боерды, зикернең солтанын кылып үзләштерү өчен. Аннары ул мине тәлкыйн кылуга өйрәтте.

Аннан әниемнән хат иреште, ул мине үз янына чакырды. Шәех рөхсәте белән мин әнием янына кайтырга карар кылдым. Мөршидем янына килдем һәм әйттем: «Мин синең янга кире кайтачакмын». Шәех елмайды һәм әйтте: «Ул чакта син мине күрә алмассың инде».

Мөршиденнән аерылгач Сәйфулла-кади нык борчыла һәм кайгыра. Тиздән Мөхәммәдзакир шушы фани дөньяны калдыра».

Димәк, халкыбыз XIX гасырда инде бөтендөнья күләмендә танылган рухи остазларны әзерләрлек дәрәҗәсенә үскән, камилләшкән була. Һәм шундый камил затлардан һичшиксез без Мөхәммәдзакир Чиставины атый алабыз. Ниһаять, без, мөселман җәмәгатьчелеге буларак, аңа да лаеклы игътибар бирә башладык. Бу бик көтелмәгән гамәлдер.

 


Вәлиулла хәзрәт ЯКУПОВ
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»