поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.10.2008 Җәмгыять

МИН НИЧЕК ТАКСИСТ БУЛДЫМ

Кинога бардык. Тәэсирләнеп, кайтуга таба чыксак, “Кольцо” янында ярты ел күрешмәгән танышым басып тора. Эшкә баш-аягы белән баткан бу кешене төн уртасында Казан үзәгендә күрү сәер тоелды. Җитмәсә, яше дә унсигезне күптән сызгырып узып киткән. Аптыравымны сизепме, танышым мине күрмәмешкә салышып, башын икенче якка борды. Кызыксынуыма аякларым да буйсынды. Тиздән моның янына ук барып: “Әллә танымыйсыз да инде?” – дип елмайдым.

– Акча җитми, – дип башлады ул сүзен. – Кичке уннан соң автобус йөрми, ә кешенең өенә кайтасы килә. “Штаттан тыш” таксида эшләп, телефон, интернет чыгымнарын каплыйм.

 

– Кесәгә “вәжней” керәдер. “Кольцо”га хәерчеләр йөрми, – дидем башымны юләргә салып.

 

– Балык тоткан кебек: я чиртә, я юк, – диде танышым, авыр сулап.

 

 Моның ише “штаттан тыш” такси йөртүчеләр Казан тулы. Берсе “тәмәке белән бензинга гына җитә”, – дип зарланса, кайберсе башка җирдә эшләмичә, шул керемгә генә көн күрә. Алар үзләрен “бомбардир” дип атый. Казан юллары читендә кул күтәреп торучы кешене кирәкле урынга илтеп куюны “бомбить итү” диләр. Хаклары кая баруыңа һәм ничек сөйләшә белүеңә карап билгеләнә – 30-300 сум. Конкуренцияне “мотор” тотучы, ягъни “бомба” чамалыйдыр. Юл кырыенда кулыңны артык җәеп сөйләшсәң, шундук яныңа 3-4 машина килеп туктый. Иртән шыплап тулган автобустан гайрәте чигүчеләр дә, кичен “тамызырга” яратучылар да машина тота. Такси чакырту мәшәкатьле, кыйммәтрәк һәм озак. Мәсәлән, “такси-...” шәһәр эчендә 1-13 чакрым йөрткән өчен – 100, 20 чакрымга кадәр 130 сум ала. Алдагы һәр чакрымның бәясе – 5 сум. Таксиның төп “плюсы” – ышанычлы.

 

Таксист – иң куркыныч һөнәрләрнең берсе. Әле күптән түгел таксида эшләүче, чыбык очы туганымны кыйнап, багажнигына “бөкләп” салганнар, аннары машинасын чистартып, тайганнар. Бандитларны милиция эт белән дә эзләп таба алмады. Хәзер такси сүзен ишетү белән тегенең йөзе агара.

 

ЭЛИТАЛЫ КОНДУКТОР

 

Җәмил исемле танышым көндез заводта эшли, кичен Казан урамнарын “бомбага тота”. Аның “бомбардир” буларак рекорды – 8 сәгать эчендә эшләнгән 2,5 мең сум. Иң табышлы көн шимбә, икенче урында җомга белән якшәмбе икән. Җәмилнең машинасы хәтәрнең хәтәре – “Жигули”ның беренче моделе, ягъни алама тузан суырткыч тавышы чыгаручы “копейка”. 24 яшьлек бу егет тәүлегенә 4-5 сәгать йоклап булса да, хыялындагы чит ил машинасын алырга акча җыя. “Копейка”га хөрмәт юк, кысу ягын карыйлар, дип зарланса да, машинасына “матурым” дип кенә эндәшә. Әкәмәт!

 

Чыннан да... Кем генә утыра икән аның кызыл “берле”сенә? Бу сорау күңелнең бер почмагына кереп кунаклады. Ә бер җомгада Җәмил үзе шалтыратып:

 

– Әйдә эшкә! Мин шофер булырмын, син кондуктор. Күрерсең нинди нәчәлникләрнең “Копейка”да җилдергәнен, – дип масайды.

 

Кондуктор һөнәре күптән ымсындыра иде. Ә монда билет өләшүче түгел, элиталы кондуктор, акча санаучы булу турында сүз бара. Ике куллап ризалаштым. Җомга көн “прикол”ларын түкми-чәчми җиткерәм.

 

МӘХӘББӘТ ЧЫПЧЫКЛАРЫ

 

22.30. Җәмил подъездың төбендә көтеп торам, дип смс язды. Нибары 15 минутка соңга калып чыктым. Хезмәттәшемнең яраткан “ноктасы” Киров районында икән, шунда киттек. Әһә, беренче клиент... Безнеке! Бәяне баштан ук сөйләшәсе икән. 100 сум өчен “Парк Хаус”ка киттек. Юлдашыбыз ләм-мим, авызыннан ике җөмлә дә алып булмады. Аннары, Җәмилнең машина йөртүе шүрләтте. Борылышны ялгыш үтеп киткәч, “ручнигын” күтәреп, “Копейка”ны урында 180 градуска борды ул. Клиентыбыз да шунда телен йотмады микән...

 

23.10. Восстание урамында сары чәчле кыз белән тешсез мужикны утырттык. Җәмил боларның кайда эшләвен, күпме алуын төпченергә тотынды. Ир үзенең бригадир булуы белән мактанды. Янындагы кызыйны яңа гына Восстаниедә “снимать” итүен дә яшермәде. Соңыннан бу мужик миңа: “Мә, кондуктор!” – дип 50лек сузды. “Үзең, тешсез, кондуктор, мин бухгалтер”, – дидем, алай мөрәҗәгать итүен ошатмыйча. Мәхәббәт чыпчыклары җавапсыз-нисез төшеп калды.

 

23.33. Җәмил клиент белән дорфа сөйләшүем өчен шелтәләде. Әллә нинди адәм актыклары бар, үзеңә урап манырлар дигәч, куркуымнан утыргычка сеңдем. Шуннан соң 15 минут “бомба” эзләдек. Таптык кына дигәндә, безне узып, “унлы” туктады. Бу юлы Җәмилнең җен ачуы чыкты, әче итеп туйганчы бер сүгенде. Ике минут элек: “Ул “унлы”ның “бомбила” икәне чыраена язылган, юл кырыена “сыланып” бара”, – дип белмичә әйтмәгән икән. Хәерче “берле”гә утырмаячакларын белдереп, борын җыеручылар әз түгел. Тагын өч клиенттан колак кактык.

 

АҢГЫРА КЕРПЕ

 

00.10. Әмирхан урамы. Юлыбызда очраган егет 100 сумга шәһәр читенә илтеп куюны сорады. Җәмилнең азсынуын ишеткәч, уктан аткандай: “Тупоежка, дурак... Нинди ерак булсын”, – дип тезеп китмәсенме?! Күзләрне чекрәйтеп, “тәмлүшкә” көткән сабый төсле моның авызына карадык. Әңгәмәдәшкә чамалап сөйләшергә тәкъдим иткәч, тынды. Җәмил бик мәрхәмәтле кеше икән, бигрәк тә үзен аңгыра керпе (“тупоежка”ны үзебезчә шулай тәрҗемә иттек – Л.З.) белән чагыштыручыга карата. Теге егет машинага утыргач, тәрәзәләр парланды, ә тиздән колак та тонды. Ике көнлек мәхәббәт, сыер савучылар психологиясе, Шәймиевнең кыңгыр эшләре, Кайбыч колхозының киләчәге һәм тагын әллә нинди проблемалар хәл итәргә өлгерде Рамил. Шул арада без аның иң якын дусларына “әйләндек”. Кичне өчәү үткәрергә кыставына күнмәгәч, бераз бүселде кәнишне. Тик озакка түгел. Аннары ул кесәсеннән “ярты” чыгарып, күтәреп кенә эчәргә тотынды. Шул арада икенче кесәдәге сок кабымлык ролен үтәде. Туйсак туйдык, ну Рамилнең 20 минут буена саубуллашуын тыныч кабул иттек. Уф...

01.15. Эшсез утырган арада Җәмил “штаттан тыш” таксида эшләгәндә булган кызык-мызыкларын искә төшерде:

 

– Өч кызны дискотекага илтәм. Вата - җимерә русча сөйләшүләрен ишеткәч, “Татарча сөйләшегез, акцентыгыз вәжни”, – дидем. “Без Апасның опасный кызлары”, – дип таныштырдылар. “Кайсы җирегез опасный?” – мин әйтәм. Арадан иң озын борынлысы миңа 32 тешен “ыржайтып”: “Теләсә кайсы егетне үзебезгә карата алабыз”, – дигәч, тәнем чемердәп китте. Бушка йөрергә өйрәнеп беткән яки интим мөнәсәбәтләр белән түлисе килгән кызлар еш очрый. Аларның мөлаем йөзенә карап, бензин да өстәлсә иде...

 

“МЕНТНЫ ҮТЕРДЕМ ӘЛЕ”

 

01.32. Берәүне бильярд клубына илттек. Йөргән кызының төн уртасында бильярд уйныйсы килгән икән. Безнең алда сөйгәнен эт итеп сүксә дә, телефоннан ике сүз саен “куяным” дип кыстыра. Юл кырыенда егетен көтеп торучы “куянны” фахишә дип уйлап, үткән-сүткән машина бәясен сорый, ди. Егет борчылып, Җәмилнең тизлекне арттыруын үтенде. Хәзер тузан суыргыч тавышы бер кырыйда торсын. “Копейка”быз трактордан да текәрәк выжылдарга тотынды.

 

02.15. 23-25 яшьләрдәге бер сәер кеше белән Айдаров урамына бардык. Сөйләмендә ике сүз саен сүгенү, аңлашылмаган слэнг, өстәвенә, лач-лоч сагыз чәйни. Үзе сөйләвенчә, өенә бик сирәк кайта икән. Бүген дә исәбе өеннән кышкы курткасын алып, дусты белән егылып китәрлек бәйрәм ясау. Сөйләндерә торгач, “Сезгә сөйләсәң ярыйдыр инде, бүген таныш без, иртәгә юк. Бер ментны үтердем әле. Үзе гаепле, кысылмасын иде”, – дип бу адәм безне шок хәлендә калдырды. Аннан фил кебек тынычлыгын саклап, өстәде: “Барысы да тип-топ булачак, башыма да алмыйм”. Йөрәгем табан астына тәгәрәде. Моның ише акылга сай кешедән теләсә нинди сюрприз көтәргә була, Алла сакласын!

 

02.40. Чираттагы клиентлар – ике кыз, бер егет һәм көчек. Бергәләшеп ломбард эзләдек. Тапкач, берсе кулындагы телефонын тиз генә 600 сумга алыштырып чыкты. “Сручны” акча кирәк булган, имеш. Шул 600 тәңкәнең 300ен хезмәтебез өчен түләделәр.

 

ЭНДӘШМӘҮ – АЛТЫН

 

03.20. Ярымсалкын “дырылдавыкка” утырганга инде биш сәгать. Эх, хәзер йомшак юрган астына кереп чумсаң иде! Җәмилгә сер бирмәскә тырышам, түзәм. Аның да арганы күренә: вакыт-вакыт “минералка” белән битен юып, йокысын ача. “Бомбардирлар” күзгә күренеп кими, ә кул күтәрүчеләр һаман бар.

 

03.30. Чагыштырмача яхшы киенгән бер абзыйны Серов урамына кайтардык. Юл хакын юмарт түләмәсә дә, киерелеп: “Сез эшлисез, без ял итәбез!” ише сүзләре белән безне үзенчә кимсетте. Җәмил каешланып беткән, дорфалыкка мыегы да селкенми. Эндәшмәү – алтын, хәерлегә булсын.

 

04.25. “Миңа кияүгә чык!” дигән хатын-кыз тавышына уянып киттем. Чү... Мин черем иткән арада Җәмилне кияүгә ала язганнар бит. Кем диген? 49 яшьлек, юан, инде дүрт ирдән аерылырга өлгергән хатын. Минем уянуымны күргәч, “кияү” сүзне икенчегә борды. Тиздән “Әйдә доза артыннан”, – дигән фәрман ишетелде. Ризалашмагач, ялынып интекмәде тагын. 500 метр ара барган өчен 300 тәңкәсен калдырып, күздән югалды. Җәмил әйтүенчә, төннең бу өлешендә күбрәк наркоманнар йөри. Телефон – мазар алырга кыстасалар, берүк, сак бул, артык сөйләшмә, дип мине дә кисәтте.

 

04.50. Җәмил яңадан подъездым төбенә кайтарып куйды. Бу төнне 1300 сум акча эшләгәнбез, 250 сумлык бензин янган. Машинаның тагын күпмегә искергәнен әлегә бер Ходай гына белә. Акча кайгысымы соң?! Шушы мизгелдә Казан урамындагы һәр багана күземә “бомба” булып күренә башлады. Әйтерсең һәркайсы “туктагыз, зинһар” дип безгә, бары тик безгә кулын күтәрә. Уйлап карасаң... “Кем генә утырмый икән алама “Копейка”га?

 

P.S. Икенче көнне кич белән нормаль халәтемә кайткач, Җәмилнең хәлләрен белергә дип шалтыраттым. Бу вакытка ул заводта 8 сәгатен эшләп кайткан иде инде. “Заводта 9 мең өчен ай буе ничек интеккәнемне күз алдыңа да китерә алмыйсың. Бер төндә болай килгән 1 мең күктән төшкән төсле”, – диде ул йокы аралаш.

 


Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Безнең гәҗит
№ 43 | 29.10.2008
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»