поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
30.06.2012 Юмор

Күл буенда театр (Туфан абый сөйләгәннәрдән...)

Бервакыт җәйге гастрольгә авылларга чыктык. Бер авылда көнозын ял иттек. Якындагы күлгә су керергә бардык. Бер читтә театрның шоферлары, сәхнә эшчеләре чирәмгә ятып кәрт сугалар. Шулар янына килдем. Тегеләр бер-берсен үртәшеп уйныйлар. Берсе:

– Син, кулыма су салырга да ярамаган башыңнан, пики җиде белән куркытмакчы буласыңмы? Синең җидеңне минем Галиябануым орып бирә, – ди дә дама белән җидене каплый.

– Канатларыңны бик җәелдермә, Исмәгыйль, миндә дә бар Галиябану, – дип, икенчесе кристи дама белән каплый.

– Галиябану барыбер минеке булачак, – дип беренчесе дамаларны күтәрә.

Мин болар сөйләшүенең мәгънәсен соңрак кына төшендем. Алар «Галиябану»ны уйный-уйный кәрт сугалар икән. Кайсы Исмәгыйль, кайсы Бәдри...

Бер сәгать чамасы вакыт үткәндер, «Галиябану»ны ахырынача уйнап чыктылар. Хәзер ничектер, ул чакта театрда эшләүче техник составта театр җене кагылган фанатиклар иде.

Белдек

Мәскәүдән театр училищесын тәмамлап кайткач, биш-алтыбызны Ватутин урамындагы бер агач өйгә урнаштырдылар. Газы-фәләне юк. Ашарга кемдер бүләк иткән иске керогазда пешерәбез. Бервакыт керогазны чоланга алып чыгып кабыздык та, өстенә кәстрүл белән бәрәңге куеп, үзебез кәрт сугарга утырдык. Уенга бирелеп, керогазны онытканбыз. Ә ул дулап киткән дә чолан тактасына ут капкан.

– Пожар! Пожар! – дигәнгә йөгереп чыктык. Анда күрше-күлән җыелып ут сүндерә.

Бер марҗа:

– Артисты! Паразиты! Фашисты! – дип кычкыра.

Кемнәр икәнебезне белми идек әле, шуннан соң белдек.

Рецензия

Сәхнәдә мин язган пьесаны уйныйлар. Мин тамаша залы ишеге янындарак хозурланып утырам. Кәеф шәп. Артистлар да җиренә җиткереп уйный. Тамашачылар да кул чапкалый. Шул вакыт өч-дүрт хатын урыннарыннан тордылар да ишеккә юнәлделәр. Минем янга туктадылар.

– Туфан Миңнуллин язган дигәч килгәниек, әллә кемнең чепухасын уйныйлар, – дип чыгып киттеләр.

Онык

Режиссер Равил абый Тумашевның оныгы туды. Кайсыдыр пьесаны Күчмә театр куярга җыена. Репетицияләр бара. Репетиция барышыннан мин канәгать түгел. Ә Равил абыйның кәефе яхшы. Репетициягә килә дә оныгы турында озак итеп, тәмләп сөйли. Оныгының ничек итеп тешсез авызын ачып көлүләре, тибенеп биләүдән чыгарга тырышулары, оныгы үсәрәк төшкәч утырырга чәчәкле чүлмәк алулары, оныгының инде кеше таный башлаулары... Артистлар мөкиббән китеп тыңлый, репетиция вакытының әрәм булганына минем җенем котыра. Бара-тора Равил абыйның оныгы минем әче дошманыма әйләнде.

Менә минем дә онык туды. И аның тешсез авызын ачып елмаюлары, и аның... Сөйлисе килә кешеләргә оныгым турында, ярый әле Равил абый искә төшеп, тыелып калам.

Равил абыйның оныклары, үсеп, менә дигән кешеләр булдылар. Куанычка, теге чакта спектакль дә бик уңышлы булган иде.

Мин кем?

Театр белән кайсыдыр шәһәргә гастрольгә бардык. Шәһәрнең түрәләре килде. Үзара танышканда, Празат абый Исәнбәтне «атаклы драматург, галим Нәкый Исәнбәтнең улы, культура министры Булат Гыйззәтуллинның энесе» дип таныштырдылар. Празат абый, үзенә генә хас иронияле елмаеп:

– Ә үзем мин беркем түгел, – дип өстәп куйды. 



Сәхнә
№ 6 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»