27.06.2012 Җәмгыять
Шагыйрьләрне ашатучы Фәйрүзә апа үзе дә шагыйрә булып чыкты
“Идел-Пресс” ашханәсендә журналист, язучы, шагыйрь халкын ашатучы Фәйрүзә апа Хисамиеваның “Ихлас” нәшриятында китабы чыкты. Берничә шигырен сезгә дә тәкъдим итәбез:
Язмышыма рәхмәтлемен!..
Кеше туа... Язмыш аны, көлеп,
Үзенең сые белән каршылый.
Әче-төчесен дә мулдан бирә –
Ничек түзсен йөрәк, ярсымый?!
Борчу-кайгылар да юллый безгә,
Алып кайта авыр үткәнгә...
Ә аннан соң шатлык белән сыйлап,
Күңелләрне безнең күтәрә.
Юмартланып киткән чакларында
Балдан-майдан авыз иттерә.
«Кеше, син бит – кунак кына!» – диеп,
Күңелләргә бәйрәм китерә.
Язмышыма мин бик рәхмәтле –
Каләм тоттырды ул кулыма,
Пар канатлар куйды иңнәремә,
Илһам бирде һәрбер җырыма!
02.02.1969 ел – 26.04.2012 ел.
Килә!..
Серле тормыш диңгезендә
Көн-төн йөзәсем килә,
Гүзәллекне көйгә салып,
Җырлап бирәсем килә!
Матур бизәкле күлмәкләр
Тегеп куясым килә –
Кешеләрне матурлыкка
Төреп куясым килә.
Әрнүдән талган җаннарга
Шәфкать кыласым килә,
Кешеләрнең сулган йөзен
Нурландырасым килә!
Хыялларым, теләкләрем
Җилкендерә йөрәкне...
...Кем булсам да, калсам иде
Кешеләргә кирәкле!
29.02.1969.
Шатлыкта да, кайгыда да...
Туган җирем һәм авылым!–
Мин бит сездә дөнья күрдем.
Туган илнең һәм халкымның
Бөеклеген сездән белдем.
Газиз Анам белән бергә
Җир-Анам да бар икән бит;
Без бәхетле булсак кына
Алар горур, шат икән бит!
Ә кеше шат – ирек булса,
Басар өчен җире булса,
Шатлыкта да, кайгыда да
Таянырга иле булса!
1969 ел.
Мәңгелек гомер
Телим дисәң, теләр өчен
Чиге юк теләкләрнең.
Бирер өчен истәлеккә –
Саны юк бүләкләрнең!
Ни генә бүләк итсәк тә,
Әйбер гомерлек түгел...
Кешенең дә яшәеше
Җирдә мәңгелек түгел!
Дөрес, җирдә бар әле ул,
Әнә, шундый кешеләр –
Җирдә тереклек беткәнче,
Үлмичә яшәүчеләр!
Андыйларның үзе түгел,
Эшләгән эше кала –
Зур хөрмәт белән исеме
Гасырлар аша бара!
10.12.1974.
Күңелдәге хыял
Олы кешеләр Сөюне:
«Матур зәңгәр диңгез!» – диләр.
Суын исә шул диңгезнең:
«Бал тәмедәй, тиңсез!» – диләр.
Диңгез суын татучылар –
Бик тә бәхетлеләр, диләр.
Андыйларны тормышта да
Матур яшәүчеләр, диләр...
Ә миңа әле ул диңгез –
Күңелдәге хыял гына
Белмим, кайчан басармын мин
Ул диңгезнең яр буена?!
Хыялларым – чиксез диңгез,
Ә тормышым алда әле.
Бакчадагы гөлләр кебек,
Яшьлек чәчәк атар әле!
8.12.1976.
Юллар, юллар...
Юллар, юллар, нигә әле мине
Еракларга алып китәсез?
Сикәлтәле тормыш кырларында
Мине һәрчак ялгыз йөртәсез?
Тукталмыйча, гел уйланып барам:
Адашуым мөмкин ялгызым...
Ярый әле, маяк була миңа
Ай-Кояшым һәм үз йолдызым!
Мин аларга карап чамалыймын
Кай якларга табан баруым...
Теләмимен юлда һичкемнең дә
Минем кебек ялгыз калуын!
Үз парларын табып атласыннар,
Юлдан һәрчак бергә барсыннар –
Мәңге чиксез булган шул юлларда
Бәхетләрен таба алсыннар!
26.04.1979 ел.
Бүләк
Минем шигырь яратканымны
Әллә кайдан дуслар сизделәр:
Хәсән ага Туфан китабын
Бүләк итеп миңа бирделәр!
Кулга алдым олуг бүләкне
Нык сөенеп, бик тә кадерләп!
Укыйм, дуслар, Туфанны сөеп,
Бөек әдип – Тукайга тиңләп!
Тукаебыз олуг әдәбияткә
Иң беренче булып юл салса,
Туфан шул ук эстафетаны
Дәвам итеп барган ләбаса!
Һәм ул эстафета һаман да
Ышанычлы, тугры кулларда:
Күпме яшь шагыйрьләр бүген дә
Тукай-Туфан салган юлларда!
Сезнең юлдан яшь талантлар бара,
Сезнең юлга карыйм сокланып.
Тукай-Туфан юлы – изге юл ул! –
Яшим Сездән илһам-ут алып...
29.03.1981 ел.