поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
28.10.2008 Шоу-бизнес

ДИМА БИЛАН: «МИН ТАТАРЧА БЕЛМИМ»

Үткән атнада Россия эстрадасының мега йолдызы - Дима Билан Казанга килде. Башкалабызның «Боз сарае»нда аның бердәнбер концерты булды. Концерт башланыр алдыннан җырчы Казан журналистлары белән очрашырга да вакыт тапты. Унбиш кенә минутка сузылган очрашуда Дима үз популярлыгының уңышы нәрсәдән икәнен дә, өйләнгәч, бер кыз һәм бер ул үстерергә теләвен дә сөйләде. Концертка килүчеләрнең күп өлешен, ягъни 1 меңен, күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче, ятим һәм гарип балалар тәшкил итте.

Якыннан, тере килеш «Евровидение-2008» җиңүчесен күрү, әлбәттә, сөенечле булды. Шәхсән мин үзем, йолдызларга сагаеп карыйм. Һавалы бит алар. Ә менә залга Билан килеп керүгә аннан бөркелгән уңай энергетика күңелләрне күтәрде. Менә, ичмасам, артист дисәң дә артист инде! Биланны күргәч, артистларга күбрәк тәнкыйть күзе белән караучы Рузилә Мөхәммәтова дә «эреде»: «Ичмасам ир кешегә охшаган икән бу»,- диде ул. Әйе, аның сүзләрендә хаклык юк түгел. Дима Биланның үз-үзен тотышы, сорауларга ипле җавап бирүе, хәттә яңа имиджы да җәлеп итте. Юк, юк күрше тавыгы күркә булып күренә димәгез. Эш анда гына түгел. Һәм, гомумән, мин рус эстрадасына иярүне хупламыйм.  Нинди милләттән булса да, артист кешедән беренче чиратта затлылык, гүзәллек бөркелеп торырга тиеш диеүм генә.

 

Олы сәхнәгә чыгып җырлаучы артист - халыкның рухи тәрбиясе өчен җаваплы. Күп очракта сәхнәдәге кешеләр аша тулы бер милләт турында фикер йөртәләр бит. Ә менә үзебезнең йолдызлар арасында нур чәчеп торучылар бармак белән генә санарлык шул. Яшьләр арасында бигрәк тә. Сәхнәгә күтәрелгән җырчы-кызлар арасында киенә, селкенә һәм, гомумән, җырдагы образны ачу, ягъни әсәрнең эченэ кереп җырлау гадәте юк. Ә егетләргә килсәк? Кайда соң ул мәхабәт гәүдәле, чын ир кыяфәтле җырчылар?

 

Хәер, «сүз башы» Дима иде бит әле. Биланның җиде ел Чаллы шәһәрендә яшәгәнен беләбез. Моның белән күпләр горурлана да. Дима үзе дә очрашуда бу хакта берничә мәртәбә искәртте. «Мин Татарстанны яратам, балачак елларым монда үтте. Бүген дә ашкынып килдем. Кәефем бик шәп, чөнки бүген туйганчы йокладым. Биредәге сөйләмне сагындым. Сездә җанга рәхәт йомшак бер акцент белән сөйләшәләр бит»,- диде ул. Татарстанда яшәгән кеше буларак, татарча сүзләр беләсеңме дигән сорауга, саф татар телендә «Мин татарча белмим»,- дип җавап кайтарды Мәскәү йолдызы. Журналистларга шул сүз җитә калды инде...

 

Форсаттан файдаланып, очрашудан соң барыбыз да концертка кердек. Мәскәүдә тимераякта шуганда җырчы аягын имгәткән иде. Конкурста да бии алмады. Ә Казан сәхнәсендә Дима үзе генә башкара алырдай төрле трюклар ясый-ясый җырлады. Аның аяк кына түгел, аягындагы бармаклары да биеде сыман...

 

Сәхнәдән җырчыны күзәткәндә үзебезнең «йолдызлар» - Илнар Сәйфиев, Салават Миңнеханов, Булат Җиһаншиннарның (хәер, аларны санап бетереп булмый) сәхнәдән никадәр мескен булып күренүләрен күз алдыма китердем. Бездә рус артистларының тышкы эффектларына (эротизмга, сикергәләүгә) иярү күзәтелә. Болай «ияргән» очракта, Россия эстрадасы артыннан безгә чабасы да чабасы әле. Ә бәлки чабарга кирәкмидәдер? Безгә үзебезнең милли көйләребез  белән үзенчәлекле, мәдәни халык булып калыргадыр? Әнә, үзбәкнең «Ялла»сын шул ук урыс та «аһ» итеп тыңлый бит!

 

Фикерне киңәйтеп, тагы шуны әйтәсе килә. Татар җырларын телне белгән кеше башкарсын иде. Һичъюгы, тексттагы сүзләрне камил әйтергә өйрәнгән.  Х.Бигичев конкурсында (эстрада белән генә чикләнмәсәк) профессионал булырга әзерләнүче яшьләр катнашты. Тик араларында татар авазларын русчалатып әйтүчеләр шактый иде. Татар телендә бер генә аваз тиешенчә яңгырамаса да, күңелгә ятмый. Бу очракта җыр югары дәрәҗәдә яңгырады дип әйтеп булмый, минемчә.

 

Ә Д.Биланга килгәндә, ул чыннан да үз урыныдагы җырчы дигән тәэсир калдырды. Концертта тавышның көчле итеп куелуы гына бераз «колакка бәрде». Без — татарлар «авызны кәгазь калынлык кына ачып», Тукайча җырлауга күнеккәнбез бугай.

 


Мөршидә ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 27.10.2008
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»