поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.06.2012 Дин

Адәм галәйһиссәлам

Аллаһның теләге Адәмне барлыкка китерүдән гыйбарәт була. Аллаһ Сөбхәнәһү үә Тәгалә, җәллә җәлләлаһу, фәрештәләргә әйтә: “Мин җиргә хәлифә билгеләп куярмын”. Мөселман галимнәре бу аятьне аңлатканда төрле фикергә бүленделәр. Кайберәүләрнең фикеренчә, Аллаһ кешегә кадәр яшәгән һәм җинаятьләр кылып, кан койган билгеле бер биологик төр урынына хәлифә куя. Башкалар исә кеше, җирдә Аллаһның беренче илчесе булганга күрә, аның әмерләрен һәм боеруларын үтәр һәм башкарыр өчен хәлифә итеп куела, дип саныйлар.

Без нәкъ менә шушы фикердә торабыз. Фәрештәләр Хак Тәгаләдән сорыйлар: “Без Сине зикер итеп, Сиңа тәсбих кылганда, Син җирдә бозыклыклар кылып, кан коючы затны куярсыңмы?” Ул исә җавап бирде: “Мин сез белмәгәнне беләм” . – диде. Атаклы мисыр дин галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Мөхәммәд Габдуның (1849-1905) “Әл-Манар” дигән Коръән тәфсирендә бу урында фәрештәләр Аллаһның Үзенә каршы киләләр яки Аңа ризасызлык белдерәләр, дип аңламаска кирәклеген әйтә. Сәйид Котбның (1906-1966) “Коръән нурында” дигән шәрехнамәсендә исә фәрештәләрнең соравы каршы килүне түгел, ә бәлки гаҗәпләнүне аңлатуын ассызыклап китә. Мәрхәмәтлелек һәм сафлык иярченнәре буларак, фәрештәләр яшәешнең бөтен асылы Аллаһны мактау һәм тәсбих итү дип санаганнар. Мөбарәк Коръәндә исә диалог аңлаешлылык һәм үзләштерүнең уңай булуы өчен стилистик чара буларак кулланыла. Без Аллаһ Тәгалә фәрештәләренә кешене барлыкка китерүе хакында хәбәр итәргә генә теләгән, алар белән киңәшләшү нияте гомумән, булмаган, дигән фикердә торабыз. Фәрештәләргә гаҗәпләнү өчен берничә мизгел генә бирелә, чөнки Хак Тәгалә шунда ук әйтә: “Мин сез белмәгәнне беләм”. Аллаһның фикеренчә, җирдә хәлифәлек итәр өчен фәрештәләр туры килми, мондый вазифа өчен башка сыйфатларга, беренче чиратта, өйрәнүгә, гыйлем туплауга, хаталардан саклануга омтылган башка зат кирәк. Бу нәрсәләр бит фәрештәләрдә юк. Ахыр чиктә, алар да Адәмнең барлыкка китерелгәннәрнең сыйфат ягыннан өр-яңа төре булуын аңларлар. Нәкъ менә кешеләрнең яшәеше аша Аллаһ Тәгалә Үзе генә белгән бөек хикмәт гамәлгә ашырылачак. Монда сүз яңалыкны танып белүгә омтылу дигән сыйфат турында. “Мин кешеләрне һәм җеннәрне гыйбадәт кылсыннар өчен генә яралттым”. Иң беренче мөселман тәфсирчеләренең берсе Ибн Габбас моны “алар танып белсеннәр өчен” дип аңлата. Танып белү, гыйлем туплау – менә ул кешелекнең максаты, аның яшәешенең бурычы. Шәех Мөхәммәд Габду, мөгаен, бу аятьне аңлатканда хакыйкатькә башкаларга караганда ныграк якынлашкандыр. Ул Аллаһ Тәгалә һәм фәрештәләр арасындагы бу әңгәмәгә безнең, кешеләрнең, карашы белән якын килергә ярамый. Коръәни-Кәримнән без кешене барлыкка китерү ничек барганын, фәрештәләрнең Адәмгә шунда ук сәҗдә кылганнарын һәм бары Иблиснең генә аңа баш имәгәнен беләбез. Адәм Аллаһ Тәгаләгә аны барлыкка китергән өчен, аңа шундый хөрмәт күрсәткәне өчен, Аның фәрештәләре яңа яратылган затка баш игәннәре өчен чиксез мәхәббәттә булган. Ачуланган Раббысы Иблисне Үзенең рәхмәтеннән калдыргач, Адәм курку хисен дә кичерә. Ул Иблиснең аңа мөнәсәбәтен аңлап, бик гаҗәпләнә, өстәвенә, Иблиснең шәхси сыйфатларын да белми. Иблиснең дәлиле дә аны бик нык аптырата – “Ут балчыктан яхшырак”. Ә бит монысын да, тегесен дә Аллаһ Тәгалә Үзе барлыкка китергән һәм кайсысы яхшырак икәнен ул Үзе генә белә. Әйе, Адәм күп нәрсәне шундук күрә, аңлый. Иблис үлергә теләми. Хак Тәгалә аңа Кыямәткә кадәр вакыт бирә, шуннан соң ул җәһәннәмгә эләгәчәк. Иблис Адәмнең мәңгелек дошманы булачак, чөнки аның аркасында ул Аллаһның рәхмәтеннән коры калды. Иблиснең тупас кыюлыгы һәм Аллаһның чиксез сабырлыгы да гаҗәпләндерә Адәмне. Димәк, җенгә, ә ул табигате белән кешегә бик якын, ирек бирелә. Галәмнәрнең Раббысы һәм Аңа буйсынмаган кол арасындагы әңгәмәдән Адәм шуны аңлый: Ул, Барлыкка Китерүче, ирек бирә. Ул бит Иблиснең сәҗдә кылудан баш тартачагын алдан ук белгән һәм аны юкка чыгара да алган. Тик Ул моны эшләмәгән. Хак Тәгалә колларына нидер бирә һәм шуның нигезендә гадел рәвештә бүләкли яисә җәзалый. Адәм моннан икенче мөһим дәресне дә ала – танып белүнең кирәклеген аңлый. Әйе, фәрештәләр – яхшылык билгеләре, ә Иблис – явызлык символы. Һәм бу мизгелгә кадәр ул үзенең асылын, аны барлыкка китерүнең һәм аңа күрсәтелгән хөрмәтнең серен белми иде. Аллаһ Тәгалә әйтте: “Адәм, аларның исемнәрен әйт!” – диде. Аллаһ Адәмне бөтен нәрсәнең исемнәренә өйрәтте, мәсәлән: кош, йолдыз, агач, болыт, һөд-һөд кошы... Менә бу инде танып белү һәм тупланган гыйлемнәр. Хак Тәгалә аның җанын танып белүгә мәхәббәт һәм чиксез омтылу белән баетты. Яңа барлыкка китерелгән затның фәрештәләрдән өстенлеге менә шунда. Шуңа күрә алар, фәрештәләр, хәлифәлеккә дәгъвә кыла алмыйлар. Шушы вакыйгалардан соң фәрештәләр бар нәрсәне, ни өчен кешегә баш ияргә икәнен дә һәм ни өчен нәкъ менә ул җирдә Аллаһның хәлифәсе булачагын да аңладылар. Ул җирдә танып белүгә һәм тупланган гыйлемнәренә нигезләнеп эш итәчәк. Монда сүз беренче чиратта Барлыкка Китерүчене танып белү, ягъни, башкача әйтсәк, Аллаһка ышану яки имантурында. Аллаһка ышану яки иман – ул Хак Тәгаләнең әмеренә буйсыну, шәхси иман һәм илаһи Сүзне кабул итү, шулай ук, Ул сызган яшәеш сызыгы буенча хәрәкәт итү. Моңа өстәп, кеше җирнең төзелеше, аны үзгәртү һәм аны үз максатларында куллану турында белемгә ия. Бу гыйлемнәрнең төп өлеше Җир, Җир шартларында яшәү һәм эшчәнлек алып бару турындагы конкрет материалистик фәннәр. Кеше шәхес буларак камилеккә бу ике төр гыйлемгә – Барлыкка Китерүче һәм җирдәге тормыш турындагы гыйлемгә ия булгач кына ирешә. Әгәр дә ул бер генә гыйлем белән чикләнсә, бер генә канаты эшләгән көчле кош хәлендә булыр, очып китеп, зәңгәр күк киңлекләрендә оча алмас. Димәк, гыйлемнең ике төре дә кирәк.

Адәм башта ук барлык әйберләрнең дә исемнәрен белгән. Кешенең аны иерархик яктан ул буйсынган затлардан югарырак куючы үзенә күрә бер өстенлеге шушында чагыла да инде. Кайвакыт Адәм фәрештәләр белән аралашкан һәм әңгәмәләшкән. Тик – кайвакыт, чөнки тегеләренең вакыты аз була; фәрештәләр Аллаһ Тәгалә гыйбадәт кылу һәм хезмәт итү белән мәшгуль булалар. Шуңа күрә Адәм үзен бик ялгыз хис иткән. Һәм көннәрдән бер көнне ул уянгач үзенең баш кырыенда аңа матур, мәрхәмәтле, игътибарлы күзләре белән караучы бер хатын-кызны күрә. Килеп чыккан әңгәмәдән соң Адәм аның тормышы ялгыз булмыйча, тыныч үтсен өчен, Аллаһ бу хатынны аның үзеннән барлыкка китергәнен белә. Адәм әйтә: “Аллаһка шөкер! Мин бик ялгыз идем”. Фәрештәләр ул хатынның исемен сорыйлар. “Һәва, - дип җавап бирә ул. – Ул миннән яратылган. Ә мин – тере кеше”. Адәм аңа үзе белгән бөтен нәрсә турында сөйли һәм алар бер-берсен ярата башлыйлар. Хак Тәгалә әмер бирә: “Адәм! Җәмәгатең белән җәннәттә яшә, анда үзегезгә һәрнәрсәдән ләззәт алыгыз, ләкин явызлык кылучылар арасында булмас өчен, бу агачка якын килмәгез”. Без бу җәннәтнең кайда урнашканын белмибез. Мөселман галимнәре арасында бу хакта төрле фикерләр таралган. Без исә аның кайда булуы түгел, ә анда ни булганлыгы һәм ул вакыйгалардан нинди сабак алырга кирәклеге мөһим дип саныйбыз.

Адәм белән Һәва җәннәткә керәләр һәм анда кешелек вәкилләре күз алдына да китерә алмаслык шартларда, мөмкинлекләрдә яшиләр. Шунда ук аларга кырыс сынау аша да узарга туры килә. Аларга бөтен нәрсә рөхсәт ителә, бары билгеле бер агачка якынлашу гына тыела. Алар исә моны ул агачтан җимешләр ашарга ярамый дип аңлыйлар. Шунысын да истә тотыйк: Адәм – гади кеше. Ә кешегә онытылу, ихтыяр көченең зәгыйфьләнүе, даими булмау хас. Иблис аның бу сыйфатларын исәпкә ала һәм һәрдаим аңа нидер пышылдарга, явыз уйлар уятырга тотына. Адәмнең эчке тавышы да вакыт-вакыт сорап куя: “Әгәр ул агачтан җимеш капсам, ни була? Бәлки, бу мәңгелек агачыдыр?” Аның хыялы мәңгелеккә аерылу, җәннәттә мөстәкыйль яшәү була. Көннәр үтә, үтә, ә Адәм белән Һәваның бөтен уе шул агачка килеп тоташа. Һәм көннәрдән бер көнне алар, Аллаһның кисәтүен һәм Иблиснең дошман булуын онытып, агачтан җимеш ашарга булалар. Адәм агачка кулын суза, бер җимешне өзеп ала да, Һәвага бирә һәм соңрак икесе бергә тыелган әйберне ашыйлар.

Шунысын ассызыклап үтик, яһүдиләрнең китапларында Һәва Адәмне мондый гөнаһ кылырга үгетләгән һәм бөтен җавапчылык аның җилкәләренә төшә дип аңлатылган. Бу дөрес түгел. Коръәни-Кәримдә аның турында болай әйтелми. Анда сүз бу хәл өчен җаваплы булып калган Адәм турында гына бара. Иблис аңа бу нәрсәләрне кешегә нәфрәт белән караганга күрә пышылдады. Вә Адәм дә ялгышты, тәкәбберлеге аркасында гөнаһ кылды, чөнки Аллаһка түбәнчелектән котылып, мәңгелек буенча Аңа тигез булырга теләде.

Адәм ашаудан туктагач та, күкрәгенең кысылганын сизде. Аннары авырту, кайгы, каушау һәм оялу хисләре килде. Бөтен тирә-як кинәт үзгәрде. Моңа кадәр ишетелгән җиңел көй дә тынды... Ул үзенең һәм хатынының ялангач булуын күрде, үзенең – ир-ат, ә хатынының – хатын-кыз икәнен аңлады. Алар шунда ук үзләренең шәрәлеген каплар өчен агачлардан яфраклар өзеп алырга тотындылар. Соңрак аларны җәннәттән төшерү, ягъни күкләрдән җиргә иңдерү турында Аллаһның әмере килде. Әйе, Адәмгә кайгырырга, ә Һәвага һичтуктаусыз еларга сәбәп бар иде... Алар ихластан тәүбә иттеләр, һәм Аллаһ аларның тәүбәсен кабул кылды. Ул Адәм белән Һәвага аларның җирдә яшәп, шунда үләчәкләрен һәм шунда ук Кыямәт көнендә тергезеләчәкләрен хәбәр итте.

Адәм өченче тапкыр сабак алды. “Миннән сезгә Канун килгәч, кем Минем кануныма иярә, шул адашмас, авыр хәлгә төшмәс. Ә кем Минем кануным читләшә, шуңа һәлакәт булыр”. Моннан ары Адәм белән Һәвага, шулай ук, аларның нәселенә җәннәткә юл Аллаһка итагать һәм шәйтаннарга карата дошманлык аша гына булуын истә тотарга кирәк иде. Адәм гөнаһ кылмаса, алар Һәва белән җәннәттә шул килеш калырлар иде дип уйлау дөрес түгел. Искә төшерик, Аллаһ Тәгалә Адәм белән Һәваның Иблисне тыңлап, тыелган җимешне ашаячакларын һәм җиргә төшереләчәкләрен алдан ук белә иде бит. Һәм ахыр чиктә, суфиларның фикеренчә, Адәм белән Һәваны җиргә төшерү кимсетү түгел, ә аларга карата рәхим-шәфкать һәм юмартлык күрсәтү була. Аларга бирелгән бу сабак җирдәге яшәеш һәм эшчәнлек өчен зур әһәмияткә ия.

Хәзер ирек мәсьәләсе хакында. Кеше азат түгел, ул идарә ителә, юнәлтелә, мәҗбүр ителә; Адәмне баштан ук Кемдер гөнаһ кылырга һәм шул рәвешле җиргә төшәргә мәҗбүр иткән дип әйтеп буламы? Әлбәттә, юк. Адәмгә тулы ирек бирелә һәм ул ни тели, шуны кыла. Әйе, Аллаһ Тәгалә алдан ук аның ни эшләячәген белгән, тик Ул мәҗбүр итмәгән, моңа этәрмәгән. Хакыйкатьтә, Ул Үзенең колларына сайлау иреге бирә.

Бу сабактан Адәм үзенә бик күп файдалы нәрсәне, шул исәптән, Хак Тәгаләнең Аңа тәүбә иткәннәрне кичерәчәген дә аңлый. “Адәм белән Һәва әйттеләр: “Раббыбыз, үзебезгә золым кылдык, әгәр безне ярлыкамасаң һәм рәхмәт кылмасаң, әлбәттә, бәхетсезләрдән булачакбыз”. Ул Аллаһның Аны тыңламаганы өчен җәза бирүен белде.

Адәм җиргә төште һәм шул рәвешле үзенең балалары өчен беренче илче булды. Бу бер урыннан икенче урынга күчү нәтиҗәсендә килеп чыкты. Соңрак бу аның балалары һәм оныклары арасында булган пәйгамбәрләр өчен гадәти хәлгә әйләнәчәк. Бу очракта Адәм үзенең пәйгамбәрлек вазифасын башлаганчы күченә. Ә киләчәктә пәйгамбәрләргә еш кына үзләренең үгет-нәсыйхәтләрен тарата башлау белән туган якларыннан күченергә туры киләчәк.

Адәм, җәннәттән китеп, тыныч тормыш һәм муллык белән саубуллашканын да аңлаган. Аңа һәрвакыт көрәшергә туры килә. Аңа ризык табарга, үзен, хатынын һәм балаларын кыргый хайваннардан сакларга кирәк була. Һәм, әлбәттә, явыз рухлар белән көрәшергә туры килә. Шайтан монда, җирдә дә, Адәм һәм аның балалары җәһәннәмгә эләксен өчен бөтен тырышлыгын куя. Явызлык һәм яхшылык арасында көрәш беркайчан да тукталмый. Вәләкин Аллаһ кануннарына нигезләнеп, хак юлдан йөрүчеләргә кайгырырга һәм куркырга кирәкми. Ә инде Хак Тәгаләгә буйсынмыйча, Иблискә иярүчеләр аның белән бергә тәмуг утында янырлар. Адәм боларның барысын да, шулай ук, җирдә бик авыр башланган тормышын да аңлады. Аның хәсрәтен бераз генә таратучы бердәнбер нәрсә – аның җирдә хәлифә булуы иде. Ул җирне үзенә буйсындырырга, бу планетаны үзләштерергә һәм яхшыртырга, йортлар һәм кирәкле биналарны төзергә, үзенең нәселен үстерергә һәм тәрбияләргә тиеш.

Һәваның бер карында кыз һәм улы туды. Бу улы икенче карыннан туган кызга өйләнде... Малайлар үстеләр, өйләнделәр, һәм шулай кешелек үсә-тарала башлады. Адәм барысын да Аллаһка буйсынырга, Аңа ышанырга чакырды. Ләкин Адәмгә бер улының явыз рух – Иблис ягына чыгуын да күрергә насыйп була. Менә шуннан соң җирдә беренче җинаять – кеше үтерү – кылына. Адәмнең бер баласы икенчесен үтерә. Аллаһ Тәгалә әйтте: «Адәм г-мнең угыллары хакындагы хәбәрне хаклык белән укытыл. Ике егет корбан чалдылар, берсенеке кабул булды, икенчесе кабул булмады.». Җинаять кылучы бертуганының хатынын үзенә теләгән дип сөйлиләр. «Икенчесенең көнчелеге артты һәм әйтте: "Мин сине, әлбәттә, үтерәчәкмен", – диде. Тегесе әйтте: «Әлбәттә, Аллаһу Тәгалә тәкъва кешеләрнекен кабул итәдер. Син мине үтерергә кулыңны суза торган булсаң да, мин сине үтерергә кулымны сузачак түгелмен. Мин бөтен галәмнәрне тәрбия итүче Аллаһ ґәзабыннан куркамын». Игътибар итегез, Аллаһ Тәгалә һәлак булучының сүзләрен китерә һәм үтерүченең әйткәннәренә битараф кала. Соңгысы кул күтәргәч, тегесе әйткән: “Әгәр мине үтерсәң, мин телимен минем гөнаһымны һәм үз гөнаһыңны йөкләп Аллаһуга кайтуыңны, бу золым эшеңне эшләсәң ут әһеленнән булырсың. Ут ґәзабы: залимнәргә тиешле җәзадыр ”. Һәм шул рәвешле явызлык кылынды, ягъни игелек вакытлыча җиңелде.

Берничә көннән соң менә нәрсә була. Игелек иясе карурманда йоклый иде. Берничә көн элек монда карт ишәк үлгән була. Бөркетләр һәм тилгәннәр аның гәүдәсенә чат ябешеп, аны ерталар иде. Каны туфракка агып төшкән, яңак сөяге җирдә ята. Явыз кеше аны алды да йоклап яткан туганы янына килде һәм бу сөяк белән аны тиз –тиз каты итеп суга башлады. Тегесе уянды... Нурлы йөзеннән каны ага иде... Кызыл кайнар каны авызга да эләкте, чөнки моннан алдарак йомшак күңелле туганы матур төш күреп, елмая иде. Явыз аны сугудан туктамады, һәм бераздан тегесе хәрәкәтсез калды. Бераздан җинаятьче канга баткан гәүдә янында һич хәрәкәтсез, агарынып утыра иде. Әтисе Адәм туганы турында сораса, нәрсә әйтер ул? Әтисе бит аларның икәүләп киткәнен күрде. Ничек ул үзе генә кайтыр? Әгәр бертуганын үтерүен инкарь итсә, мәетне нишләтер, кая куяр? Бу туганы, игелек иясе, Җир планетасында кеше тарафыннан үтерелгән беренче кеше иде. Ул вакытта әле үлгән кешене дәфен кылырга, ягъни күмәргә кирәклеген дә, гомумән, “кеше күмү” дигән сүзне дә белмәгәннәр... Үтерүче мәетне күтәрде дә алып китте. Кинәт һавада бер кошның явыз каркылдавы яңгырады. Бу аваз аны куркытты һәм җанына бәхетсезлек һәм уңышсызлык хисе салды. Ул борылды һәм бер тере козгынның үле козгын өстендә утырып кычкырганын күрде. Аннары ул козгын томшыгы һәм аяклары белән җирне чокырга тотынды. Кабер барлыкка килгәнче чокыды һәм, аннары, томшыгы белән мәетне алып, сак кына аны кабергә салды һәм, ике кыска аваз салып, каберне туфрак белән күмде. Эшен тәмамлап, ул каркылдап алды да очып китте.

Боларны күреп, җинаятьче туганының гәүдәсе янына иелде һәм кычкырып җибәрде. “Һай миңа үкенеч! Каргадан да көчсезрәк идем мәллә? Карга белгәнне дә белмәдем, әгәр белгән булсам, кардәшемнең гәүдәсен ничә көннәр күтәреп йөрмичә, үтерү белән күмгән булыр идем?» Аның күңелендә туганына карата ялкын кебек кайнар сагыш уянды һәм ул аның җанын тәүбә белән яндырды...

Һәм кинәт кенә ул үзенең начаррак һәм зәгыйфьрәк булуын һәм аңа караганда яхшырак, көчлерәк булган кешене үтергәнен аңлады. Адәм улларының саны бергә кимеде. Ә шәйтанның бер дусты барлыкка килде.

Аның тәне ачы хәсрәттән дер калтырга тотынды. Ул бармакларын җиргә тыкты да, туганына кабер казый башлады.

Адәмгә бу хәл турында билгеле булгач, ул әйтте: “Бу – шәйтанның эше. Ул – дошман, үгетләүчедер».

Адәм ике улын югалтуына бик кайгырды. Берсе үтерелде, икенчесе шәйтан тәэсиренә дучар булды. Ул һәлак булганы өчен дога кылды да гадәти тормышка кайтты.            Әйе, кеше икмәк табыр өчен эшли, җәфа чигә, авырлыклар кичә... Пәйгамбәр үзенең улларын һәм оныкларын үгетли, Аллаһ хакында сөйли. Аларны Барлыкка Китерүчегә ышанырга өнди. Шулай ук аларга Иблис турында аңлата һәм аның явызлыкларыннан сакланырга куша, шәйтан белән ни булганын, аның ничек бер туганны икенчесен үтерергә юнәлткәнен бәян итә.

Еллар үтә торды. Адәм әкренләп-әкренләп шактый өлкән яшькә җитте. Аның угыллары бөтен җир буйлап таралдылар. Бер төнне исә көчле җил күтәрелде.Кайчандыр Адәм үзе утырткан карт агачның яфраклары леперди башладылар. Ботаклары бөгелделәр һәм якында гына яткан күл өстенә иелделәр. Җимешләре салкын суга тиеп тордылар. Җил туктагач, тамчы-тамчы су ботаклардан тама башлады. Ерактан караганда бу озын чәчле агач су өстендә иелеп елый сыман тоела иде... Агач чыннан да хәсрәттә иде, аның ботаклары – куллары калтырыйлар, ә күктә йолдызлар тетриләр...

Ай яктысы Адәмнең бүлмәсенә үтеп керде дә аның Айның үзеннән дә аграк һәм затлырак йөзенә кагылды. Ай да Адәмнең үлеп ятканын белә иде. Бу бүлмәдә барысы да гади. Пәйгамбәрнең түшәге агач яфракларыннан ясалган. Адәмнең җанлы йөзендә ап-ак сакал... Аның бөтен угыллары да янына җыелган һәм аның васыятен көтәләр. Ул аларга кешене коткару өчен бер генә кораб һәм бер генә корал булуын аңлата. Ул – Аллаһның җитәкчелеге һәм Аның Сүзе. Ул аларга Аллаһ беркайчан да кешене бәла-казада, тирә-як дөнья белән үзләрен генә калдырмаячагына ышаныч уятырга тырышты. Хак Тәгалә котылу өчен дөрес, хак юлны күрсәтергә дип үзенең пәйгамбәрләрен җибәреп торачак. Пәйгамбәрләрнең аермалы яклары күп булыр, тик һәрвакыт бер төп уртаклык ягъни бары Бердәнбер Аллаһка гына табынырга чакыру, сакланыр. Адәмнең угылларына васыяте шундый иде…

Адәм сөйләүдән туктады һәм күзләрен йомды. Бүлмәгә фәрештәләр керделәр һәм аны уратып алдылар. Алар арасында ул үлем фәрештәсен күреп алды, һәм аның йөрәге тирән мәрхәмәтне аңлап шатланды... Бераздан аның рухы өстеннән җәннәт чәчәкләре исе аңкый башлады... 

Тәрҗемәче – Айдар Шәйхи. 


Әхмәд БӘХҖӘТ
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»