поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
15.06.2012 Җәмгыять

Ялкау ирдән үзең сакла, Раббым!

Бу юлы мин ике кулына 4 (!) биштәр аскан апайны утырттым. Туктау белән, үзенең сумкалары күплеге сәбәпле юл чатында шактый басып торуын әйтеп, рәхмәтләр укый башлады. Сумкаларны багажникка икәү бергә көчкә урнаштырдык.

– Таш төядәгезме әллә? Монда кадәр ничек алып килдегез? – дип шаярткан булам.

– Менә, сеңлем, бәлки без яшьтәштер, фәрештәләр ярдәм итте. Таш түгел, балаларга ризык. 5 баламны ризыклы иткән мәлем.

– Ирегез бармы соң? – дигән сорауның авыздан ничек чыкканын абайламый калдым.

– Бар да...

Шактый гына сүзсез бардык. Әмма эчемне корт кимерә генә бит.

– Эчәме әллә?

– Юк ла...

Тагын тынлык. Бу юлы сүзне үзенең дәвам итүен көтеп, дәшмәскә булдым.

– Эше юк аның. Көне буе өйдә, үз-үзенә урын таба алмый. Киңәш-табыш сорарга туганнары да читтә. Ерактан укырга – белем алырга килгән дә... Язмыштыр, мәчеттә очраштык та гаилә корып җибәрдек.

– Яшәргә почмагыгыз бармы соң?

– Авылда бәрәңгесе, суганы үзеңнеке дигәндәй. Күтәреп ташыйсы булмас иде. Казанда акчасыз бер көн торып булмый, дип, авылда да яшәп карадык инде. Беренче бала тугач, эш юк, дип, бетеп барган авылдан бәхет эзләп, яңадан Казанга килдек. 6 ел «тартмалар өстендә» снимать итеп яшәдек. Мин декрет ялында, ирем акчаны гаиләгә һәм фатирга бүлә иде. Ике яше тулмаган сабыен кочкан анадан пенсионер әби ничек шулай акча сорый алды икән?! Ай саен фатир бәясен арттыралар иде. Ярый, тулай торакка күчеп алардан «котылдык».

– Ничек курыкмыйча тулай торакка 5 бала алып кайттыгыз? Анда да яшәү шартлары шәп түгел бит.

– Һәр бала үз ризыгы белән туа. 7 сутый җиребез бар иде, ирем кул остасы. Мунча бурап куйды да, атна саен шәһәр читенә чыгып юынып, ял итеп кайта идек. Беркөнне бакча күршебез, балалар чыр-чуыннан туепмы: «Бу җирне миңа сатыгыз, 1 миллион акча бирәм сезгә», – ди. Ул сумманы төштә дә күргән юк бит! Җирне саттык та шул акчаның бер өлешенә шәһәр читеннән бер бабайның бармак белән төртсәң ишелергә торган өен алдык. Ирем үз ягына кайтып бура бурап килде дә бабай нигезендә яңа өй җиткердек. Авылда әни безнең төзелешкә дип маллар асрап, ит белән ярдәм итте. Менә хәзер дә әни белән абый төяп җибәрде әле.

– Ирегезнең белгечлеге бардыр бит...

– Ул – автослесарь. Машина җене кагылган. Сүтә, җыя. Үзебезнең машина белән таксист булып эшли. Кайсы көннәрдә заказ да булмый, 50 сумлык «вак-төяк» заказларны тыңлап та тормый. Ә акча кирәк. Балалар үсә, әнә зурысы 9да укый, репетиторга 1 сәгатькә 400 сум түлибез. Кызыбызның медицина белгече булуын телибез. Аның өчен химияне әйбәт белергә кирәк. Мәктәптә укытучысы өйрәткәнне аңламый, ә репетитор әйбәт аңлата, яратмаган фәнен яратты бала.

– Ирегезгә эшмәкәр булып өй кырыенда шиномонтаж ясаса да булыр иде. Машина җене кагылган дисез бит... Сезон саен күпме заказ булачак.

– Бер туганы да юк шул, ялгыз эш башлау авыр.

– Өйдә утырса, 5 балаңны ашатасы, укытасы бар, дип китереп бирмәсләр бит. Башлап карасын. Җәйге-кышкы көпчәкләрне алыштырып кына да күпме акча эшләр иде.Таныш-белешләр арасында да эш эзләүче табыла дип, үземчә киңәш бирәсе иттем.

– Алай кемгәдер хезмәт хакы бирәсе булачак, – дип, юлдашым мине телсез калдырды.

– Бүлешмәсә, өйдә эшсез утыра бирсен дип уйладым да... Андый ирләр белән яшәүчеләргә Аллаһ сабырлык бирсен дип теләдем. 


Сәрия ЗАКИРОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»