поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.10.2008 Сәясәт

"БАБАЙ"НЫ ЯРАТМАДЫЛАР

Рәхәтенә чыдый алмады бу Амур өлкәсе халкы. Менә дигән җитәкче, үрнәк гаилә башлыгы, бөтен яктан да килгән Николай Колесовны үзләрендә ел ярым да эшләтмәде бит алар. Узган атнада якташыбыз, "Элекон" заводының элекке җитәкчесе Николай Александровичның отставкага җибәрүен сорап язган гаризасына Президент кул куйды.

Ә бит беренче вакытларда Ерак Көнчыгышта яшәүчеләр өчен без дә бик нык сөенгән идек. Башта Казаныбызны ялт иттереп, ул якларга Путинның вәкаләтле вәкиле булып киткән Камил Исхаковның үзенә яңа эш тапканы өчен шатландык. Оста җитәкчедән колак кагуыбыз, бер караганда, бик тә үкенечле иде, чөнки Камил Шамилевич мәркәзебез файдасына тагы күпме игелекле эшләр башкара ала иде. Әмма бездә нинди талантлы кешеләр булганын Ерак Көнчыгышта да белсеннәр, рәхәтен күрсеннәр, дидек тә мэр белән саубуллаштык. Шуннан соң Николай Колесов кебек тагын бер сәләтле кадрыбыздан колак кактык. Ул Амур өлкәсенә түгел, хәтта татарстанлыларга да әллә ни таныш булмаса да, Камил Исхаковның булдыклы җитәкчеләрне күрә белү осталыгында шик юк.

 

Кызганыч, анда яңа җитәкченең кадерен белмәделәр. Башта аның иң җаваплы урыннарга казанлыларны үзе белән китереп утыртуын ошатмадылар. Шуның нәрсәсе бар инде? Бездә әнә якташлар гына түгел, хәтта туган-тумачалар да хакимияттә иңгә иң куеп эшли. Бөтен халык та шуңа канәгать. Кудрин һәм Голикова – ирле-хатынлы, Сердюков – Зубковның кияве. Күз тимәсен, җир җимертеп эшлиләр бит. Ә Амур өлкәсе халкы губернаторның җилкәcенә төшкән бөтен авырлыкны якташлары белән уртаклашасы килүенә каршы төште. Янәсе, алар җирле үзенчәлекләрне белеп бетерми.

 

Хәер, анысы дөрес булды – якташларыбыз мондагы үзенчәлекләрне чыннан да белеп бетермәделәр. Шуның нәтиҗәсе дип аңларга кирәк, элекке сәламәтлек саклау министры Рамил Тураев, дәүләт заказы идарәсе башлыгы Әнвәр Гайнетдинов кабинетлардагы кәнәфиләрен изолятор утыргычларына алыштырды. Вице-премьер Гүзәлия Минкина, төзелеш һәм ТКХ министры Андрей Белов, авыл хуҗалыгы министры Николай Титов, вазыйфаларыннан явызларча файдалануда гаепләнеп, өлкәне калдырып китә алмый. Хәзер экс-губернатор Николай Колесовка карата да прокуратура тикшерү башлаган. Татарстанда андый хәл мөмкин идеме?! Тегендә якташларыбызның дошманнары күп булгандыр инде, күрәсең. Иркенләп эшләргә ирек бирмәделәр. Шөкер, безнең республикада зур түрәләрнең үзләренә зыян салырлык көндәшләре юк. Бу яктан Татарстанда тәртип әйбәт.

 

Амур өлкәсе халкының вакчыллыгын да әйтер идем инде. Губернаторның урман тыюлыгында үзенә зур дача төзүен күпсенделәр. Үзенә яхшы дача да төзи алмаган губернатор хөрмәткә лаекмыни? Кабинетына берничә миллион сумлык ремонт ясавын да өнәмәделәр. Шуның белән үзләренең вакчыллыгын тагын бер кат күрсәтте андагы халык. Безгә, мәсәлән, андый миллионнар бар ни, юк ни.

 

Амур өлкәсендә сараннар яши дип уйларга аларның якташыбызга карата белдергән тагын бер дәгъвалары җирлек бирә. Баксаң, ул Мәскәүгә очкан вакытта самолетта бизнес-класс дәрәҗәдәге берьюлы алты билет сатып ала торган булган. Ерак Көнчыгыштагыларның әнә шул нәрсә ачуларын чыгарса, без алар урынында булсак, аның үз самолеты белән дә оча алмавына гарьләнер идек. Мескенлек бит бу, җәмәгать.

 

Бала үз ата-анасын кабатлый, диләр. Ягъни оясында ни күрсә, үз гаиләсен корып җибәргәч, анда да шул ук тәртипне торгыза. Колесов та Татарстанның уңышларына исе китеп, мондагы эш итү алымнарын Амур өлкәсенә җәелдерергә тырышкан, дигән фикер туа. (Сүз уңаеннан, Амур халкы арасында Николай Колесов "Бабай" (!) дигән кушамат белән йөртелгән, дип яза "Комсомольская правда".) Мәсәлән, бездә социаль ипотеканы тормышка ашыруда республиканың күп кенә предприятиеләре катнаша. Минтимер Шәймиев үзәк мәгълүмат чараларыннан Татарстанның эре оешмалары әйләнештән 1 процент күләмендәге сумманы Татарстан Президенты каршындагы бюджеттан тыш торак фондына ирекле рәвештә тапшырып барганлыгын сөйләде. Колесов та, өч елда тузган торак проблемасын хәл итеп бетерергә хыялланып, үзендәге өлкә предприятиеләреннән шулай ук әйләнештәге акчаларының 1 процентын бюджеттан тыш фондына күчертте. Татарстанда моның нәтиҗәсе – өй туйларын бәйрәм итүчеләрнең шат йөзләре, ә Амур өлкәсендә – отставка һәм прокурор тикшерүе. Менә сиңа җирле үзенчәлекләр!

 


Илдар МИРГАЛИМОВ
Ватаным Татарстан
№ 225 | 25.10.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»