|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.05.2012 Җәмгыять
Күршеләрдә тавыш чыкса..."Күпкатлы йортта яшибез. Безнең өстә әни, әти һәм мәктәп яшьләрендәге баладан торган бер гаилә яши. Әни дигән кеше көн саен малайны әрли, ямьсез сүзләр әйтеп кычкыра. Бала тыела алмыйча елый. Ишекләренә караганда, бу акчасыз, мохтаҗ гаилә дә түгел. Нәрсә эшләргә дә белмичә, сабыйны жәлләп, ишек яннарына белдерү язып элдем: "Әгәр дә бер атна эчендә балага кычкырудан туктамасагыз, участковыйга мөрәҗәгать итәчәкмен." Тавыш-гауга нәкъ бер атнага тынып торды. Хәзер яңадан башланды. Әйтегез әле, миңа нишләргә? Ярар, мин участковыйга җиткердем ди, тик ул ярдәм итә алырмы? Минем бу адымымнан соң ата-ана тагы да ярсып китеп, баласын тагы да катырак кыерсытмасмы?.." Интернеттагы блогларның берсендә шундый эчтәлектәге хат белән танышканнан соң уйлана калдым: чыннан да, бу очракта нишләргә соң? Үзебездә дә шуңа охшаш хәл – күршебез урын өстенә калган карчыкны рәнҗетә, теләсә нәрсә әйтеп кычкыра. Бу хәл берничә ел дәвам итә инде. Күршенең үзе белән сөйләшү файда китерми, участковый да ярдәм итә алмый – килеп беркетмә генә тутыра да китеп бара. Интернет-форумнарда моңа охшаш вакыйгаларны бәян итеп, нәрсә эшләргә соң дигән сорауга җавап эзләүчеләр бихисап. Аларның фикерләренә таянып, мәсьәләгә ачыклык кертергә тырышыйк әле. Үзен Марина дип таныштырган ханым атна саен өске каттагы фатирдан гаугалы тавышлар ишеткән. "Бәлки, бала котырадыр, яки ир белән хатын әрләшәдер дип уйлый идем. Карап торышка үзләре яхшы гаилә кебек – гел исәнләшәләр, елмаялар. Балага кул күтәрә торган кешеләр димәссең. Тик көннәрнең берсендә малайның җан ачысы белән: "Әти, тимә!" – дип кычкырганын ишеткәч, бу гаиләдә тираннар яшәгәнлегенә шик калмады", – дип яза ул. Марина полициягә шалтыраткан. "Кыйныйлар? – дип гаҗәпләнгән кизү торучы. – Ә сез моны төгәл беләсезме? Колагыгызга гына ишетелмәдеме? Бәлки аларда ремонт бара торгандыр?" Полициянең бу эшкә алынырга теләмәве сизелеп торса да, Марина үз сүзендә нык торган. 40 минуттан соң наряд килеп җиткән. Канәгатьсезлекләре йөзләренә чыккан: янәсе, юк-барга да полициягә мәшәкать китерәсез. Шулай булса да, гаугалы фатирга күтәрелгәннәр. "Нинди тавыш сездә? Күршеләрегез зарлана", – дигән сорауга ишек артыннан берни дә булмагандай: "Әллә ни түгел, бала гына бераз кәефсезләнә", – дигән җавап ишетелгән. Хокук сакчыларын бу җавап канәгатьләндергән булса кирәк – алар бүтән берни дә белешеп, тикшереп тормыйча, Маринага тупас караш ыргытканнар да китеп барганнар. Ни генә дисәң дә, полиция хезмәткәрләре мондый "юк-бар эшләр" белән маташырга яратмый шул! Форумда Марина белән килешүчеләр күп. Бу очракта полиция, чыннан да, берничек тә ярдәм итә алмый, диләр. Икенче берәүләр мондыйрак фикер җиткерә: "Кысылмавың яхшырак, юкса күршеләрнең синнән үч алуы ихтимал". Өченче берәүләр Маринаны артык кызыксынучан булуында гаепли: "Сез нәрсә, фатирга ОМОН бәреп кереп, бала күз алдында ата-анасын дөмбәсләүләрен телисезме әллә? Сабыйны аннары балалар йортына җибәрсеннәрме?" Фикерләр күп, нәтиҗә бер: башкаларның тәрбияләү ысуллары безгә кагылмаска тиеш, андыйларны опека органнары күзәтеп торсын. Чыннан да, бик четерекле мәсьәлә: хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итсәң, ата-ананы хокукларыннан мәхрүм итеп, сабыйны балалар йортына җибәрергә мөмкиннәр. Күрмәмешкә салышсаң, тагын кыен – баланы үз ата-анасыннан кыйнатып торасы килә димени? Ике очракта да сабый жәл. Аның үзенә кайда яхшырак булыр иде икән соң? Генпрокуратура мәгълүматлары буенча, Россиядә ел саен 2 миллионга якын бала үз ата-анасы тарафыннан кыйнала. Мондый вәхшилек тәртипсез тормыш алып баручы гаиләләрдә генә түгел, ә мул тормышта яшәүче гаиләләрдә дә очрый. Нәтиҗәдә ел саен 2 меңгә якын бала үз ата-анасы кулыннан җан тәслим кыла, 2,7 меңе үз-үзенә кул сала. Бала җәберләүчеләр турында хәбәр итү – гражданлык бурычыбыз – Еш кына "кайгыртучан" ата-ана "тәрбияләү" тәэсирендә көчен чамалап бетермичә, баланың сәламәтлегенә җитди зыян китерергә мөмкин. Шуңа да кечкенә кешенең хокуклары бозылу турында тиешле органнарга хәбәр итү безнең гражданлык бурычыбыз булып санала, – дип аңлатма бирә әлеге вәзгыятькә психолог Гүзәл ФАТЫЙХОВА. – Аннары инде баланың гомеренә куркыныч янау-янамау мәсьәләсен һәм бу очракта нәрсәләр эшләргә кирәген алар хәл итәргә тиеш. Мондый очракларда ата-ананы штрафка тартырга, психолог белән эш итәргә яки бала тәрбияләү хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Балага кул күтәрергә ярыймы соң? Бу – бик катлаулы сорау. Кайчакларда шундый сабыйлар очрый: аларга карап, моның ата-анасына сабырлык өчен һәйкәл куярга кирәк, дип уйлап куясың. Әмма кул күтәрү – хәлдән чыгу юлы түгел. Кыйналган баланың үз-үзенә ышанычы кими, ул үзен кешегә санамый. Һәм еш кына "тәрбияви" кыйнау кире нәтиҗә бирергә мөмкин. Бала чагында күп кыйналган кешеләрнең күпчелеге киләчәктә бәхетсез була. Шул ук вакытта белгеч нәтиҗәләр чыгарырга ашыкмаска киңәш итә. Әгәр дә сездә "күршеләр балаларын кыйнамыймы икән" дигән шик туа башласа, иң элек мәсьәләгә ачыклык кертегез. Шик-шөбһәләрегез расланган очракта, күршегез белән сөйләшеп карагыз, тәрбияләүнең башка нәтиҗәле ысуллары барлыгын аңлатырга тырышыгыз. Баланың үзе белән дуслашыгыз. Аны тормышның матур яклары барлыгына инандырыгыз. Гаиләләр белән дуслашып, балаларны бергәләп төрле түгәрәкләргә йөртергә, бергәләп урамга уйнарга чыгарга мөмкин. Шуны истә тотыгыз: баланың сәламәтлеге беренче урында булырга тиеш.
Галлия ХАБИБРАХМАНОВА |
Иң күп укылган
|