• 18.02-20.02 "Казан" бию ансамбле концерты. Камал театры, 19.00
  • 21.02 "Туган тел" әдәби-музыкаль очрашу. 15.00
  • 25.02 Ваһапов йолдызлары фестивале. Филармония. 18:30
  • 27.02 "Бәхет кошы" мюзиклы Әтнә дәүләт театры. Казан. "Әкият" курчак театры сәхнәсе. 18.30
  • 28.02 "Туган тел" телеканалы концерты. Казан. Филармония. 18.30.
  • 02.03-04.04 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". Уникс. 17:00
  • 02.03-07.03 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 16 Февраль Рузилә Сафина
  • 16 Февраль Гакыйль Сәгыйров (1938-2009)
  • 16 Февраль Люция Шәрәфиева
  • 16 Февраль Алексей Морозов
  • 16 Февраль Фәнзаман Баттал (1939-2015)
  • 17 Февраль Айгөл Хәйруллина
  • 17 Февраль Галимҗан Баруди (1857-1921)
  • 17 Февраль Айрат Фаррахов
  • 18 Февраль Константин Глазачев
  • 18 Февраль Фуад Халитов (1909-1981)
  • Лаеш, Имәнкискә. Үгез ите сатыла: ботлап та, өлешләп тә. Телефон: 89178754552
  • Казанда Мавлютова тукталышында тулай торакта 13 кв.м булмэ сатыла. 89274718157
  • Восстание остановкасында тулай торакта 21 кв.м булмэ озак вакытка арендага бирелэ.Булмэдэ жылы,салкын,душевая кабина,кер юу машинасы,электр плитэсе,телевизор,ике йокы урыны,ош остэле,кухонный гарнитур,шкаф,суыткыч бар.Тулэу бер айга 12500 (бу суммага квартплата кергэн) 89393937375
  • Казан яна матур туй сондыгы сатыла. т.89655808912
  • Лаеш районынынң Бимә авылында 2015 елда төзелгән, бүген үк кереп яшәрлек йорт сатыла. Ашыгыч. Ике катлы, бростан, тышланган. Газ, су, канализация үздырылган. ике контуралы котел, салкын һәм кайнар суларны бирә. Мунчага өйдән генә чыгасы. Зур гараң, погреб Җире 6 сотый. үсентеләр утыртылган. Шалтыратыгыз, алыгыз. 8 917 279-10-83
  • Авиатөзелеш районында тулай торактан 13 кв. м. (фатир статусы) бүлмә сатыла. Янәшәдә 3 балалар бакчасы (берсе ишегалдында), мәктәп, метрога кадәр 10 минутлык юл. 200 метрда Максимово тукталышы. Барлык җиһазлар һәм кер юу машинасы кала. Тел.: 8-937-289-18-63.
  • Казанда ирлэр өчен куртка сатам, кара тестэ 50-51 размер, яна. 4 менгэ сатыла 89179275753
  • Мэжлеслэргэ мантыйлар, шаурма,Кош-теле, бавырсак,чэк-чэк,пироклар,ойдэ киселгэн токмачлар, муравейник, Пицца,Балеш,Тортлар,катлитлэр ясап бирэбез.89393307899
  • Казанын Оренбургский трак урамында урнашкан тулай торакта 12 кв.метрлы булмэ сатыла. Тулай торак остановкага якын.Якында гына мэктэп, поликлиникалар бар. Куршелэре тыныч, тэртипле кешелэр. Булмэдэ яхшы ремонт ясалган. Телефон: 89375777554
  • Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәләр төзим. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 6 елдан артык. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин. Чаллы

 

 
Архив
 

03.05.2012 Җәмгыять

Хуш, Туфан абый... (ФОТО)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1

2

3

4

 6

 7

 8

 9

 10

 11

 12

 13

 14

 15

 16

 17

 18

 19

 20

 21

 22

 23

 24

 25

 26

 27

 28

 29

 30

 31

 32

 34

Шамил АБДЮШЕВ фотолары
Матбугат.ру
№ --- | 03.05.2012
Матбугат.ру печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№44 (804835) / 06.05.2012 17:58:18

ХЭЕР ФАТЫЙХАСЫН КАЛДЫРЫП КИТСЕН!!!

№43 (804770) / 05.05.2012 00:18:25

"Ай булмаса, йолдыз бар" спектакле язмасы юкка чыкканмыни? Дамирә Кузаева уйнаган бу спектакль искиткеч иде! Тетр фондында да сакланмаган микән?

үзе, бу егет-Туфан абыйның оныгы Данияр.

№42 (804762) / 04.05.2012 21:55:55

Нэжибэ апа янында бик хэсрэтле егет басып тора.Кеме булды икэн ул Туфан абыйнын.Сызлануы йозенэ чыккан бахырнын,оныгы булдымы эллэ?

№41 (804729) / 04.05.2012 15:16:45

Рәхмәт, Туфан абый, авыр туфрагың җиңел,җаның җәннәттә булсын.

№40 (804728) / 04.05.2012 15:12:44

Үзебез гомер юлында авырлыклар очраганда "Фй булмаса йолдыз бар" дип юанып яшәдек, ә балаларыбыз "Әлдермештән Әлмәндәр" кебек оптимист булып үстеләр. Видеосын тапкач әллә ничә көн бертоташтан барыбыз бергә - нәнәләре, әтисе белән без һәм 4 бала шул спектакльне карадык, ятлап бетердек. Хәзер дә малайлар авыз эчләреннән ни көйли дисәң, шул "ала карга дигән асыл кош" була. Рәхмәт, Туфан абый.

№39 (804727) / 04.05.2012 14:46:03

Караңгыга киттең - кара җиргә,
Барыбыз да бер барасы кара гүргә.
Курыкмыйбыз шуңа хәзер караңгыдан
Кара гүрне яктыртырга син бар анда.

№38 (804703) / 04.05.2012 10:52:16

Һәр мөселманга хас булган матур сыйфат:кайсыбер дәрәҗәле хатын -кызлар белән ир -атларга түбәтәй җитеп бетми. Ә Туфан агага килгәндә, без татарлар өчен бик зур югалту бу. Урыны оҗмахта булсын!Гаиләсенә Аллаһ зур сабырлык бирсен!

№37 (804700) / 04.05.2012 10:24:50

әйтерсең ЦК политбюросының понихидасы..

№36 (804699) / 04.05.2012 10:20:59

мәрхүмнең рухын рәнҗетеп, фәрештәләрне качырып кукыраеп тормаса булмады микән теге әби патшага?Нинди денсезлек, нинди мәсхәрә.Сиңа әйтәм җен карчыгы, динебезгә хөрмәтең ташка үлчим икән инде, халкыбыз гореф-гадәтен исеңә төшереп,мәет янында булса да башыңа яулык ябарга иде аны.Марҗаларның әнә нинди генә денсезләре дә үле озатканда башларын каплый.

№35 (804696) / 04.05.2012 09:19:10

татар теле өчен, милләт өчен янып яшәүче йолдыз сүнде.... Сүнсә дә ул, нуры калды, Туфан Әлмәндәре калды.. Рәхмәт сезгә, Туфан ага.

№34 (804689) / 04.05.2012 08:28:59

Төшемдә мин таш гасырга кайтып килдем,
Кыргыйларга шигырьләрем укып йөрдем,
Шигыреңне ташка уеп яз диделәр.
Шагыйрьлекнең ни икәнен шунда белдем.
(Туфан абый Миңнуллин. "Робагыйлар" китабыннан)

№33 (804688) / 04.05.2012 08:21:12

Туфан абый биниһая мирас калдырып китте. Ул кайларга гына сибелмәгән. Мирасның иң зур өлеше - төрле театрлар уйнаган спектакльләр язмалары. Аларның инде күпмесе магнит тасмалары җитешмәгән елларда юкка чыгарылган. Гап-гади битарафлыкмы, хөсетлекме - әмма авторны Тукай бүләге иясе иткән \"Ай булмаса йолдыз бар\" спектакленең язмасы да юкка чыгарылган бит...
Оренбурның Фәйзи театры репертуарында гына да аның ничә әсәре бар. Соңгыларыннан \"Нәзер\" һәм \"Төш\" беренче кат бездә куелды. \"Нәзер\" авторга бик ошаган иде. Туфан абый тырышлыгы белән Татарстан тамашачысы бу әсәрне карау, ә артистларыбыз Татарстанда танылу бәхетенә ирештеләр.
\"Төш\" спектаклендә Туфан аганың үз тавышы яңгырый. Бу спектакль автор катнашкан премmера көнендә профессионаллар тарафыннан видеога төшерелеп алынды.
Камал театры гастрольдә булганда Оренбург телестудиясе \"Әлдермештән Әлмәндәр\" спектаклен язмага алып, тамашачыларга күрсәткән иде. Ул язмада киң популярлык алган Казан язмасыннан аермалы буларак Вера Минкина, Илдус Әхмәтҗан да катнашты. Бу материаллар һичьюгы олуг шәхеснең булачак музеенда урын алса иде.

№32 (804676) / 03.05.2012 23:05:13

Нәҗибә апа,бу көннәрдә машинально йөри,янында басып торганда,исән кебек ул,ире.Аннары, китереп бирә.Менә ишектән керер,кочаклап алыр кебек.

26 яшҗ иде,ирем үлгәндә.Бер ел үтте,кая юкка чыкканына ышана алмыйча.Хәзер дә тоям кулын кулда реанимациядәге, унбиш ел үтте.

№31 (804674) / 03.05.2012 22:59:06

Белмиим,күрербез.Шуннан аңларбыз татарның кем икәнлеген !

№30 (804673) / 03.05.2012 22:57:07

Туфан абый сөмсере коелган, мескенләнгән, кызганыч кешеләрне өнәми иде. Шаккаткыч юмор хисе иде аңарда.Соңгы арада бик күп язды, ике китабы әзерләнеп беткән диярлек.Уйланулары да, шаярулары да аларда...Артык купшылыкны, арттырып җибәрүне дә җене сөйми иде. Гади авыл малае, җир кешесе икәнлеген гел-гел белгертеп тора иде. Әйдәгез аның хакында Әлмәндәре хакында сөйләшкәндәй сөйләшик.

№29 (804672) / 03.05.2012 22:52:57

Нигә болай булды бу.Исән чагында үзен яратып бетермәсәмдә,улгәч йөрәгем әрни.Димәк,мин ялгышканмын икән.

№28 (804671) / 03.05.2012 22:51:56

Хастаханә. Тәрәзәсе урам якта.
Карыйм шуннан күңел төшеп киткән чакта-
Көн озыны тыз-быз чапкан ханымнарның
Хет берәрсе уйлый микән минем хакта.
(Туфан абый Миңнуллин. "Робагыйлар" китабыннан)

№27 (804670) / 03.05.2012 22:47:40

Туфан абзый хатынының кайгысы йөзенә чәчерәп чыккан.Бу фото, аларның мутур тормыш кичергәннәрен чагылдыра.Хәзерге заманда, ирләре үлгән хатыннар шатлыктан ни эшләргә белмиләр.Нәҗибә ханымга рәхмәттән башка сүз таба алмыйм.

№26 (804668) / 03.05.2012 22:32:41

Үз бабам кебек якын. Иде дия алмыйм...

№25 (804663) / 03.05.2012 21:18:28

Мөбәрәк тәсбих өзелде...

№24 (804656) / 03.05.2012 20:45:20

Яшенә дә игътибар итми, мәңге яшәр, гел ,беркемнән курыкмый, туры сүзен сөйләр кебек тоела иде.Туфан абыйның юклыгы башка сыймый. Берничә көн элек кенә җаны әрнеп чыгыш ясаган кешенең мәңгегә китеп баруына ышанып булмый. Төштер, менә уянырмын да барысы да үз урынына кайтыр кебек.

№23 (804655) / 03.05.2012 20:31:13

ай-яй,кеше күп булган,яхшы кешенең женазасына шулай жыела халык.ничәмә йөзләрчә чакрым читтә яшәсәк тә,без дә күрдек,рәхмәт фотога төшереп күрсәтүчеләргә...тыныч йоклагыз,Туфан ага,сез әсәрләрегез белән укучыларыгыз күңелендә булырсыз...

№22 (804648) / 03.05.2012 19:34:28

Мен-мен рэхмэт сезгэ!Безгэ акыл биргэн очен, кунелдэ мэнгегэ калырсыз,авыр туфрагыгыз жинел булсын Туфан абый!!!(((

№21 (804647) / 03.05.2012 19:33:56

Син нэстэ,ни дип язсыннар.Куп ,урыныгыз жэннэттэ булсын дип,эппэр итэрлэр.

№20 (804642) / 03.05.2012 19:16:45

Кайбер түрәләр Туфан артыннан китеп барсалар,Татар халкы ни дип язарлар икән.

№19 (804629) / 03.05.2012 18:01:58


Кайтмас юлга сәфәр чыктың, дөнья шавы
Юкка чыкты кинәт кенә синең өчен, Кошларның да сайраулары ишетелми,
Синең өчен чишмәләр дә чылтырымый,
Мәңгелектә тыныч йокла, Туфан абый!

№18 (804628) / 03.05.2012 17:59:22

Аңлыйбыз, сөрән, бик яхшы аңлыйбыз...
Шуңа бар күңел, җан белән әрнеп елыйбыз...

№17 (804627) / 03.05.2012 17:55:36

Кемне югалтканыбызны аңламыйбыз әле без

№16 (804617) / 03.05.2012 16:49:39

Бигрәк көтмәгәндә китеп бардың, Туфан абый. Үлем һәрчак көтмәгәндә килсә дә, Әлмәндәрең кебек озын гомерле булырсың кебек иде. Без, татар теле укытучылары, бик юксынырбыз инде Сине. Авыр туфрагың җиңел булсын!Урының җәннәттә булсын!

№15 (804616) / 03.05.2012 16:44:19

Татар бар да,Хәтәр бар дип үзең әйттең,
Җаның,тәнең белән шул Татарга хезмәт иттең.
Йөрәгеңне Сакламадың Туфан абзый,сакланмадың,
Көтмәгәндә,ярты юлда,Татар халкын ташлап киттең.

№14 (804615) / 03.05.2012 16:34:05

Табигатьтэ елый, ботен донья кайгыда, хуш, Туфан абый, татар халкынын намусы!

№13 (804613) / 03.05.2012 15:47:18

Урыны жэннэт турендэ булсын!!!Тыныч йокла Туфан абый!!!Чыннанда аны табигатьттэ елап озатты,иртэ тан да тотынган идем еларга,туктап кына булмый бит,куз яшьлэре узеннэн узе молдерэп ага.Кунелгэ ничектер авыр буген чыннан да!!!
Якыннарына сабырлык,туземлек бирсен Ходай!!!.
Гомереннен азаккы коннэренэ кадэр,ТАТАР дип яшэден,ТАТАР МИЛЛЭТЕ дип тирэн йокыга да талдын.Без сине онытмабыз Туфан ага.
Варисларын,васыятенне аклар,Алла боерган булса!!!

№12 (804612) / 03.05.2012 15:38:14

Гөмереңне багышладың үз халкыңа
Кемнәр инде дәвам итәр синең эшне,
Кемнәр генә безне яклап сүзен әйтер
Татар халкы синнән башка нишләр инде.

№11 (804608) / 03.05.2012 15:10:27

ТУФАН абый, ТУФАН абый!
ФАНат булып син тугансың!
Милләт өчен күп эшләдең!
ТАТАР өчен күп көрәштең!
РӘХМӘТ сиңа барсы өчен!
РӘХМӘТ сиңа ТАТАР өчен!

№10 (804607) / 03.05.2012 14:59:41

Урыны оҗмахта булсын...
Нәҗибә ханымның,кызы Әлфия ханымның тирән кайгысын уртаклашам...
Мәңгелеккә озату болай да җиңел түгел
Админ,чынлап та №8 нең сүзләрендә хаклык бар..

№9 (804606) / 03.05.2012 14:33:21

Админ, 16 хэм 25 фотоларны алыгыз эле моннан момкин булса. Якыннарынын мэрхум белэн саубуллашуы бик тетрэндергеч була. Нигэ аны ботен кеше кузенэ куярга?

№8 (804603) / 03.05.2012 14:19:19

29 нчы фотоны каравы ботенлэй авыр. Шамил абый, рэхмэт Сезгэ, без эчкэ керэ алмаган идек, бу фотоларны барыбызга да курсэттегез. Авыр туфрагын жинел булсын, Туфан абый!

№7 (804601) / 03.05.2012 13:55:18

Бу дөньяда дошманнарсыз яшәдеңме?
Ни кылсалар, риза булып дәшмәдеңме?
Һәм син шуны яшәдем дип әйтәсеңме,
Кеше диеп атыйсыңмы, җасәдеңне.
(Туфан абый Миңнуллин, "Робагыйлар" китабыннан)

№6 (804600) / 03.05.2012 13:41:52

Туфан абыемны карамадылар,
акчасызлык белэн интектерделэр,
эсэрлерен кюрмэдэлэр,
сузлэрен ишетмэдэлэр!...

Татар татарны улгэч кенэ искэ тошерэ :(

№5 (804599) / 03.05.2012 13:19:35

Зимфира рэхмэт Сезгэ !
Туфан абыйнын язганнарын еламыенча тузеп укып булмый . Туфан абый истэлегенэ шигырьлэр ....язып утсэгез иде .
мишэр кызы.

№4 (804598) / 03.05.2012 13:11:17

бик авыр.ятим калган кебек булдык.кунелдэ бушлык.бер элмэндэрен очен генэдэ мен рэхмэт.тыныч йокла туфан абый.

№3 (804597) / 03.05.2012 13:11:08

Туфан абый , авыр туфрагын жинел , карангы гурен якты , урынын жэннэтнен турендэ булсын ...
татар кызы , эйе тэбигатьтэ елап озата мэнгелек юлга ...мин , уземдэ еламыйча тузэ алмыйм , авыр ...
Туганнарына хэм дэ якыннарына ходай сабырлык бирсен .

№2 (804596) / 03.05.2012 13:10:01

Яңа яуган кар өстендә эзләр кала,
Аеылганда - әйтелмәгән сүзләр кала.
Бар да үтә, бар да кала, иң авыры -
Өмет тулы мөлдерәмә күзләр кала...
(Туфан абый Миңнуллин)

№1 (804595) / 03.05.2012 12:55:27

Урыны җәннәтнең түрендә булсын...
Табигать тә елый...
Якыннарына ходай сабырлык бирсен.

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D