поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
03.04.2012 Шоу-бизнес

«Матур һәм сәламәт булыйк!»

Бүгенге кунакларыбыз – җырчылар Азат Фазлыев һәм Алсу Дәүләтгәрәева. Алсу тамашачыларга 2003 елда оешкан «Саф хисләр» төркеме аша таныш. Аның берсеннән-берсе матур көйләр иҗат итүе, фотога төшерү белән мавыгуы, музыка мәктәбендә балаларга белем бирүе турында да беләбез. Шул ук вакытта сөекле ире Азат һәм нәни уллары Аязны кайгыртырга да өлгерә. Бал корты Нечкәбил сыман тырыш ул Алсу.

Азатның ирешкәннәре дә бихисап: «Йолдызлык», «Сандугач керде күңелгә» фестивальләрендә, «Ватан» халыкара бәйгесендә катнашкан, Р.Ваһапов исемендәге һәм «Татар моңы» бәйгеләренең лауреаты булган егет ул. Азат белән Алсу бергәләшеп гастрольләргә чыгалар, туй-мәҗлесләргә ямь өстиләр. Хәйрия концертлары белән балалар һәм картлар йортларына йөриләр. Азат башкаруындагы «Картлар йорты» исемле җыр шул хәл белүләр тәэсирендә туган.

 

Соңгы араларда музыкаль гаилә Азат Фазлыевның концертына әзерләнү белән мәшгуль. Ул 27 мартта Филармония концерт залында булачак. Ә башкалабыз тамашачысы алдына тәүге тапкыр ялгыз чыгу – туй көне кебек үк истәлекле вакыйга, аны дулкынланып көтәсең. Матурлану-әзерләнү серләренең берничәсен Азат һәм Алсу сезнең белән дә бүлешерләр.

 

Алсудан киңәш:

 

– Мин бик шәп ябыгу ысулы таптым. Шуның ярдәмендә ике туганым 12 килограммга ябыкты. Җитен орлыгын кофетарткычтан чыгарасың, ул онга әйләнергә тиеш. Көнгә 3 тапкыр берәр аш кашыгы кабасың. Аны коры килеш йотуы авыр, шуңа күрә ахырдан кефир яки су эчеп куйсаң яхшы. Кичке алтыдан соң җиңелчә генә ашарга кирәк, рациондагы ипине дә киметәсе.

 

Җитен орлыгы организмны чистарта, аны кулланганнан соң, үзеңне җиңел хис итәсең. Әлеге ысулны миннән бик күп җырчылар язып алды. Сезгә дә файдасы тими калмас.

 

* * *

 

Аш-су бүлмәсендә кайнашучылар өчен дә бик җайлы һәм тәмле рецепт тәкъдим итәм. Әлеге «подливка»ны бәрәңге белән дә, токмач белән дә бирергә була. Иң элек суган белән уылган кишерне чуенда кыздырасы. Шуңа шакмаклап туралган ит салырга, ит пешәр алыннан болгар борычы өстибез. Пешәргә 1-2 минут кала соус белән катнаштырылган борчак салабыз. Әлеге ризык күңелегезгә хуш килер дип өметләнәм.

 

Азаттан киңәш:

 

– Тамак беткәндә, тавыш ярылары киеренке вакытта бик файдалы рецепт. Сырганак, шәфталу, абрикос, зәйтүн майлары – барысын бергә кушып болгатабыз. Мамыкны шушы катнашмага манып, борын тишекләренә тыгып, 10 минут ятып торырга кирәк. Әлеге файдалы майлар тавыш ярыларына агып төшәчәк. Моны төнгә каршы, ягъни ятар алдыннан эшләсәң, йогынтысы көчлерәк була.


Сәхифәне Рәйсә БОРҺАНИЕВА алып бара
Сәхнә
№ 3 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»