|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.03.2012 Җәмгыять
«Билайн»ның Клиентларга татар телендә хезмәт күрсәтү үзәге - «Бәллүр Гарнитура» бәйгесе финалистыШалтыратулар кабул итү үзәкләре арасында уздырыла торган профессиональ бәйгеләр арасында «Бәллүр Гарнитура» иң мәртәбәлеләреннән санала. Әлеге конкурста Клиентларга татар телендә хезмәт күрсәтү үзәге жюри тарафыннан югары бәяләнде! Быелгы бәйгедә Россия, Украина, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм башка илләрнең 100 дән артык үзәгеннән 223 катнашучы булды. «Билайн» дүрт номинациядә югары бәя алды. Мәсәлән, «Билайн»ның «Социаль челтәрләрдә клиентларга хезмәт күрсәтү» проекты «Технологияләрдән иң оста файдалану» номинациясендә җиңүче булды, ә Тверьдәге клиентларга хезмәт күрсәтү үзәге ике номинациядә җиңде: «Хезмәткәрләр белән иң яхшы идарә итү» һәм «Ел үзәге».
--- |
Иң күп укылган
|