поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 10 Май
  • Камил Фасиев (1919-2005) - галим
  • Рәмзия Закирҗанова - актриса
  • Алия Кәлимуллина - актриса
  • Рамил Муллин - дәүләт эшлеклесе
  • Мәликә Гыйльметдинова - хәйрияче
  • Гариф Галиев (1903-1985) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
16.03.2012 Ир белән хатын

Ир – президент, хатын – финанс министры

Яшь парлар гаилә корып яши башлагач, иң әүвәл акча мәсьәләсендә уртак фикергә килергә тиешләр. Мәсәлән, бер танышымның ире "синең акча, минем акча" дип теңкәсенә тигән. "Гаилә булгач, бар да уртак инде",– дип җавап биргән Гүзәл. "Уртак булгач, шкафта торсын", – дигән ире дә. Гүзәл шулай эшләгән. Көннәрдән бер көнне исә акчаның шактый кимүен сизеп алган. Ире акчаны тота белмәве белән килешергә мәҗбүр булган. Нәтиҗәдә гаилә бюджетын хатыны үз кулына алган.

Күп вакыт ирләр хатын-кызларны акча тота белмәүдә гаепли. Янәсе, гүзәл затның кирәк-ярагы күп – бизәнгечләр, чәч буявы, гигиена әйберләре аласы бар... Саный китсәң, күп инде. Кайберләре әле хатынның акча аз эшләвен сәбәп итә. Тик күп гаиләләрдә ир кеше акча тапса, хатын-кыз аны тота белүче булырга тиеш, дип уйлыйм мин. Шул ук вакытта акчаны хатыннардан да сакчыл тоткан ирләр бар. Алар түләүләрне дә үзләре башкара, кибеткә дә үзләре йөри. Тәмәке тартмаучы ирләр гаилә бюджетына болай да шактый экономия ясый. Билгеле, акчаның каян кергәнен белмәгән кеше аның кая чыкканын да сизми кала. Тир түгеп, хезмәт хакын көтеп алган кешеләр акчасын әрәм-шәрәм итмәячәк.

 

Кайбер дус кызларым иренең акчасын тиененә кадәр җыеп куя да, һәр иртә юлына гына кирәкле акчаны санап бирә. Мондый күренешләр ирләрнең дәрәҗәсен төшереп кенә калмый, аларны кимсетә дә әле. Шуңа күрә гаиләгә кайткан акчаны алдан ук тиешле түләүләр, ашау-эчү өчен аерып куярга кирәк. Артып калган акчаны өйдә сакларга курыксагыз, банк­ка илтеп салырга да була.

 

Резеда МӘРДАНОВА, психолог:

 

– Акчаны хә­зерге заманда кем күбрәк эшли – шул тота. Гаиләнең матди хәле өчен шул кеше җавап бирә. Ирләр акча тота белми, дигән фикерне еш ишетергә була. Бу аларны кечкенәдән акчаны сакчыл тотарга өйрәтмә­гәнгә күрә килеп чыга. Һәр ата-ана баласына акчаның каян табылганын, аны тота белергә кирәклеген аңлатырга тиеш. "Үзем тапкан мал түгел, ата малы жәл түгел" дигән принцип белән яшәүчеләр аз түгел.

 

Хатын-кыз тормышта җаваплырак булганга күрәдер инде, гаилә бюджетын үз кулына ала. Әмма һәр гаиләнең үз законы булган төсле, акча мәсьәләсен дә һәр гаиләдә үзенчә хәл итәләр. Шулай да матди кыйммәтләр гаиләдә төп максат булырга тиеш түгел. Акча ул яшәгән дәвердә кулланыла торган берәмлек кенә. Миллионлаган акчасы булган гаиләләр дә бәхетнең ни икәнен белми яши.

 

Илнар ХӨСНУЛЛИН, "Ватаным Татарстан" газетасы журналисты:

 

– Безнең гаи­ләдә балалар бакчасына түләүдән кала барлык тү­ләүләр минем өстә. Ир кеше буларак, чыгымнарны үзем күтәрергә тиеш дип уйлыйм. Хатынымның акчасын беркайчан да тикшермим. Ул да әрәм-шәрәм итми. Гаиләгә кирәкле әйберләрне генә ала. Хатын-кызга кирәклесе дә күпме бит аның. Кайбер әйбер­ләрнең бәясен башка кибетләр белән чагыштырам. Бик арзанга да бер дигән товар алып була.

 

Эльвира МОЗАФФАРОВА, "Шәһри Казан" газетасы журналисты:

 

– Кияүгә чыккач та, иремнең әнисе бик акыллы киңәш бирде. "Гаиләгездә шырпы алсагыз да, киңәш­ләшегез". Һәм бик дөрес әйткән. Без гел шулай эшлибез. Икебез дә хезмәт хакыбызны өйгә алып кайтып, билгеле бер урынга куябыз. Кирәк вакытта, бер-беребезгә әйтеп, шуннан акча алабыз. Балалар үстергәч, акчаны теләсә нәрсәгә туздырып булмый. Иң мөһиме – ашау-эчүгә жәлләмибез.

 

Илназ МИНВӘЛИЕВ, җырчы:

 

– Гаиләдә ак­ча уртак булырга тиеш, дип уйлыйм. Ашау-эчү, кием өчен беркайчан да акчаны жәлләмим. Үзең өчен генә яшәп булмый, гаиләң, балаларың булгач, алар да синең карамакта. Мин үземне бик сакчыл ир дип уйлыйм. Тәмәке тартмавым, хәмер кулланмавым гаилә бюджетына бик зур файда китерә. Балаларга теләсә нәрсә алып бирмибез. Аларны тегендә-монда ял иттереп, урам ашавын ашатып йөргәнче, акчаны түгәрәкләр өчен тотабыз. Алар кичке тугызларга кадәр спорт, музыка белән шөгыльләнә. Әмма акча дип кенә яшәргә дә ярамый, акча бүген бар, иртәгә юк ул. Гомернең кадерен белергә кирәк.

 

Зәлия МӨШӘРӘПОВА, хуҗабикә:

 

– Гаиләдә акчаны кем тота белә, ул шуның кулында булырга тиеш. Безнең гаиләдә исә акчага үзем баш. Ашау-эчүне күп­ләп сата торган җирләрдән алдан алып куябыз. Барлык түләү­ләрдән соң калганын ай буена сузам. Гаилә бюджетын сакчыл тотуым аркасында шактый файда китерәм. Бу акчаны кирәк вакытта тотабыз. Кайвакыт зур гына җиһаз да алып куеп була.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»