поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.03.2012 Ир белән хатын

Апа, җаным...

Кибеткә дә бармагач, анда ярты көн тәм-том, кием-салым сайлап-сайланып йөрмәгәч, нинди хатын-кыз булам инде мин? Кемне картайта, кемне яшәртә инде ул шөгыль.

Азык-төлек кибетендә җиләк-җимеш сайлыйм. Бананы, алмасы, винограды, апельсины, мангосы булды... Абау, грушаларының катылыгы, кивилары да бармак белән басып караганда ташкабак кебек. Мин сайлый торганда, өч яшьлек «терекөмешем» – кызым миннән ычкынып китәргә генә тора. Аны киндер-күкәйле, чупа-чупслы касса янындагы кәрзиннәр күбрәк кызыксындыра шул. Монда әни витамин җыя дигәч тә...

 

«Фи!» – дия-дия, минем янда җиләк-җимеш сайлап торган урта яшьләрдәге хатынга күтәрелеп тә карамаган булыр идем. Кызыма карап: «Синекеме бу?» – дигәч кенә, сискәнеп киттем. Берәр нәрсәсенә тигәнме әллә бала? «Минеке», – дим, каушап диярлек. «Молодец, – диде иреннәре җете кызыл иннеккә «чумган» хатын. – Үзең дә бала кебек кенә, балаңа да күз генә тимәсен». Рәхмәт, дип, тиз генә китеп барасы идем, хатынкай юлыма аркылы ук төште.

 

– Киңәшемне бирим әле үзеңә, – диде үзен Ирина дип таныштырган хатын. – Үзеңне менә бүгенге кебек карап кына йөрт. Болай каударлана-каударлана азык-төлек тә ташыма. Ирең ташысын. Ирең бардыр инде, ирсезгә охшамагансың...

 

Ирен читемә ирексездән елмаю менеп куна. Ни-нәрсәгә бәйләнде бу апа-җаным?

 

– Мин, бала тапкач, чүпрә камыры кебек тазардым. Ир хатын-кызга да санамый башлаган иде. Аннан бер акыллы апа киңәшен тоттым. Ябыктым, ирнең бар акчасын үземә туздыра башладым, бер авыр әйбер дә күтәрмәдем. Бер сүз белән әйткәндә, ватылмадым. Хатын-кыз хәйләкәр булырга, үзен һәрвакытта караулы йөртергә тиеш ул. Әй җанаш, синдәгедәй яшь-чибәр вакытлар тиз уза шул. Ә ирләр – гел егет. Шуңа әйтүем: үзеңне ярат, чибәрлегеңне, яшьлегеңне сакла – күтәрмә моның кадәр азык-төлек. Ирләр эшләсен, ирләр тапсын, ирләр ташысын! Син өйдә көтеп кенә утыр.

 

Әллә, мин әйтәм, журналистлыгым маңгайга язылган шунда – апа-җаным телефонын да бирде, кил, янәсе, язмышымны сөйләрмен. Мин ул сөйли-сөйли кәрзинемнән бушаткан җиләк-җимешемне (авыр бит, күтәрергә ярамый!) янымнан китүгә үк яңадан алып тутырдым да Мәрьям йолыккалый-йолыккалый тарткан кассага ашыктым. Ватылмыйм дип яшәсәм, иртәгә үк үләм бит мин!

 

Ә апа-җанымны өйгә биш сумка асып кайтып җиткәч тә искә төшереп, елмаеп йөрдем әле мин. Әй, мин әйтәм, барыбер бу тормышның бөтен яме хатын-кызда инде. Хәйләкәр дә, усал да, беркатлы да, шул ук вакытта матур да инде хатын-кыз...  


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»