|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.03.2012 Криминал
Полиция бүлегеннән хастаханәгә китерелгән, аңа карата көч куллану билгеләре булган ир-ат җан биргәнТикшерү материаллары буенча, 10 нчы март көнне 15 сәгать тирәсендә ашыгыч медицина ядәме бригадасы Казанның “Дальний” полиция бүлегеннән туры эчәге зарарланган Казанда яшәүче 52 яшьлек гражданинны 18 нче шәһәр хастаханәсенә китерә. Хирургларның оператив тыкшынуыннан соң ир-ат реанимация бүлегенә күчерелә. Әмма табиблар аның гомерен коткарып кала алмый – ир-ат хастаханәдә җан бирә. Тикшерү фаразлаганча, 9 нчы март көнне ир-ат Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 20.1 маддәсендә каралган вак хулиганлык өчен полициягә китерелә. Ир-атның мондый гамәлләр өчен 6 тапкыр тоткарлануы ачыкланган. 9 нчы март көнне кулга алынгач, ул эче авыртуына зарлангач ашыгыч медицина ярдәме чакыртыла, авыртуны басучы укол кадаганнан соң ул госпитализациядән баш тарта. 10 нчы март көнне ул янә эче авыртуына зарлана, бу юлы инде аны табиблар “туры эчәк өзелүе” диагнозы белән хастаханәгә алып китә, биредә ул операциядән соң үлә.
--- |
Иң күп укылган
|