поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
12.03.2012 Спорт

“Россия-2” комментаторы Сергей Гыймаев белән Римма Бикмөхәммәтова әңгәмәсе

26 февральдә КХЛ уеннарының регуляр чемпионаты төгәлләнде һәм плей-оффта очрашачак сигез пар команда билгеле булды. Арада иң зур сынау “Ак Барс”ка төште — ул иң беренче әйләнештә үк узган елгы чемпион “Салават Юлаев” белән очраша. Тәүге уен — 1-2 мартта Казанда. Көндәшен 4 тапкыр откан команда киләсе турга уза, җиңелгәне исә чемпионлык өчен көрәштән төшеп кала.

Уеннар башланыр алдыннан без танылган хоккейчы, тренер, “Россия-2” телеканалы комментаторы Сергей ГЫЙМАЕВ белән элемтәгә кердек.

 

— Сергей Наилевич, тәҗрибәле хоккейчы, тренер күзлегеннән карап, КХЛның бу сезонында “Ак Барс”ның уенын ничек бәялисез?

 

— Команда үзгәрешләр кичерә, Билалетдиновның тренер эшенә күнегеп кенә беткәннәр иде, ул китеп барды. Билгеләнгән яңа тренер тәҗрибәле булса да, аның команда белән тулы канлы тормышта яши башлавына вакыт кирәк. Состав та алмашынды. Бу башта бик сизелде, авыррак уйнадылар, хәзер җайлашалар, һөҗүмнәре ешайды, тешләрен күрсәтә башладылар.

 

— “Ак Барс” җанатарлары Зиннәтулла Билалетдиновның китүен авыр кичерде. Аның җыелма командада эшчәнлеген ничек бәялисез? Билалетдиновка кайда яхшырак: “Ак Барс”тамы яки җыелма командадамы?

 

— Билалетдинов үз урынында! Аңа комачауларга кирәкми, ул яхшы стратег. Әлегә җыелма команданы туплый, 100 дән артык кандидатны энә күзеннән үткәрде дип беләм. Бу бик авыр һәм җитди эш. Ул “Ак Барс”тан көчле команда ясады, бу юлы да аңа йөкләнгән эшне җиренә җиткерә алыр дип ышанам. Зиннәтуллага кайда яхшырак, уңайлырак икәнен ул үзе генә беләдер. Ләкин җыелма команданың тренеры булу икенче әйбер. “Ак Барс”та аңа җиңелрәк дип уйлыйм, ул Казанда чын хуҗа булды. Психологик яктан Мәскәүдә авыррак. Аңа уңышлар телим.

 

— КХЛның плей-офф схемасыннан канәгать булмаучылар күп, мәсәлән, Көнчыгыш конференциядә уйнаучы “Ак Барс” һәм “Салават Юлаев” бер-берсе белән плей-оффның беренче уеннарында ук очраша. Шул сәбәпле “Ак Барс”ны Көнбатыш конференциягә күчерергә тәкъдимнәр яңгырады. Плей-офф уеннарын конференцияләргә бүлеп түгел, ә очрашуларны чемпионатның турнир таблицасы буенча үткәрергә була дип тә әйтәләр...

 

— Бу сезонда үзгәрешләр булмаячак инде. “Ак Барс” “Салават Юлаев” белән очрашачак. Әйе, кем өчендер бу сезонда бәхет елмаймаячак. Нишләмәк кирәк?! Бу хоккей! Гафу итегез, “Ак Барс”ны ник күчерергә? Аларга көчсезрәк командалар белән уйнарга, җиңәргә кем комачаулады? Көчле клублар 4, 5 урында булганга кем гаепле соң? Командалар үзара шулай тиз очрашканга үзләре гаепле.

 

Ике клубның да амбицияләре көчле, аларны бары югары урыннар гына канәгатьләндерә, беренче раундта уйнаулары ук алар өчен күңелсез хәл. Шулай да, фаворит дип “Ак Барс”ны саныйм, егетләр яхшы уен күрсәтәләр, капкачылар мәсьәләсе дә җайланды кебек. “Салават Юлаев”ның соңгы ике матчын алсак, уеннар әллә ни тәэсирле булмады. “Ак Барс”ның тагын бер өстенлеге — “руль артында” бик зур тәҗрибәгә ия тренер Владимир Крикунов булу.

 

— Барысын да кызыксындырган сорауны бирми түзә алмыйм, кайсы командага җан атасыз? Бөтен татарлар кебек “Ак Барс” өченме, әллә сезгә кайчандыр үзегез, ә хәзер улыгыз уйнаган “Салават Юлаев” командасы якынракмы? Бер уңайдан улыгызның уенына да бәя бирсәгез иде.

 

— “Салават Юлаев”ка карата мәхәббәтем зуррак, әлбәттә. Мин Уфада үскән, яшәгән кеше, “Салават Юлаев”та үзем дә, улым да уйнап, башка хоккей клубы өчен җан атып утыруым сәер булыр иде.

 

Улым Сергейның уйнавына килгәндә, мин әти кеше, аның өчен борчылам, шул ук вакытта аңа таләпчәнрәк карыйм, ләкин уйнавыннан канәгатьмен. “Салават Юлаев”та булуына сөенәм. Тренерлары да канәгать. Аның тагын бер елы бар, килешүен озынайтырлармы-юкмы, бу турыда сөйләшү иртәрәк.

 

“Ак Барс”ка сокланам, ул бар яклап үрнәк команда. Гомумән, Татарстан спортка булган мөнәсәбәте белән сокландыргыч республика, сезгә җитүче юк.

 

— “Ак Барс”ка татарларны туплау фикере бар. Бу дөрес булыр идеме?

 

— Дөрес омтылыш дип саныйм. “Ак Барс” Татарстанның гына түгел, бөтен татарның брендына әверелде. Хоккей аренасында Татарстан данын яклаучылар арасында татарлар яки, һичьюгы, Татарстанда туып, профессионал дәрәҗәдә уйнаган хоккейчылар күбрәк булган саен яхшырак. “Ак Барс” өчен татар хоккейчылары гына уйнаса, матчлар да күпкә кызыграк булыр иде дип уйлыйм. Әлегә бу авыррактыр, ләкин киләчәктә республикада үз хоккей йолдызлары калкып чыгуына ышанам. Бу юнәлештә җитди эш бара.

 

— Әтиегез Наил абый Башкортостанның Туймазы районының Кәкребаш авылыннан. Аның туган якларында булгалыйсызмы? Спортчы юлыннан китүегезгә кем яки нәрсә тәэсир итте?

 

— Әтием минем өчен легендар шәхес. Ул кечкенә авылда туып, зур максатларга ирешә алды. Очучылар училищесында укыган, аннары сугышка киткән. Ул беренчеләрдән булып реактив очкычларны сынап, аларда очкан кеше. Эскадрилья командиры иде. Сугыштан соң да хәрби очучы булып хезмәт итте. Әнием милләте буенча украин, мин Белоруссиядә туганмын. Озак еллар Камчаткада яшәгәннән соң, гаиләбез Уфага күченеп кайтты. Әтинең авылына беренче кайтуымны хәтерлим. Бик нык гаҗәпләнгән идем, барысы да татарча сөйләшә. Уфада укыган булсам да, анда ни татар, ни башкорт теле укытылмады. Заманасы шундый булды, хәзер татарча өйрәнеп калмаганга үкенәм. Әтинең авылы Ык буенда урнашкан, гаҗәеп матур урыннар. Әни исән булганда анда еш кайттык. Әти гаиләдә бердәнбер бала булганга күрә, хәзер анда якын туганнар калмады. Әти 1996 елда вафат булды, барлык элемтәләр өзелде.

 

Мәскәүдә татарлар белән аралашам, дусларым да бар. Мине татар буларак мөселман бәйрәмнәре белән дә котлыйлар, ләкин өйдә татарча яшәү юк.

 

Балачакта хоккейчы булырга хыялланмадым. Яхшы укыдым, “отличник”, ләкин шул ук вакытта волейбол, баскетбол, җиңел атлетика белән шөгыльләндем. Ишегалдында хоккей тартмасы бар иде, малайлар белән төнгә кадәр хоккей уйный идек.

 

Мәктәпне тәмамлагач, Уфадагы авиация институтына укырга кердем, аннары Мәскәүдә педагогия институтында белем алдым. Әти-әни минем югары белемле булуымны теләде. Армиягә киткәч, “Куйбышев” хоккей командасына алдылар, менә анда чынлап торып хоккей белән җенләндем. Уенымны ошаталар, хоккей уенчысы буларак перспективаны үзем дә сизә башладым, шул рәвешле “ЦСКА” командасына эләктем.

 

— Сынаганыгыз бармы, спорт өлкәсендә зур максатларга ирешкән татарлар шактый. Теннис, нәфис гимнастика, футболны гына алыйк, дөньякүләм танылган татар спортчылары бар. Нәрсәгә бәйле бу?

 

— Беренчедән, татарлар, башкалардан аермалы буларак, сан ягыннан күбрәк, аннары татарлар талантлы халык. Алар аерым темперамент белән аерылып тора, спортта зур уңышларга ирешергә ярдәм иткән холык сыйфатларына да ия. Тырыш халык, ә спортта бу беренчел сыйфат. Сабыр халык. Үҗәтлек тә бар. Бу яңа үрләр яулаганда бик булыша.


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ |
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»