поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
06.03.2012 Медицина

Дару гомерне озайтамы?

Тыюларның да файдасы бар икән. Республикада узган ел ноябрь аенда составында кодеин булган даруларны җибәрү рецептка гына калгач, аларны сату кимегән.

Әлеге чара кодеинлы дарулардан наркоманнар сәла­мәтлеккә зур куркыныч тудыручы дезоморфин наркотигы ясап куллана алмасын өчен күрелгән иде. Республиканың фармацевтика хезмәтенең 2011 ел йомгаклары коллегия­сендә ул хакта да сөйләштеләр.

 

Россиянең бүтән төбәклә­рендә кодеинлы препаратларны быел 1 июньнән генә рецептка калдырачаклар. Тәҗ­­­­рибә уңышлы килеп чыккан: Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хез­мәтенең Татарстандагы идарәсе мәгълү­матлары буенча, чынлап та, дезоморфин кулланучылар азайган. Шуның белән бергә әлеге наркотикны ясау бе­лән шөгыль­ләнгән притоннар да юкка чыккан, җинаять очраклары да кимегән. Тик белгечләрне икенче нәрсә борчый: илдә кодеинлы дарулар тулаем табиб язуы белән генә бирелә башлагач, ялган рецепт бланклары да пәйда булуы ихтимал. Дө­рестән дә, җиңел кәсеп итү­челәр теләсә нинди юл белән акча хәтле акча ясаганны, моңа гына осталыклары җит­мәс, дисеңме әллә?

 

Кодеинлы даруларны рецептка калдыруны да бөтен кеше хуплап кабул итте дип әйтә алмыйбыз. “Авыртуны юып алгандай тиз басучы даруларсыз нишләрбез”, – дип борчылучылар да аз түгел иде. Халык аларны бүтән препаратлар алмаштыра алуын белгәч кенә тынычланды. Киләчәктә антибиотик дарулар да тулысынча рецепт бе­лән генә җибә­реләчәк. Бүген әле кайберсен та­бибның рөхсәт язуыннан башка да алырга була иде. Россия Дәүләт Думасының сә­ламәтлек саклау буенча комитеты исә бөтен төр даруларга да рекламаны тыю турында закон проекты әзерли. Алар бу адымны, үз белдеге белән дару эчүчеләрне киметү максатыннан эшләнә, дип аңлата. Шул ук вакытта таякның икенче ягы да бар: фармацевтика компания­ләре бүген яңа төр даруларны реклама аша киң катлауга җиткерә, шулай итеп акча эшлиләр.

 

Әлегә дару сату бик табышлы өлкә санала. Республикада даруханәләр челтәре дә елдан-ел киңәя. Бүген аларның саны 1351 гә җиткән. Бездә дару куллану да Рос­сиянең уртача күрсәтке­ченнән югарырак. Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева чыгышыннан күренгәнчә, ур­та­ча җан башыннан исәплә­гәндә, һәр кеше 4297 сумлык дару эчкән (Россиядә 3860 сум тәшкил итә). Бу суммага дә­валану өчен тәкъдим ителүче майлар, кремнар, сиптергеч сыекчалар да керә. Киңәшмәдә яңгыраган бер фикер сагайтты: имештер, дару белән “дус” булмаган, ягъни аны азрак эчкән районнарда үлем-җитемнәр күбрәк. Югары Ослан, Кайбыч, Актаныш, Аксубай районнарын телгә алдылар. Әлеге районнарда яшәү­че­ләр дару өчен уртача 1200­дән башлап 1700 сум гына акча сарыф иткән. Шуннан чыгып фикер йөртсәк, дару эчкән кешенең генә гомере озын була, дип нәтиҗә ясарга тиешбезме?

 

– Үлем-җитемне даруларны аз эчүгә генә бәйләп калдыру бер дә дөрес түгел. Андый нәтиҗә чыгарырга ашык­магыз әле, – дип кырт кисте Кайбыч районы үзәк хастаханәсе баш табибы Магомед Магомедов. – Халык саны буенча алып карасак, бездә пенсия яшендәге ке­шеләр күбрәк, халык картая. Эшсезлек, шуңа бәйле рә­вештә үсү­че эчкечелек һәм башка социаль мәсь­әләләрне дә исәпкә алырга кирәк. Гомумән, районда үлем-җитем күрше Тә­теш, Чүпрәле районнары бе­лән чагыштырганда артыграк димәс идем. Дарулар белән тәэмин ителеш тә начар түгел. Бездә ташламалы дарулар социаль җыелмасыннан баш тартучылар да азрак.

 

Магомед әфәнде сүзлә­рендә хаклык бар, дарулар мәсьәләсендә кырт кисеп бер яклы фикерне генә алга сө­рергә ярамый. Шуңа күрә районнарга ниндидер ярлык такканчы, башта проблеманы яхшылап өйрәнү мәслихәт. Шулай да даруның гомерне озайту, сәла­мәтлекне яхшырту чарасы булуына да шигебез юк. Белеп һәм чама белән кулланганда, әлбәттә. Казандагы 18 нче шәһәр поликлиникасы баш табибы Резидә Ман­сурованың бу җәһәттән фикере менә мондый: “Диабет, гипертония һәм башка шуның ише хроник чире булганнар табиб билгеләгән дарудан баш тартмасын иде. Аларның тормышы даруга нык бәйләнгән бит. Бер генә мисал китерәм: безнең поликлиникага теркәлгән олы яшьтәге бер ханым узган ел 80 тапкыр “ашыгыч ярдәм” чакырган. Югары кан басымыннан ин­тегә ул. Ышанып әйтә алам: даруларны вакытында эчеп барса, “ашыгыч ярдәм” дә кирәкмәс иде. Менә без, табиблар, халыкка шуны аң­ла­тырга тиеш”.


Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ 41 | 06.03.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»