поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.03.2012 Дин

Берсен дә якларга җыенмыйм!

Түбән Камадан Йосыф Дәүләтша турында мәкаләм басылып чыккач: “Ник син ваһһабчыларны яклап мәкалә язасың?” — дип шалтыраттылар. Дөрес, рәхмәт әйтүчеләр дә, хуплаучылар да булды. «Ваһһабчыларны яклыйсың» диюләре күңелгә тиде тиюен. Мин аларны һич тә якларга да, мактарга да җыенмыйм. 20 елга якын динебезнең уртасында кайнавым, шул еллар эчендә чыккан мәкаләләрне, китапларны карап, укып барырга тырышуым, мөселманнарыбызның бүгенге хәлен ачык итеп күзалларга мөмкинлек бирә.

Ислам дине күзлегеннән караганда, бүген Татарстан рәхәтләнеп, тынычлап дин тотарга, мөселман булып яшәргә мөмкинлек бирелгән бәхетле утрау. Ә бит моңа ирешү бер дә җиңел булмады. Печән базары, Кабан арты, Әҗем мәчетләрен ярыйсы ук авырлык белән кире алырга, чистартырга туры килде. Әҗем мәчетенең идән астыннан күпме кеше нәҗесе чыгарылды. Аның бәдрәфе турыдан-туры җир-суларга тоташтырылган иде. Ләкин бит алар 70 ел буена дингә сусаган халык тарафыннан бик теләп эшләнде, чистартылды. Кабан арты мәчетенең имам-хатыйбы Исхак хәзрәтнең мәчет-мәчет дип тырышып йөрүләре йөрәгенә сукты. Шагыйрь Разил Вәлиев үзе башлап, үзе теләп бөек шагыйрь Г.Тукай эзләрен саклаган Печән базары мәчетенә Алабугадан кирпеч юллап йөрсә, Азат абый Зыятдиновлар Түбән Кама мәчетен төзетү артыннан йөрделәр. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен кире кайтару, яңабаштан эшләтеп җибәрү ай-һай күп көч, акыл, тырышлык таләп итә торган вакыйгалар.

 

Бүген безнең үзебезнең югары, урта, башлангыч белемле мөселманнарыбыз бик күп. Күптән инде меңнән артып киткән мәчетләребез халыкны гыйбадәткә чакырып тора. Ислам дине буенча яшәүчеләр көннән-көн арта. Бөтен мөмкинлек бар кебек, шулай да һәркөнне ниндидер аңлашылмаучылыклар чыгып тора. Һәм ул бит үзеннән-үзе генә чыкмый, аны кемнәрдер оештыра. Каядыр барып, 5-6 ел укып кайталар да, әллә кем булалар. Гомер бакый әби-бабалары тоткан традицион динне үзгәртмәкче булалар. Татар халкының халык педагогикасы нәкъ менә ислам диненә нигезләнгән. Әбү Хәнифә мәзһәбе белән яшәгәннәр. Иң хөрмәтле кеше әби-бабай булган. Ул башлангыч тәрбияне биргән. Аннан соң мәхәллә үстергән, имам җитәкләгән. Ул исем кушкан, никах укыган, соңгы юлга озаткан. Менә шул юл белән остаз, мөфти, галимнәр булган. Пәйгамбәрне (с.г.в.) танытканнар, Аллаһка буйсындырганнар. Бүген болар кирәкми. Бүген Кол Шәриф мәчетенә барып, Рамил хәзрәтнең вәгазьләрен тыңлыйсың да, әллә кем буласың. Бу безнең яшьләргә бик ошый. Менә сиңа Коръән, менә сиңа сөннәт. Тәфсирләр, аңлатмалар, галимнәрнең фикерләре, риваятьләр, кыйссалар кирәкми. Син үзең дә бик күп беләсең, беркемгә буйсынма, бер кешене тыңлама. Син иң акыллысы.

 

Менә шулай итеп, кеше җирдән аерыла. Үзе дә сизмәстән, ваһһабчы булып китә. Әйе, алар акыллы, алар белемле. Әнә шул Йосыф, Рамил хәзрәтләрне әйтүем әле. Боларны Аллаһы Тәгалә шулкадәр зурлаган, бүләкләгән. Болар чыннан да, акыл ияләре, боларны тыңлап туеп булмый. Пәйгамбәрләргә хас тышкы кыяфәт, сөйләү осталыгы — барысы да бар. Нәкъ менә шул урында кечкенәдән традицион ныклы ислам тәрбиясе эләкмәү бәреп чыга. Тәкәбберлек, мин-минлек, мин — акыллы, сез — ахмак. Ә бит Рамил хәзрәтнең Казанга кайтып төрле җирләрдә вәгазьләр сөйләве нинди күтәрелеш, нинди балкыш булган иде. Ял димәдек, эш димәдек, көн димәдек, төн димәдек, Казан шәһәре буенча аның вәгазьләрен тыңладык, сөйләгәнен язып бардым. Башкаларга сөйләдем, язмаларыбызда файдаландым. «Тәкәбберлек» дигән вәгазен бүген дә сөйләп бирә алам. Әнә шул мөселман өчен иң яман сыйфатлар хәзрәтнең үзендә дә чагылып китә башлады. Бервакыт ул: «Минем 800 шәкертем бар!» — диде. Ул чакта бөтен барлыгы да шул тирә булгандыр әле ул. Шәкерт шәкерт инде ул. Кемнәрдер әзерләгән шәкертләргә вәгазь сөйләп кенә остаз булып булса иде дә соң? Ислам динендә остазлар булмау, җитмәү, киңәшче, акыл бирүче булмау үзен сиздерә.

 

Беркөнне кич белән Теләчедәге дусларым: «Бүген безгә вәгазь белән Рамил хәзрәт Юныс килә», — дип шалтыраттылар. Әй, барасым килгән иде, машина булмады. Хәзрәт бик яхшы кичә үткәргән. Зур зал шыгрым булган. Бүген халыкка шундый вәгазьләр кирәк. Пәйгамбәребезне (с.г.в.), Аллаһы Тәгаләне зурлау кирәк. Бүген чыш-пыш килеп Рамил хәзрәтне ваһһабчы диләр. Күпме вәгазьләрен тыңлап, укып, бер дә сизгәнем юк.

Түбән Камада Рамил хәзрәт өч ел эшләп кайтты, инде менә Йосыф Дәүләтша имам-хатыйп булып эшли. Ул килү белән бик каты тотынды. Мин үземә кагылганын язам. Рамил хәзрәтнең календаребызга кагылышы булмады. Йосыф хәзрәт минем яшьлек шәһәрем Түбән Камага 25 яшендә хәзрәт булып килгәч, календаремны, китапларымны мәчеттә саттырмады. Исемен, һөнәрен, мәзһәбен алыштырган апайның китапларын сату, өчесе, җидесе, кырыгы, Мәүлед, зиратларга, Болгарга, Биләргә бару, мәҗлесләр үткәрү юк дип сөйләндерә башлады. 70 ел буена коммунистлар эшли алмаганны болар эшләде. Мин-минлекне, мин беләмне байрак итеп алдылар. Традицион мәзһәбле, классик әби-бабайлар диненнән авыштылар. Болар бит Пәйгамбәребезне (с.г.в.) зурлаудан да куркалар. Туган телдән баш тарталар, аларга милләт тә юк. Ислам динендә милләт юк дигән ялган, ясалма шигарьне алга чыгармакчылар. Булган ул шундый чорлар. Кайберәүләр Гайсә пәйгамбәрне аллалаштырып, аның рәсемен ясап, шуңа табынып, Аллаһының   улы   дип   йөргәндә,   безнең   галимнәр,   сәхабәләр   Мөхәммәд   Мостафа (с.г.в.)ның да шул хәлгә калуыннан куркып, Мәүлет үткәрүләрне тыйганнар. Ә инде безнең төрки халыклар Аллаһ илчесен һәрвакыт зурлаганнар. Җирле, ислам диненә нигезләнгән гореф-гадәтләр динебезне бүгенге көнгә китереп җиткергән. Гасырлар буена авыр юл узып безгә килеп җиткән традицияләрне үзгәртергә тырышу, мәзһәбләрдән баш тарту яңа укытучыларга, яңа остазларга, алар мәзһәбенә буйсынуга кайтып кала.

 

Рамил хәзрәтне дә, Йосыф хәзрәтне дә яшьләр ярата. Чөнки яшьләр безгә караганда белемлерәк, акыллырак, хәтерлерәк. Алар чыннан да Аллаһыга, Коръәнгә, сөннәткә генә буйсынырга телиләр. Ә инде менә бу оста вәгазьчеләребез бик матур, мавыктыргыч итеп сөйлиләр, дингә чакыралар. Ә бит яшьләргә моннан 20 ел булганга караганда, күпкә авыррак.

 

Сарман малае Йосыф белән Апас егете Рамил хәзрәтнең үз туган җире, үз туган теле бар. Йосыф хәзрәтнең 90 яшьлек бик тә яраткан бабасы исән. Ул шуның йөзенә кызыллык китерерме? Бу егетләр авылдашлары, туганнары, милләттәшләре һәм бәйрәм саен мәчеткә килеп догага кул күтәргән Президент күзенә ничек күренерләр. Шулармы экстремизмга юл куяр? Дини экстремизм ул аяк астында җире, авызында туган теле, гыйбадәт кылырга үз көче кергән мәчете, кешеләргә кирәк булмаганнар эше дип беләм. Әгәр менә шуны тирәннән төшенмиләр икән инде, кемгә кирәк соң алар? Бик тыныч, рәхәт яшибез әле. Әгәр кемнәрдер шуны бозарга тели икән, миңа да, сиңа да, халкыбызга да аларның кирәге юк.

 

Дөнья глобальләшү чорында бәргәләнә, үзгәрешләр шулкадәр тиз бара. Коръән, сөннәт белән яшәү — ул начарлыкка өндәми, ә шул тизлек харап итә. Бүген җиргә, тарихка, үткәннәргә ябышырга кирәк. Нинди ул безгә ваһһабчыларга иярү, аларның үзләренә аңлатырга, үзләрен саклап калырга кирәк. Бүген бит кеше булып калу да шактый авыр. Барысы да үзгәрә. Мин уйлыйм, 2-3 елдан дөньяда ручка, каләм калмас, кешеләр язу дигән гамәлне онытырлар, һәм ул кешеләр бездән бәхетлерәк булмас. Дин белән дә нәкъ шулай. Ата-анасының мәетен үләксә дигән, туган-тумачасын җыеп өендә ата-анасын искә алып Коръән укытмаган кеше бездән бәхетлерәкме? Ваһһабчылыкның бүген безгә килеп кергән төре әнә шул глобальләшүнең чагылышы һәм кирәкмәгән, чик куелырга тиешле формасы. Юк, мин һич тә ваһһабчыларны якларга җыенмыйм. Бүгенге көндә ул Татарстанда да бар һәм аннан зур югалтуларсыз гына котылу, килешү юлын табарга кирәк. «Усал әйтте ди, мин җиңдем, яхшы әйтте ди, юл куйдым». Бу очракта җиңү дә, юл бирү дә була алмый. Ник әле без үзебезнең борынгыдан килгән динебездән баш тартырга тиеш?! Безнең халкыбыз да гаҗәп акыллы, тормыш тәҗрибәсеннән чыгып җыелган мәкальләр бик күп. «Ике айгыр талаша, без карыйбыз тамаша», диләрме әле? Әйе, бүген динебезнең хәле шундыйрак. Ләкин болай ярамый, болай булырга тиеш түгел. Аллаһ хакы өчен, килешергә кирәк. Ә бит упкын тирәнәя бара. Илдус Фәиз, Рамил Юныс, Йосыф Дәүләтшага һәм башкаларга килешү шактый кыендыр. Шуңа иманым камил, аларның һәрберсе Аллаһ хакы өчен килешүгә бара ала. Килешү — ул берләшү дигән сүз. Сүз сүз генә булып калмаска тиеш!

 

Мөфти булып сайлангач та Илдус хәзрәт Фәиз: «Һәр мөхтәсибәтнең үз газетасы булырга тиеш», — дигән фикер әйткән иде. Алай була алмый, алай кирәк тә түгел. Үз мөхтәсибәтендәге яңалыкны син болай да белеп торасың, башкаларныкы кызыграк, файдалырак. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте басмасы булган «Дин вә мәгыйшәт» дигән газета чыга башлады, һәм, әйтергә кирәк, һәр номерын карап барам, киләчәктә язылырмын да, миңа охшый. Нәкъ менә шунда ачыктан-ачык сөйләшергә кирәк. Илдус Фәизнең газетаның 6 нчы санында басылган «Мөселманнарны берләштерү — төп максат», — дигән язмасы, әгәр чын күңелдән язылган булса, бик ошады. Әйткән сүзләренә эш-гамәлләре туры килә икән, бик яхшы. Ул берләшергә чакыра. Коръәннән, Пәйгамбәребезнең сөннәтеннән берләшүгә, татулыкка, бердәмлеккә караган бик күп аятьләр, хәдисләр туплаган, шуны җаны аша үткәреп, өммәтенә тәкъдим итә. Мөфтинең максаты, нияте мөселманнарны берләштерү икән. Ә ничек берләштермәкче була икән? Бөтен хикмәт тә шунда шул. Мөфти булып сайланганына да бер ел узып китте. Нәрсәләр эшләнде икән? Аңа да җиңел түгелдер. Үзеннән алдагылар өч конверт тоттырып китмәде.

 

Кайсы колхоз рәисе сөйләгән булгандыр инде, хәтерләмим. Шулай да гыйбрәтле, сөйлим әле. Карт рәис яшенә 3 конверт, 1, 2, 3 дип номер сугып ябык хатлар калдыра. Беренче елны 1 нче хатны ачасың. Анда «Бөтен булдыксызлыгыңны, барып чыкмаган эшләреңне миңа сылта», — диелгән. 2 нче хатка «Миңа ышанма, искә дә алма, үзең тырыш», — диелгән. Моны сөйләгән кеше «Өченче елны көтеп тә җиткерә алмадым бугай әле, хатларның өчесен дә ачтым», — дигән иде. Ә анда: «Булдыра алмасаң, урын биләп утырма, кит», — дип язылган. «Хатларның 3 нчесе миңа күбрәк тәэсир итте», — дигән иде танышым.

 

Мөфти Илдус хәзрәтнең дә бүген шундый чаклары. Бик авыр вазыйфа кабул итеп алды. Бер ел сизелми дә узып китте. Нәрсәләр эшләнде икән? Госман хәзрәткә генә рәхәт, ике көнгә бер мәчет ачып, бәлеш ашап йөри иде. Шөкер, ул чакта эшләнгән эшләр күп, мәчетләребез гөрләп эшләп тора. 8 февраль көнне очрашуда Президентлыкка кандидат В.Путин да: «Рәсәй тарихында мөселманнарның беркайчан да бу кадәр йөзәрләгән, меңәрләгән мәчетләре булганы булмады», — ди. Ни дисә дә, үзебезнең, үзебез төзегән мәчетләр инде. Мәчетләр бар, имамнар да җитәрлек, вәгазь дә сөйлиләр, намаз да укыйлар. Тәһарәт ала беләләрме? Сүз тәһарәтханәгә кереп чыгу турында гына бармый.

 

Бер көнне бер районның мөхтәсибе кергән:

 

— Сатарга комганнар китердем, — ди. Бер ел элек мөфти боларга хезмәт хакы билгеләде һәм машиналар бирде. Күрәсең, нәрсә эшләргә, нинди вазыйфа башкарырга тиешлекләре аңлатылмаган. Көтүдән аерылган сарык кебек, аптырап йөриләр. Нишләргә белмиләр. Ә бит тәһарәт җан, күңел, кальб тәһарәте өйрәнер, шуны сөйләр, аңлатыр, чак җитте. Барыбыздан да рухи сизгерлек, зирәклек сорала.


Шәехҗан Фәния ХУҖАХМӘТ
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»