поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.03.2008 Экология

КАР АСТЫНДА НИЛӘР БАР?

Хатын-кыз турында күбрәк белергә теләсәң, аның сумкасын кара, дигән сүз бар. Ә мин шул сүзне бераз үгәртеп, “авылның кышны ничек чыкканын беләсең килсә, кар астыннан чыккан чүпне тикшер”, диясем килә. Ни өчен шулай диямме? Хәзер барысын да анлатам.

“Яз үзенекен итә, көннәр әллә ни җылы тормаса да, кар инде шактый эрегән. Әле атна башында гына ап-ак кар иде, бер атна эчендә күпме кар эреп беткән”, бу - авылга килеп кергәндә башыма килгән иң беренче фикер булды. Ләкин тиз арада бу фикерне икенчесе куып таратты, ә моңа кар эрү белән кар астынна килеп чыккан чүп-чар сәбәпче булды бугай. Ник дисәң, авылга килеп керү белән, урамда аунап ятучы чүпләр күзгә ташлана. Кыш көне кем кайда тели, шунда чүп ташлый, аны барыбер кар каплап китә дип уйлый (ә кайберәүләр бөтенләй уйлап тормый, тота да ата). Ә менә яз килеп, карлар эри башлагач, кыш буе җыйналган чүп баш калкыта. Урамны ямьсезләп яткан чүпне, әлбәттә, кеше үзе җыештыра. Һәркем үз тирәсен чистарта, себерә, чүпне түгә. Ләкин бу әле кар эреп бетеп, җирләр кибә башлагач эшләнә. Ә шуңа кадәр язның ямен җибәреп, урам тулы чүп ята. Менә шул хәл минем башыма бу уйлар килүгә сәбәпче булды да инде. Кызык өчен мин авылның буеннан буена чүпләрне барлап чыгарга булдым, нинди чүпләр өстенлек итә икән. Авылның бер башыннан икенчесенә барып җиткәнче (ул ике километр тирәсе ара) шактый төрле чүпләр белән очрашырга туры килде. Барлык чүпләрне күзәткәннән соң, “авыл кышны яхшы, тук үткәргән” дигән нәтиҗәгә килдем. Чөнки чүпләрнең күпчелеген шешәләр һәм азык-төлек савытлары тәшкил итә. Шулай да иң күбесе – шешәләр. Ниндие генә юк аларның – пыяласы, калае, капроны, картоны... Почмак саен шешә ята, дип әйтсәм дә хата булмас. Икенче урынны, һичшиксез, сигарет савытлары алып тора.  Алары почмак саен гына түгел, адым саен очрый дияргә дә була, ләкин ваграк булгангамы, бу төр чүпкә никтер беренчелекне бирәсем килмәде. Өченче урында да халыкның туклыгын күрсәтүче чүпләр тора, болары- шоколад, чипсы, печенье һәм башка шундый ашказанын бозучы һәм акча убыры саналучы азык-төлек кәгазьләре. Болары бигрәк тә төрле-төрле, хәтта күзләр камаша. (Бер уйлап карасан, болар барысы да яна бит инде.)

Калганын язып тормасам да, аңлашыла: пакет, сөяк-санак, төрле зурлыкта кәгазь, газета битләре һ.б. Чүпкә карап, кышкы тормыш турында фикер йөртергә була. Һәм, Аллага шөкер, халык мул һәм тук яши дип әйтер идем. Әнә бит, урамда ашап йөри, эчә һәм чүбен дә шунда ук ташлап калдыра. Шулай шул, кыш көне кар явып торгач, бар да чиста кебек тоела, экологлар да кышын тикшереп тормый. Җәй көне бит әнә беркем дә үз тирәсендә чүп тотмый, чөнки экологлар кайчан килеп чыгып, күпме штраф салып китәсен беркем дә белми. Шуңа күрә итәк-җиңеңне җыеп йөрүең яхшы. Шулай бит инде без, әгәр кемдер безне котрольдә тотса, без -тәртипле, әз генә ирек бирделәрме - бетте. Кешеләр дә кышын иреккә чыгып алалар да, язын зурлап өмәләр оештыра-оештыра кышкы пычрактан арыналар.

Менә шулай, без капчыкта ятмый, дигәндәй, чүп тә кар астында мәңге ятмый. Баш калкыта башлау белән, микроблар таратып өлгергәнче, алардан арыну юлын карасак иде, җәмәгать. 


Гөлгенә ВӘЛИУЛЛИНА
Матбугат.ру
№ --- | 24.03.2008
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»