поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.02.2012 Милләт

“Милләт өчен корбан булдым, ләкин үкенмим”

Нәфис Кашапов 2005 елда, эзәрлекләүләргә түзә алмыйча, сәяси сыену сорап Украинага чыгып китәргә мәҗбүр булды. 7 ел дәвамында ул бер тапкыр да туган якларына кайтмады. Гаиләсен дә соңгы мәртәбә 3,5 ел элек күргән. Ике ай элек аның уртанчы улы Илдар “Зинһар, әтиемә ярдәм итегез!” дип интернетта хат таратты.

90 нчы еллар башында бертуган Нәфис һәм Рәфис Кашаповлар билгеле эшкуарлар иде. Халык арасында алар ихлас фидакарьлекләре белән дан казанды. Тапкан малларын кызганмадылар, миллионлаган тираж белән татар тарихы, мәдәнияте, ислам турында китаплар чыгарып бушка тараттылар, яшьләр өчен Болгарда зур җыеннар уздырдылар. Чечняда сугыш башлангач, берничә “КамАЗ” машинасына кием-салым, ризык, көндәлек кирәк-ярак төяп, гуманитар ярдәм илттеләр. 90 нчы елларда туган җирләренә кайта башлаган кырым татарларына да Кашаповларның игелеге тиде. Милли эшкә миллионлаган акчаларын кызганмаган эшкуарларның берсе бүген гаиләсеннән аерылып читтә тилмерә. Алар икесе дә күп кыйналдылар. Нәфис абый КАШАПОВ белән телефон аша элемтәгә кереп аралаштык. Әңгәмә вакытында ул берничә тапкыр туктап: “Күптән татарча сөйләшкән юк, кайбер сүзләр хәтта онытыла икән... Ничек рәхәт татарча сөйләшү!” — дип куйды.

"ӘТКӘЙ-ӘНКӘЙНЕ ДӘ  ҖИРЛӘРГӘ КАЙТА АЛМАДЫМ”

— Нәфис абый, син кайларда, ниләр белән шөгыльләнәсең? Нәрсәгә яшисең?

— Киевта яшим. Төгәл тору урыным юк. Биредә “Большевик” заводы бар, менә шунда эшлим дә, яшим дә дисәң була. Заводтагы бер почмакны арендага алдым. Эшсез торып булмый, кечкенә ширкәт кебек әйбер оештырып җибәрдем. Агачтан төрле җиһазлар эшлибез. Китап, аяк киеме киштәләре, утыргыч, өстәл, кием элгече, бакчага куя торган җәйге чатырлар һ.б. 30-40 төрле әйбер ясыйбыз. Барысын да үзем уйлап чыгарам, башта рәсемен ясыйм, аннары агачтан кисәбез, юныйбыз, лаклыйбыз. Матур килеп чыга. Ярый әле эшләп үскәнбез дип шөкер итәм! Агач эшенә кул ятып тора. Ике ярдәмчем бар. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, берсе бармакларын кистереп өйдә ята. Завод шәһәр уртасында, аренда, электр өчен бик күп акча түләргә туры килә. Сату авыррак бара, аның өчен аерым бер кечкенә булса да кибет кирәк. Базарда утырабыз, көненә бер-ике әйбер сатыла. Ипи-тозлык керә. Тиз генә күтәрелеп китеп булмый әле. Киев Мәскәү кебек кыйммәтле шәһәр.

— Чит җиргә караганда туган якта авырлыкларга түзү җиңелрәк, диләр. Гаиләңне калдырып китү карарына килү авыр булдымы? Син киттең, энең Рәфис калды, аңа да җиңел түгел.

— Китүнең сәбәпләре шул: мондагы мыскыллауга түзәр хәл калмады. Чаллы хакимияте миңа каршы сугыш башлады. “Акча җыясыз, чечен боевикларына ярдәм итәсез” дип теңкәмә тиделәр. Бизнеска балта чаптылар, безне төрле яклап кысрыклый башладылар. Басым көчле булды. Аны эшләргә җиңел бит. Фәрман бирәләр, беркөнне өерелеп янгын сүндерүчеләр килә, хилафлыклар таба, санэпидстанция “ябарга” дигән карар чыгара, салым инспекциясе үз мөһерен сугып китә. Миңа ачыктан-ачык: “Была бы возможность, я бы вас уничтожил!” — диючеләр булды. 5-6 кибетебез бар иде, барлык лицензияләрне тартып алдылар. Көч белән тапкан мал, тырышлык белән ачкан бизнес юкка чыкты. Физик яктан да, мораль яктан да кыйналдым. Ельцин вакытында ук эзәрлекләүләр булды, ләкин Путин чорында кадакны кагып бетерделәр.

Түздем, тик бөтен яклап басым ясала, гаиләгә дә авырлык килә башлагач, китәргә дигән карар кабул иттем. Бу адымны ясау авыр иде. Гаилә белән китеп булмый, балалар кечкенә, аларны чит җирдә каңгыратып йөрергә хакым юк. Аннары хатынымның әнисе чирли иде, ул аны карады. Газиз кешесен ташлап чыгып китәргә тиеш идеме ул? Аннан хатыным туган җирдән читтә яши алмас иде. Командировка яки ялга чыгып киткән вакытлар булды, ике көннән соң “кайтасым килә” дип сөйләнә башлый иде. Аны да аңлыйм, чөнки үзем дә бик сагынам. Киткәнемә 7 ел булып килә, якыннарымны күрмәгәнгә 3,5 ел. Бик авыр. Телефоннан аралашабыз, интернетка бик сирәк чыгам, чөнки мөмкинлек юк. Өч ел элек әткәй үлде, аннары әнкәй китеп барды, икесен дә җирләргә кайта алмадым. Гаиләмә дә авыр, очын-очка ялгап яшиләр, Ходай ярдәменнән ташламасын.

“КАЗАН ТҮГЕЛ, Ә КЫРЫМ ТАТАРЛАРЫ ЯРДӘМ ИТТЕ”

— Киевта каршы алучы булдымы?

— 2005 елның 16 декабрендә Киевка килеп төштем. Берсе дә көтми иде, каршы алмады. Блокнотта монда яшәүче берничә татарның адресы бар иде. Яшерен-батырын түгел, миңа казан татарлары түгел, ә кырым татарлары ярдәм итте. Иң беренчеләрдән булып Кырым милли мәҗлесенең көчле юристы Надир Бакиров ярдәм кулы сузды. Мостафа Җәмилев та ашарга, юлда йөрергә акча бирде. Рәхмәтем чиксез.

Киевта “Туган тел” татар оешмасы башлыгы Кәнәфия Хөснетдиновка кердем. Заманында аларга үзебезнең киностудияне, аудио-видеотехника, Коръән һәм башка бихисап татар тарихы, татар әдәбияты китапларын, сәгатьләр төяп алып барган идек. Сабан туен уздырырга ярдәм иттек. Ул вакытта безне җылы каршы алганнар иде. Ләкин бу юлы мин акчасыз, яшәү урыны булмаган сукбай рәвешендә килдем. Кәнәфия “ярдәм итә алмыйм” дисә бер хәл, ләкин ул мондагы барлык татарларны миңа каршы котыртты. “Ваһһаби, хизбут-тахрирчы, татарның дошманы” дип яла якты, Украинаның эчке эшләр министрына, ФСБга, прокуратурага гаризалар язды. Мине Русиягә кайтарырга яки утыртырга дип таләп итте. Украинаның Эчке эшләр министрлыгына да, Ющенконың президент аппаратына да чакырдылар. Аның гаризасы аркасында өч айга якын төрле җирдә “допрос”ка чабып йөрдем. Яла ягуына игътибар итүчеләр булды-булуын, ләкин мине украиннар, яһүдләр, Киев мәчетенең имамы яклап чыкты. Кызык хәлләр күп инде ул, Кәнәфия җитәкләгән “Туган тел” оешмасында татар теле курслары юк, ә урыс теле дәресләре бар. “Лермонтов, Пушкинны укып урысча өйрәник” дигәнгә татарлар каршы чыкты, “урысчаны беләбез, татарча өйрәнергә кирәк”, диделәр Кәнәфиягә. Иптәш Хөснетдинов Путинның “Халыклар дуслыгы” орденын алды.

Украина хөкүмәтеннән сәяси сыену сорадым, ләкин ярдәм итмәделәр. Документлар юк. 5 елдан соң бирелергә тиеш булса да, качкын статусын бирмәделәр. БМО вәкилләре үз канаты астына алды, алар яклады, миңа документлар әзерләделәр. Башта аз-маз пособие бар иде, эшли башлагач, аны бетерделәр. Әлегә һавада эленеп торган  кеше хәлендәмен.

“УКРАИННАР ЮЛИЯ ТИМОШЕНКОНЫ САГЫНА”

— Нәфис абый, Украина турында төрлесен ишетәбез. Син анда яшәгәч, күбрәк беләсең. Украинада хәлләр ничегрәк?

— Янукович президент булгач, Мәскәү үзенә яхшы союзник тапты. Путин Русиядә нишләсә, ул да Украинада  нәкъ шундый сәясәт алып бара. Янукович халыкның иреген кыса башлады. Пикет-митингларга чыгучыларны эзәрлеклиләр. Ющенко вакытында ул юк иде. Украиннар Ющенкодан бигрәк Юлия Тимошенконы сагыналар, аның аркасында Украина аякка баса алды дип әйтәләр (Украинаның элекке премьер-министры Ю.Тимошенко бүген төрмәдә утыра —  Р.Б.).

Януковичның яраннары да “Партия регионов”тан чыга башлады, аның сәясәтеннән риза түгелләр. Тормыш кыйммәтләнде дип зар елыйлар. Азык-төлеккә, коммуналь хуҗалык өчен бәяләр бик артты. Мондагы украин журналистлары белән очрашкалыйм, алар татарларны мактый. “Татарстанда 2 миллион тирәсе татар. Русия уртасында утырасыз, ләкин бәйсезлек өчен көрәш алып барасыз”, дип аркамнан кагучылар бар. Интернеттан укыйлар, Мәскәүгә каршылык барлыгын, татарларның урыслар арасында эреп бетәргә теләмәвен дә беләләр. Украиннар: “Явыз Иван басып алганга ничәмә-ничә гасыр үткән, басым астында яшиләр, ә телләрен онытмаганнар, үҗәтләнеп татар булып яшиләр”, — дип бәя бирәләр. Украинаның да бәйсезлеккә юллары авыр булды, ләкин татарларга тагын да кыенрак. Алар “Рубин”, “Ак Барс”ны беләләр. Минем карарга телевизор юк, уен ничек үткәнен хәбәр итәләр.

Кайчак Ющенко президент булыр алдыннан мәйданда кырым татарлары күплеген, ә монда яшәгән казан татарларының күренмәвен төрттерәләр. Украинадагы татарларның күп өлеше Русия тарафдары. Алар Русиядә татар мәктәпләре ябыла, татар мөселманнарын төрмәгә утырталар, милли хокуклар кысыла дигәнгә ышанмыйлар. Белгәннәре аңламаганга салыша. Гомумән, Украина икегә бүленгән: берсе дәүләтнең бәйсезлеге өчен җан ата, икенче яртысы Русия тарафдарлары.

— Нәфис абый, казан белән кырым татарлары арасындагы мөнәсәбәтләрне ничек бәялисең? Безгә карата ниндидер тискәре мөнәсәбәт сизелә. 90 нчы елларда “Азатлык” яшьләр берлеге анда барып, татарларга йортлар төзергә ярдәм итте, бераз җанланды кебек, аннары аралар тагын суынды.  Конгресс башлыгы Ринат Закиров та Мостафа Җәмилев белән очрашып карады, әмма бернинди багланышлар сизелми.

—  1944 елдагы депортациядән соң калган кырым татарларын резервациядә кебек яшәтәләр, алар авылларыннан чыга алмаганнар. Ә сакчылар итеп нәкъ казан татарларын куялар. Комендантлар да казан татарлары була. Менә совет империясенең мәкерлеге! Бу махсус эшләнә. Казанда бу хәлләрне белеп бетермиләр, ә кырым татарлары моны бик яхшы хәтерли. Советлар иле пычрак эшне татардан эшләтә, бер милләтне, мөселманнарны бер-берсенә каршы куя. Кырым татарлары белән күп аралаштым, аларның казан татарларына шикләнеп карауларын аңлап та була.

Аннары Украинадагы казан татарлары арасында урыслар, украиннар белән беррәттән кырым татарларын “җирләрне басып алалар, даулыйлар” дип  сүгүчеләр байтак. Тартып алынган җирләр бит ул. Кырым татарларын куып чыгарып, аларның өйләренә җыен сукбай, карак, җинаятьчеләр килеп утыра. Кайберәүләр хәтта бүгенгә кадәр кырым татарларыннан калган сырган юрганнарны куллана. Җимеш агачларыннан уңышны баскыч куеп җыймыйча, меңәрләгән агачны кискәннәр. Йөзәрләгән чишмә корыган. 

Илмир Тимергалиев исемле элеккеге хәрби кеше яши. Ул ике араны якынайтыр өчен күп эш алып бара. Дини, милли бәйрәмнәргә ике якны да бергә җыярга тырыша. Аның фидакарьлегенә шаккатам. Сабан туе оештыра. Аңа кырым татарларының да ышанычы зур, бу юнәлештә дөрес сәяси эш алып бара.

Киевта казан һәм кырым татарларының оешмасын төзергә җыенам. 7 мартта бәйрәм ясарга телим. Сәясәттән куркалар, оешмабыз мәгариф, мәдәнияткә өстенлек бирәчәк.

“КАЙТАМ ИКӘН, МИНЕ УТЫРТАЧАКЛАР”

— Нәфис абый, “милләт”, “бәйсезлек” дип йөреп үзеңне корбан иттең. Малыңны тартып алдылар, чит җирдә иза чигәсең. Татарга күпме булышып, аннан акчалата ярдәм, яклау түгел, хәтта “рәхмәт” сүзе дә ишетмисең. “Нәрсәгә кирәк булды бу?” дип үкенмисеңме?

—  Юк, үкенмим. Вакытында 20 миллионнан артык тираж белән китап чыгардык, аларны бүген дә Украинада очратам. 90 нчы еллардагы вакыйгалардан без читтә калырга тиеш түгел идек, милләткә ярдәм итүне бурыч дип санадык. Миллионлаган акча китте, ләкин җилгә очмады, файдага булды. Әгәр хәлемнән килсә, аякка бассам, тапкан малымны тагын милләт эшенә бирәчәкмен. Газета, брошюра булса да чыгарыр идем. 53 яшь тулды дип тормас идем.

Эшмәкәрләргә күп ярдәм иттек, татарның бәйсезлеге өчен бергә көрәшкән егетләр ахыр чиктә сынды. Безгә каршы чыктылар, яла яктылар, татар милләтенең идеясен саттылар.  Ачыктан-ачык: “МВД, ФСБ белән эшлим, аларга ярдәм итәбез”, — диделәр. Кайвакыт аларга ачуым килә. Шуларны уйлап йөрәк сыкрый, үземне эш белән күмәргә тырышамҗ, хезмәт белән онытылам.

Гади халык арасында ихлас, юмарт кешеләр бар. Улым интернетта ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч, Сарман халкы пенсиясеннән өлеш чыгарды. Мең рәхмәт аларга!

Путин чоры булганда өйгә кайта алмыйм. Кайтам икән, мине утыртачаклар. Киләчәкне фаразлау авыр, март ахырында хәлләрне карап карарбыз, шуннан бераз шәйләп булыр.


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 8 | 24.02.2012
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»