• 25.10-27.01 16-я специализированная выставка «ДорТрансЭкспо». «Казанская ярмарка»
  • 02.11-04.11 Гүзәл Уразова-Илдар Хәкимов. Эксклюзив программа концертлары. УНИКС, 18:30
  • 03.11-04.11 Филюс Каһиров концерты. Казан. Филармония.
  • 14.11 Азат Абитов концерты. Казан, Филармония. 18.30
  • 22.11-25.11 Российский Форум Маркетинга 2017. г. Москва, ул. Веткина, д.4, Ювелирный Дом «Эстет».
  • 24.11 Илһам Вәлиев концерты. Казан, БКЗ. 19.00
  • 25.11 Elvin Greyның 3D-шоулы концерты, Казан - Боз сарае. Башлана 19:00.
Туган көннәр
  • 23 Октябрь Ленар Сәйфиев
  • 23 Октябрь Марсель Зарипов
  • 23 Октябрь Дания Гыймранова
  • 24 Октябрь Рәис Шәйхелисламов
  • 24 Октябрь Софья Гобәйдуллина
  • 26 Октябрь Раил Өметбаев
  • 26 Октябрь Резидә Галимова
  • 27 Октябрь Фәрит Таишев
  • 27 Октябрь Рөстәм Вәлиев (1961-2014)
  • 27 Октябрь Мансур Кашапов
  • Актаныш. Норка туны сатыла, размер 46-48, тун озын, капюшонлы, кара төстә, яхшы сыйфаттагы тун, бәясе килешү буенча. 89625707653
  • Әтнә районында сатыла: Кама Evro185/65 R15 шипованный көпчәкләр, литой дискалар бн 89518982100
  • Актаныш. Үгез ите сатыла (бер ал, бер арт ботка хуҗа кирәк) 22 октябрьдә үгез суела. 89375757095
  • Арчада йорт сатыла. Кирпич 120 кв.м. Барлык шартлар да бар. Газ мунчасы өйдән керәсе. Сарай ,гараж. Бакчада бар да үскән. 2800000.тел 89656083354
  • Казаннын Ад.Кутуй урамында 18,4кв.м.,5/5 гостинка сатыла.89272469637
  • Пр.Победы тукталышы. Ике булмәле фатирның бер булмәсенә эшли торган, начар гадәтләре булмаган татар кызы эзлим. 89631201352
  • Казан Габишева 17. Бер булмәле квартира озак вакытка бирелә. 14 000+ счетчик. 89178984454
  • Казан Минская 12. Бер бүлмәле фатир сатыла. Ашан, Мегастрой каршында. Бөтен җиһазлары белән. 37 кв метр. 89370093474
  • В продаже самцы кроликов бройлеров для выращивания на мясо. Вес 7-8 кг, цена 1000р. Возможна доставка 89377786691 (вацап) Актаныш. Ферма
  • Казан Глушко 20а бер бүлмәле квартира озак вакытка бирелә. 20 000 +счетчик 8 927 4059202

 

 

 

 
Архив
 

               

25.02.2012 Сәясәт

Рәфыйк Мөхәммәтшин: “Үзгәрешләр барыбер булачак”

Соңгы айларда җәмгыятебездә күзәтелә торган иҗтимагый-сәяси активлык уңаеннан белгеч фикере укучыларыбызга кызыклы булыр дип, сәясәт фәннәре докторы, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать иттек. Ул сорауларыбызга тәфсилләп җавап бирде.

– Күренекле тарихчы, политолог Рафаэль Мөхәммәтдинов республика матбугатында, илебездә социаль, милләтара һәм географик кризис күзәтелә, дип язып чыкты. Социаль дигәндә, байлар һәм ярлылар арасындагы каршылыкны; милләтара дигәндә, төбәкләрнең тигезсез шартларда яшәвен; географик дигәндә, милләтләрнең тигезсез шартларда яшәвен, икътисадый үсеше төрле булса да, донор төбәкләрдән башкалар файдасына бихисап зур салым алынуын әйтә ул. Килешәсезме?

– Килешәм. Рафаэль Мөхәммәтдиновның фикере генә түгел бу. Гомумән, бүген Кремльгә якын торган сәясәтчеләр дә, оппозицияләрдәгеләр дә шул фикердә. Дәүләт Думасына булган сайлаулар, шома гына үтеп киткән кебек күренсә дә, нәтиҗәләре һаман сизелә. Дөрес, бүген икътисадый кризис чалымнары әле бик күренми. Мәсәлән, Европада икътисадый кризис шактый куәтле. Әнә Греция мисалында Европа Берлегендәге вакыйгалар калку чагыла. Әмма Россия бүген шактый зур сәяси үзгәрешләр алдында тора. Моны хәзер беркем дә, Путин дә яшерми. Әле менә аның матбугатта биш чыгышы булды. Әлеге чыгышларда ул бу проблемаларның бөтенесенә дә туктала дип әйтергә мөмкин. Һәрхәлдә болар сайлау алды вәгъдәләре түгелдер дип уйлыйм.

– Кайбер сәясәтчеләр, оппозициядәгеләрнең сайлаулар гадел узмады дип дәгъва белдерүдән тыш, башка таләбе юк, ди. Илдә хакимиятне законлы алыштыруның, сайлауда җиңеп чыгудан кала башка механизмы юк бит.

– Әлбәттә хакимиятне законлы алыштыруның юлы бер – сайлаулар гына. Башка механизм юк. Билгеле, сайлауның гадел, ирекле булуы бик мөһим. Оппозициянең, сайларлар гадел булмады, дип белдерүе, кануни юл белән яңадан сайлау уздыруга чакыруы табигый.

– Сезнеңчә, Президент бер турда гына сайланырмы? Бер турда гына сайланган сурәттә мондый хәл янә сайлау гадел булмады дип дәгъва белдерергә җирлек бирмәсме? Бер демократик илдә дә бер кандидат 60-70-80 процент тавыш җыеп җиңә алмый лабаса.

– Беренче турда ук үтүне гаделсезлек димәс идем. Бөтен дөнья сайлау системасын карасаң, илендә абруе зур булган лидер беренче турда ук сайланырга мөмкин. Моны гайре табигый күренеш дип әйтеп булмый. Соңгы социологик тикшерүләргә караганда, Путинның рейтингы хәзер 53 процент тәшкил итә. Зюгановның 16-18 процент чамасы. Жириновскийның 15 процент, Прохоровның зур шәһәрләрдә 10 процентка җиткән, уртача 5-аа6а процент, Мироновның 10 проценттан артык. Шуңа күрә Путин беренче турда ук узарга мөмкин. Россия – үзенчәлекле дәүләт. Путинның хакимияткә билгеләнүе дә илдә каты куллы җитәкче булырга тиеш дигән таләп-ихтыяҗның гасырлар буе яшәп килүенә бәйле. Шуңа күрә мин аның популярлыгы ясалма гынадыр дип әйтмәс идем.

– Кавказ республикаларында сайлауда җиңеп чыккан кандидат 80-90 процент тавыш җыя. Чынбарлыкта мондый хәл мөмкин түгел.

– Сүз Путин турында гына бармый. Җирле җитәкчеләрнең абруена кагылышлы мәсьәлә бу. Әйтик Татарстанда җирле җитәкчеләрнең элек тә абруе зур булды. Мәсәлән, Шәймиев вакытында да югары иде. Миңнехановның да республикада алып барган сәясәтен югары бәялиләр. Халык тавыш биргәндә шуннан чыгып эш итә, билгеле. Урындагы җитәкчеләр Мәскәү тарафыннан куелган. Шуңа күрә аларны хуплауны Мәскәүдәге хакимиятне хуплау дип кабул итәләр. Инде Чечняны алсак, нәрсә генә әйтсәк тә, хакимияткә Кадыйров килгәч, ничә еллар гражданнар сугышында аптыраган республикада, ниһаять, тотрыклылык урнашты. Бу тынычлыкның нәрсә хисабына урнашуы – икенче мәсьәлә. Шуңа күрә Чечнядагы сайлауларда административ ресурс хисабына гына шундый зур нәтиҗәләргә ирешәләр дип карау дөрес булмас иде.

– Үткән атнада депутат Марат Галиев газетабызда, Путин үзгәрергә мәҗбүр булачак, дип белдергән иде. Әгәр үзгәрмәсә? Әнә “Новая газета”да Ходорковский, хәлләр үзгәрмәсә, 2012 елның көзендә, йә булмача 2013 елның язында халык кабат урамнарга чыгачак, вакыйгалар кискенләшәчәк, дип яза.

– Чынлап та, сәясәт өлкәсендә үзгәрешләр һичшиксез булырга тиеш. Соңгы чыгышында Путин җирле үзидарәнең әһәмияте, аның икътисадый җирлеге булырга тиешлеге, төбәкләрдә җитәкчеләрне сайлап кую кирәклеге хакында тәфсилләп сөйләде. Бу юлы, күптәннән исенә төшермәсә дә, зурлап сөйләмәсә дә, федерализм хакында да үз фикерен әйтте. Шуңа күрә Путин сайлау алды программаларында әйткән фикерләрен тормышка ашыру юлларын табарга тиеш. Ул аларны чынга ашырмаса, Россия тупикка барып терәләчәк, инде терәлде дип тә әйтергә була. Моның нәтиҗәсе нәрсә булыр – халык урамга чыгармы, һичшиксез үзгәрешләр көтелә. Шәт ул үзгәрешләрсез илнең алга таба бара алмаячагын аңлый торгандыр инде.

– Сайлау алдыннан хәрбиләрнең, полициянең хезмәт хакын ике мәртәбә күтәрделәр. Моны ничек аңларга – укытучылар, табиблар әллә алардан азрак эшлиме?!

– Әлбәттә, хәрбиләргә хезмәт хакын арттыру бик мөһим. Бүген Россиядә коррупция иң киң таралган өлкә – хәрби тармак. Бу андагы хезмәт хакының бик түбән булуына, армиянең бик катлаулы хәлдә яшәвенә, шул ук вакытта яшь офицерларның фатирсыз интегүенә дә бәйле. Ләкин армиягә һәм полициягә хезмәт хакын күтәрү генә бик күп сораулар тудыра. Чөнки медицина, мәгариф өлкәсендә дә хәлләр шәптән түгел. Аларда да эш хакы түбән. Мондый хәл социаль бүлгәләнүнең тагын да тирәнәюенә китерәчәк. Билгеле, без офицерларның 50-60 мең алып эшләвенә шат. Шул ук вакытта 10 мең сум алып эшләүче укытучы моңа шатланырмы? Билгеле, шатланмаячак. Бу хәл социаль каршылыкларны гына көчәйтер дип уйлыйм. Социаль проблемаларны хәл иткәндә бюджетның бөтен тармакларына да тигез карарга кирәк. Әлбәттә, биредә бу принцип бозыла.

– Сез үзегез Президентлыкка кандидатларга нинди бәя бирер идегез? Чынбарлыкта Путиннан кала башка кандидатлар да Кремль проектлары ләбаса.

– Әлбәттә, бу бәхәс уята торган проблема. Сәяси лидерларның, әйтик, партия җитәкчеләрен биш ел саен алыштырып тору тәкъдиме белән килешеп булмый. Конституция нигезендә, дәүләт башлыгының ике срок кына утырырга тиешлеге бик дөрес. Ә инде партия җитәкчесе идеологик принципларны бозмый икән, ул озаграк та утырырга мөмкин. Кызганычка каршы, сәяси партияләр системасы бүгенге Россиядә яралгы рәвешендә генә. Сәяси партияләр ниндидер идеологик принципларга таянырга тиеш. Бүген аларның бердәнбере дип коммунистларны гына атарга мөмкин. Дөрес, аларның идеологиясе коммунизм дип аталса да, бүген ул социаль демократиягә якын. Аларның да идеяләре соңгы елларда тамырдан үзгәрде. ЛДПРга килгәндә, аларның җирлеген бөтенләй аңлый алмыйм. Либерализм, демократия кайда монда?! Анда күбрәк авторитар идарә итү омтылышы чагыла. Жириновский идеологиясендә мин ниндидер җирлек күрмим. Аның электораты да бик сәер. “Гадел Россия” тарафдарлары белән коммунистлар арасындагы аерманы шәйләве дә кыен. Дөрес, Россиядә уң партия булырга тиеш. Әмма туксанынчы елларда ук бу идеянең асылын бозган лидерларны күрдек. Явлинский килсә дә, Немцов булса да, Көнбатышка карап, анда нинди яхшы демократия, бездә дә шундый шартлар булырга тиеш, дип безгә хас булмаган принципларны кертергә тырышып карадылар. Шушы күзлектән чыгып караганда, үз сайлаучысы, төпле идеологиясе бар, ул мөстәкыйль партия, дип беркемне дә әйтә алмас идем. Бездә, гомумән, сәяси партияләр оешып кына килә. Ул партияләр бөтенесе дә Кремль тарафыннан оештырылган дип әйтү мәсьәләне артык гадиләштерү булыр иде. Кремль өчен уңайлы партияләр дип әйтү дөресрәктер. Аларның уңайлылыгы шуннан гыйбарәт: халык күңеленә үтеп керерлек идеологияләре юк. Шуңа күрә ул партияләрнең эш итә торган җирлекләре көпшәк.

– Гарәп илләре лигасы Бәшәр Әсәдкә каршы чыкты. Россия җитәкчелеге ил башлыгын алыштыруны хупламый. Сез ничек уйлыйсыз?

– Әлбәттә, мөселман илләрендә барган әлеге “гарәп язы” дигән үзгәрешләр ислам дөньясында барган процессларның шактый катлаулы икәнлеген күрсәтә. Әлеге үзгәрешләр гарәп-мөселманнарның эчке дөньясына гына хас проблема түгел икәнлеген дә яхшы күрәбез. Аларда читтән тыкшыну шактый нык сизелә. Моны Ливия мисалында яхшы күрдек. Ни өчен дулкынланулар иң әүвәл Американы канәгатьләндермәгән илләрдә башланды соң? Ни өчен башка илләрдә күзәтелми? Әнә Согуд Гарәбстанында дистә еллар буе хакимияттә король династиясе сакланып килә. Бүген беркем дә нишләптер андый проблеманы куймый. Билгеле, Ливия проблемасы беренче чиратта илнең АКШ алдында баш имәвенә бәйле иде. Мисырга килгәндә, Хөсни Мөбарәк сәясәт өлкәсендә АКШ мәнфәгатьләрен канәгатьләндерми башлады диделәр. Бәшәр Әсәд исә мөселман илләре арасында мөстәкыйльлеге белән аерылып тора иде. Әйтик, аның Иранга мөнәсәбәте уңай. Шуңа күрә биредә диктатураны җимереп демократия урнаштыру омтылышы гына өстенлек итәдер дип уйламыйм. Хәл шактый катлаулы. Бүген АКШны, Израильне һәм Европаны иң борчыган ил – ул да булса Иран. Аларның төп максаты – фарсыларның союзникларын юкка чыгару. Ливия, Сүрия җитәкчеләреннән котылырга тырышуның нигезендә шул ята. Бу лидерларны юкка чыгару омтылышын стратегия дип әйтеп булмый, бу – тактика. Стратегиягә килгәндә, аңлавымча, АКШ, Израиль бүген Ираннан котылырга тели. Тора-бара ни дә булса эшләрбез дип уйлыйлар. Әмма моның мантыйгы юк. Юкса күп кенә мөселман илләрендә хакимияткә радикаль фикерләүчеләр килә. Ярый, иртәгә Ираннан котылдылар ди. Хакимияткә килгән ул “исламчылар” АКШның, Израильнең үзенә каршы баш күтәрәчәк бит. Бу алга таба нык уйланылган, зур проект түгел.

– Иран атом бомбасы ясарга мөмкин дип уйлыйсызмы?

– Әйе, мөмкин дип уйлыйм. Чөнки ул мөселман илләре арасында үз икътисадын үстерә алган бердәнбер дәүләт булмаса да, андыйлар сирәк. Атом бомбасы ясау өчен аның бөтен мөмкинлеге бар. Бер караганда, дошманнарыннан саклану өчен нигә әле Иранга да үз бомбасын булдырмаска – аларның мантыйгы бар.

– Күптән түгел Казанда илебезнең рухани иминлегенә багышланган “түгәрәк өстәл” уздырылган иде. Анда чыгыш ясаучыларның уртак фикере илебез дошманнар чолганышында яши дигән нәтиҗәгә кайтып калды. Сез моны ничек аңлатыр идегез?

– Россиянең бүгенге тышкы сәясәтенә килгәндә, аның позициясе шактый катлаулы. Йә Россия, башын иеп, Европа Берлеге белән якынлаша, йә, АКШ белән якынаеп, үз-үзен югалта, йә инде ничек тә мөстәкыйльлеген сакларга тырыша. Андый проблема бар. Путин-Медведев чорында Россия СССРга хас булган державачылык принцибын алга сөрергә омтылды. Шуңа күрә бүген Россияне чолгап алган илләр арасында Европа Берлеге, АКШ яки Кытай йогынтысын сиздереп тора. Дошманнар чолганышында димәсәк тә, бүген сәяси проблемалар шактый күп. Европа Берлеге, Кушма Штатлар белән дә каршылыкларыбыз зур. Кытайны да союзник дип саный алмыйбыз. АКШка каршы вакытлыча гына союзник була алабыз инде. Аның белән эш йөртү, дус булу шактый четерекле. Чөнки ул бүген союзник, иртәгә Россиянең ярты җиренә халкын урнаштырып, Себерне бер провинциясенә әйләндерүе мөмкин.

– Дин әһелләребез сайлау алды үгетләвендә катнашып, мәчетләрдә кайсы да булса бер кандидатны яклап тавыш бирергә чакыра аламы? Шулай чакырган сурәттә мәчеттә ыгы-зыгы чыкмасмы?

– Конституция буенча, дәүләттән аерылган. Шуңа күрә сәяси партияләр конфессиональ җирлектә оеша алмый. Димәк, дин әһелләренең бу кампаниядә турыдан-туры катнашуы бик үк дөрес булмас. Әмма без бөтенебез дә – бу илнең гражданнары. Шуңа күрә дин әһеле, фикерен сораганда, үз позициясен әйтсә, зур гөнаһ булмас. Мәчет ул, һичшиксез, сәяси үгетләү урыны түгел. Шул ук вакытта дин әһеленең дә сәяси, гражданлык позициясе булырга, ислам дине нинди шартларда үсә алыр икән дип барыбер уйланырга тиеш. Хакимият башына Прохоров, Жириновский, Зюганов килсә, ислам дине үсә алырмы? Бу мәсьәлә аларны барыбер борчымый калмас. Дөрес, туксанынчы елларда коммунистларны яклаучы, шул ук вакытта дингә ышанучы бабайларыбыз да күп иде. Алар бүген дә бардыр. Әлбәттә, дингә инану һәм сәяси позиция төрле нәрсә. Шуңа күрә мәчеттә, сез менә шушы кандидатка гына тавыш бирергә тиеш, дип имам үз фикерен көчләп такмаска тиеш.

Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 35 | 25.02.2012
Ватаным Татарстан печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

№31 (799229) / 19.03.2012 21:08:03

Әй,син татар телен дүрт кенә класска калдыручыларның тегермәненә су коючы бер кемсә.Матбугат.Ру да синең кебекләргә урын юк,барлык язганнарың да ахинея генә.

Мин теләсә кемне капшармын,анда синең эшең юк

Ф.Б. үзе кызыксынган нәрсәләр турында яза,миңа аның комачаулаганы юк.

Син оятсыз икәнсең,кешегә нахак ягасың. 

№30 (799225) / 19.03.2012 19:35:31

777, Туйлар.ру ның символы,шулаймы? 777 сум тора обручальное кольцо.777 нче номер син.Сайтта Путинның бик әйбәт фотосы сачәкләр тоткан.Син ,үзеңне вертуаль дөнъяда хис итеп,Путинны капшыйсың.Әле шуның партиясендә әгъзә булып торасың.Мондый хәлләр була.
777, синең матбугат.ру да тормыш сәрүең көн кебек ачык.Матбугат.ру сайтына язучылар арасында Иркәдән башка бүтүн кеше юк әшәкелекләр кылучы.
Фәйрүзә Бәйрәмова булып язасың.Фәйрүзә Бәйрәмованы мин бик яхшы беләм.Ул ух-вах килми язганда.Аннан, ул Туйлар .ру да эшләми.Сине яклап кына язса.Бер Балта Сабы кешеләре бит.

№29 (799221) / 19.03.2012 18:28:40

777 омеры астында Иркә ятмый,аннары Иркә КГУны бетермәгән бугай бит,хәтерем ялгышмаса КГМИны бетергән бугай ул.Без КГУда укыган чагында,№28,син әле өстәл астыннан җәяү йөгереп йөри идең.Мин, безнең бөек Юлбашчыбыз Ульянов-Ленин укыган ВУЗда укуым белән горурланам,анда уку барыгызга да тәтемәде шул,бу шанлы 80нче еллар иде.Эх,Казаным,Казаным,синдә үтте минем дәртле чагым,синдә үтте яшьлек елларым.

№28 (799211) / 19.03.2012 15:47:38

777 номеры астында, унивеситетны (КГУ) узган ел бетергән студентка, ИРКӘ ятуы ачыклана.Рөстәм Зарипов ялгыш ычкындырганын исәпкә алсак,Балта Сабы якларыннан.

№27 (799208) / 19.03.2012 14:42:05

777 гә.Путинны яратасыңмы?Путинга кияүгә чыгасың килңме?Сайтыңда кызыл чәчәкләр тотып сиңа карап тора.Туйлар ру га чакыр.Килә ул.Юксынасыңмы?Хыялыңа чакыр.Хыял колы.

№26 (799007) / 17.03.2012 19:13:40

Капиталистик илләрдә ДП-ка Шурум-бурум кешеләр сайланмый,акыллы, политиканы,идиологияне белүче умниклар сайлана.Бездә Хәйруллин кебек наданнар белән ДП-корпусы тулган.Россиянең алга китүе биииик шикле,китә дә алмаячак.

№25 (799004) / 17.03.2012 19:06:30

Үләәм............,сәдакаң күп әзерләнгәнме?Әз булса күмәргә бармыйбыз.))) 

№24 (799003) / 17.03.2012 19:05:09

Үләәм............, татарча яз әле,урысчаң аңлашылып җитми !

№23 (799002) / 17.03.2012 19:03:29

Үләәм............, лми тор,туң тирәнгә китте.)))

№22 (799001) / 17.03.2012 18:56:58

Куда нам до капитализма,не доҗдешся и не җди !

№21 (798998) / 17.03.2012 18:50:13

Пграммаң өчен рәхмәт Кәрим.

№20 (796982) / 29.02.2012 12:50:57

Әхмәтзәки син кайда?

Әхмәтзәки, димәк, Нәфис өчен акча җыюны оештырып, аңа салып җибәрү һәм шулай ярдәм оештыру синең өстә.
Әхмәтзәки, чыннан да син кайда?

№19 (796916) / 28.02.2012 16:41:59

ил, жжот! афэрин!

№18 (796850) / 27.02.2012 20:24:25

Римма, Нур мәгълумат өчен рәхмәт.
Нәфискә булышырга кирәк Сүздә юк. Әлегә бары рухи ярдәм - Без сине хәтерлибез Нәфис. Сез (Кашаровлар) күтәргән Болгарда хәзер башкалар имидж туплый... Без барында беләбез. Сезләрне бик хөрмәт итәбез. Сокланабыз!!!

№17 (796819) / 27.02.2012 17:22:18

№16

мин кушылам сезгә. Монда күпме акча сораучылар булды. Берсенә дә бирәсем килми.

Бу очрак икенче.Бер намуслы кеше табылып бу эшне оештырса иде.

№16 (796817) / 27.02.2012 16:55:52

әйдәгез,100әр сум булса да җыеп тапшырыйк Нәфискә.
нигә без,казан татарлары,үзебездән дә үзебез "хуже татарина" булырга тиеш?

Әхмәтзәки син кайда?

Nur,Римма булдыргансыз.

Nur куйганны укыгач,уйга калдым. нигә Башкорт безнең белән дуслашсын, татар татар белән дус була белми!!!

менә иркә,хыялланып күкләрдә очасы юк,гөнахлы җирдә,КЕШЕ булып кала алсак иде,без татарлар. УВЫ!!

№15 (796806) / 27.02.2012 13:51:28

Искиткеч кешеләр! Рафис һәм Нәфис Кашаповлар ярдәмендә нәшер ителгән брошюраны мин Мордовиянең Тат. Юньки авылында (Торбеевский район) мәктәптә таптым. Укып чыктым. Ул брошюра мине шулкадәр тетрәтте ки, мин аны әле артистларыбызны тезеп утыртып аларга да укып чыктым әле. Гигант кешеләр.

№14 (796786) / 27.02.2012 01:00:37

Бу егетләр турында укысам, аркам чымырдый башлый.Мин беркемгә алар кебек булыгыз, булыйк дип әйтә алмыйм. Әмма татар шушы егетләр кебек кешеләр хисабына сакланып калган.

Рәхмәт, Римма.Нур сезгә дә.

№13 (796785) / 27.02.2012 00:42:39

“МИЛЛӘТ ӨЧЕН КОРБАН БУЛДЫМ, ЛӘКИН ҮКЕНМИМ” - Нафис Кашапов: Я пожертвовал многим ради татар, но ни о чем не жалею

Нәфис Кашапов 2005 елда, эзәрлекләүләргә түзә алмыйча, сәяси сыену сорап Украинага чыгып китәргә мәҗбүр булды. 7 ел дәвамында ул бер тапкыр да туган якларына кайтмады. Гаиләсен дә соңгы мәртәбә 3,5 ел элек күргән. Ике ай элек аның уртанчы улы Илдар “Зинһар, әтиемә ярдәм итегез!” дип интернетта хат таратты. 90 нчы еллар башында бертуган Нәфис һәм Рәфис Кашаповлар билгеле эшкуарлар иде. Халык арасында алар ихлас фидакарьлекләре белән дан казанды. Тапкан малларын кызганмадылар, миллионлаган тираж белән татар тарихы, мәдәнияте, ислам турында китаплар чыгарып бушка тараттылар, яшьләр өчен Болгарда зур җыеннар уздырдылар. Чечняда сугыш башлангач, берничә “КамАЗ” машинасына кием-салым, ризык, көндәлек кирәк-ярак төяп, гуманитар ярдәм илттеләр. 90 нчы елларда туган җирләренә кайта башлаган кырым татарларына да Кашаповларның игелеге тиде. Милли эшкә миллионлаган акчаларын кызганмаган эшкуарларның берсе бүген гаиләсеннән аерылып читтә тилмерә. Алар икесе дә күп кыйналдылар. Нәфис абый КАШАПОВ белән телефон аша элемтәгә кереп аралаштык. Әңгәмә вакытында ул берничә тапкыр туктап: “Күптән татарча сөйләшкән юк, кайбер сүзләр хәтта онытыла икән... Ничек рәхәт татарча сөйләшү!” — дип куйды.

“ӘТКӘЙ-ӘНКӘЙНЕ ДӘ ҖИРЛӘРГӘ КАЙТА АЛМАДЫМ”
— Нәфис абый, син кайларда, ниләр белән шөгыльләнәсең? Нәрсәгә яшисең?
— Киевта яшим. Төгәл тору урыным юк. Биредә “Большевик” заводы бар, менә шунда эшлим дә, яшим дә дисәң була. Заводтагы бер почмакны арендага алдым. Эшсез торып булмый, кечкенә ширкәт кебек әйбер оештырып җибәрдем. Агачтан төрле җиһазлар эшлибез. Китап, аяк киеме киштәләре, утыргыч, өстәл, кием элгече, бакчага куя торган җәйге чатырлар һ.б. 30-40 төрле әйбер ясыйбыз. Барысын да үзем уйлап чыгарам, башта рәсемен ясыйм, аннары агачтан кисәбез, юныйбыз, лаклыйбыз. Матур килеп чыга. Ярый әле эшләп үскәнбез дип шөкер итәм! Агач эшенә кул ятып тора. Ике ярдәмчем бар. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, берсе бармакларын кистереп өйдә ята. Завод шәһәр уртасында, аренда, электр өчен бик күп акча түләргә туры килә. Сату авыррак бара, аныҗ өчен аерым бер кечкенә булса да кибет кирәк. Базарда утырабыз, көненә бер-ике әйбер сатыла. Ипи-тозлык керә. Тиз генә күтәрелеп китеп булмый әле. Киев Мәскәү кебек кыйммәтле шәһәр.
— Чит җиргә караганда туган якта авырлыкларга түзү җиңелрәк, диләр. Гаи-ләңне калдырып китү карарына килү авыр булдымы? Син киттең, энең Рәфис калды, аңа да җиңел түгел.
— Китүнең сәбәпләре шул: мондагы мыскыллауга түзәр хәл калмады. Чаллы хакимияте миңа каршы сугыш башлады. “Акча җыясыз, чечен боевикларына ярдәм итхсез” дип теңкәмә тиделәр. Бизнеска балта чаптылар, безне төрле яклап кысрыклый башладылар. Басым көчле булды. Аны эшләргә җиңел бит. Фәрман бирәләр, беркөнне өерелеп янгын сүндерүчеләр килә, хилафлыклар таба, санэпидстанция “ябарга” дигән карар чыгара, салым инспекциясе үз мөһерен сугып китә. Миңа ачыктан-ачык: “Была бы возможность, я бы вас уничтожил!” —диючеләр булды. 5-6 кибетебез бар иде, барлык лицензияләрне тартып алдылар. Көч белән тапкан мал, тырышлык белән ачкан бизнес юкка чыкты. Физик яктан да, мораль яктан да кыйналдым. Ельцин вакытында ук эзәрлекләүләр булды, ләкин Путин чорында кадакны кагып бетерделәр. Түздем, тик бөтен яклап басым ясала, гаиләгә дә авырлык килә башлагач, китәргә дигән карар кабул иттем. Бу адымны ясау авыр иде. Гаилә белән китеп булмый, балалар кечкенә, аларны чит җирләргә каңгыратып йөрергә хакым юк. Аннары хатынымныд әнисе чирли иде, ул аны карады. Газиз кешесен ташлап чыгып китәргә тиеш идеме ул? Аннан хатыным туган җирдән читтә яши алмас иде. Командировка яки ялга чыгып киткән вакытлар булды, ике көннән соң “кайтасым килә” дип сөйләнә башлый иде. Аны да аңлыйм, чөнки үзем дә бик сагынам. Киткәнемә 7 ел булып килә, якыннарымны күрмәгәнгә 3,5 ел. Бик авыр. Телефоннан аралашабыз, интернетка бик сирәк чыгам, чөнки мөмкинлек юк. Өч ел элек әткәй үлде, аннары әнкәй китеп барды, икесен дә җирләргә кайта алмадым. Гаиләмә дә авыр, очын-очка ялгап яшиләр, Ходай ярдәменнән ташламасын.

“КАЗАН ТҮГЕЛ, Ә КЫРЫМ ТАТАРЛАРЫ ЯРДӘМ ИТТЕ”
— Киевта каршы алучы булдымы?
— 2005 елның 16 декабрендә Киевка килеп төштем. Берсе дә көтми иде, каршы алмады. Блокнотта монда яшәүче берничә татарның адресы бар иде. Яшерен-батырын түгел, миңа казан татарлары түгел, ә кырым татарлары ярдәм итте. Иң беренчеләрдән булып Кырым милли мәҗлесенеҗ көчле юристы Надир Бакиров ярдәм кулы сузды. Мостафа Җәмилев та ашарга, юлда йөрергә акча бирде. Рәхмәтем чиксез. Киевта “Туган тел” татар оешмасы башлыгы Кәнәфия Хөснетдиновка кердем. Заманында аларга үзебезнең киностудияне, аудио-видеотехника, Коръән һәм башка бихисап татар тарихы, татар әдәбияты китапларын, сәгатьләр төяп алып барган идек. Сабан туен уздырырга ярдәм иттек. Ул вакытта безне җылы каршы алганнар иде. Ләкин бу юлы мин акчасыз, яшәү урыны булмаган сукбай рәвешендә килдем. Кәнәфия “ярдәм итә алмыйм” дисә бер хәл, ләкин ул мондагы барлык татарларны миңа каршы котыртты. “Ваһһаби, хизбут-тахрирчы, татарның дошманы” дип яла якты, Украинаның эчке эшләр министрына, ФСБга, прокуратурага гаризалар язды. Мине Русиягә кайтарырга яки утыртырга дип таләп итте. Украинаның Эчке эшләр министрлыгына да, Ющенконың президент аппаратына да чакырдылар. Аның гаризасы аркасында өч айга якын төрле җирдә “допрос” ка чабып йөрдем. Яла ягуына игътибар итүчеләр булды-булуын, ләкин мине украиннар, яһүдләр, Киев мәчетенең имамы яклап чыкты. Кызык хәлләр күп инде ул, Кәнәфия җитәкклгән “Туган тел” оешмасында татар теле курслары юк, ә урыс теле дөресләре бар. “Лермонтов, Пушкинны укып урысча өйрәник” дигәнгә татарлар каршы чыкты, “урысчаны беләбез, татарча өйрәнергә кирәк”, диделәр Кәнәфиягә. Иптәш Хөснетдинов Путинның “Халыклар дуслыгы” орденын алды. Украина хөкүмәтеннән сәяси сыену сорадым, ләкин ярдәм итмәделәр. Документлар юк. 5 елдан соң бирелергә тиеш булса да, качкын статусын бирмәделәр. БМО вәкилләре үз канаты астына алды, алар яклады, миңа документлар әзерләделәр. Башта аз-маз пособие бар иде, эшли башлагач, аны бетерделәр. Әлегә һавада эленеп торган кеше хәлендәмен.

“УКРАИННАР ЮЛИЯ ТИМОШЕНКОНЫ САГЫНА”
— Нәфис абый, Украина турында төрлесен ишетәбез. Син анда яшәгәч, күбрәк беләсең. Украинада хәлләр ничегрәк?
— Янукович президент булгач, Мәскәү үзенә яхшы союзник тапты. Путин Русиядә нишләсә, ул да Украинада нәкъ шундый сәясәт алып бара. Янукович халыкның иреген кыса башлады. Пикет-митингларга чыгучыларны эзәрлеклиләр. Ющенко вакытында ул юк иде. Украиннар Ющенкодан бигрәк Юлия Тимошенконы сагыналар, аның аркасында Украина аякка баса алды дип әйтәләр (Украинаның элекке премьер-министры Ю.Тимошенко бүген төрмәдә утыра — Р.Б.).
Януковичның яраннары да “Партия регионов”тан чыга башлады, аның сәясәтеннән риза түгелләр. Тормыш кыйммәтләнде дип зар елыйлар. Азыкт-төлеккә, коммуналь хуҗалык өчен бәяәләр бик артты. Мондагы украин журналистлары белән очрашкалыйм, алар татарларны мактый. “Татарстанда 2 миллион тирәсе татар. Русия уртасында утырасыз, ләкин бәйсезлек өчен көрәш алып барасыз”, дип аркамнан кагучылар бар. Интернеттан укыйлар, Мәскәүгә каршылык барлыгын, татарларның урыслар арасында эреп бетәргә теләмәвен дә беләләр. Украиннар: “Явыз Иван басып алганга ничәмә-ничә гасыр үткән, басым астында яшиләр, ә телләрен онытмаганнар, үҗәтләнеп татар булып яшиләр”, — дип бәя бирәләр. Украинаның да бәйсезлеккә юллары авыр булды, ләкин татарларга тагын да кыенрак. Алар “Рубин”, “Ак Барс”ны беләләр. Минем карарга телевизор юк, уен ничек үткәнен хәбәр итәләр.
Кайчак Ющенко президент булыр алдыннан мәйданда кырым татарлары күплеген, ә монда яшәгән казан татарларының күренмәвен төрттерәләр. Украинадагы татарларның күп өлеше Русия тарафдары. Алар Русиядә татар мәктәпләре ябыла, татар мөселманнарын төрмәгә утырталар, милли хокуклар кысыла дигәнгә ышанмыйлар. Белгәннәре аңламаганга салыша. Гомумән, Украина икегә бүленгән: берсе дәүләтнең бәйсезлеге өчен җан ата, икенче яртысы Русия тарафдарлары.
— Нәфис абый, казан белән кырым татарлары арасындагы мөнәсәбәтләрне ничек бәялисең?
Безгә карата ниндидер тискәре мөнәсәбәт сизелә. 90 нчы елларда “Азатлык” яшьләр берлеге анда барып, татарларга йортлар төзергә ярдәм итте, бераз җанланды кебек, аннары аралар тагын суынды. Конгресс башлыгы Ринат Закиров та Мостафа Җәмилев белән очрашып карады, әмма бернинди багланышлар сизелми.
— 1944 елдагы депортациядән соң калган кырым татарларын резервациядә кебек яшәтәләр, алар авылларыннан чыга алмаганнар. Ә сакчылар итеп нәкъ казан татарларын куялар. Комендантлар да казан татарлары була. Менә совет империясенең мәкерлеге! Бу махсус эшләнә. Казанда бу хәлләрне белеп бетермиләр, ә кырым татарлары моны бик яхшы хәтерли. Советлар иле пычрак эшне татардан эшләтә, бер милләтне, мөселманнарны бер-берсенә каршы куя. Кырым татарлары белән күп аралаштым, аларның казан татарларына шикләнеп карауларын аңлап та була.
Аннары Украинадагы казан татарлары арасында урыслар, украиннар белән беррәттән кырым татарларын “җирләрне басып алалар, даулыйлар” дип сүгүчеләр байтак. Тартып алынган җирләр бит ул. Кырым татарларын куып чыгарып, аларның өйләренә җыен сукбай, карак, җинаятьчеләр килеп утыра. Кайберәүләр хәтта бүгенгә кадәр кырым татарларыннан калган сырган юрганнарны куллана. Җимеш агачларыннан уңышны баскыч куеп җыймыйча, меңәрләгән агачны кискәннәр. Йөзәрләгән чишмә корыган.
Илмир Тимергалиев исемле элеккеге хәрби кеше яши. Ул ике араны якынайтыр өчен күп эш алып бара. Дини, милли бәйрәмнәргә ике якны да бергә җыярга тырыша. Аның фидакарьлегенә шаккатам. Сабан туе оештыра. Аңа кырым татарларының да ышанычы зур, бу юнәлештә дөрес сәяси эш алып бара.
Киевта казан һәм кырым татарларының оешмасын түзергә җыенам. 7 мартта бәйрәм ясарга телим. Сәясәттән куркалар, оешмабыз мәгариф, мәдәнияткә өстенлек бирәчәк.

“КАЙТАМ ИКӘН, МИНЕ УТЫРТАЧАКЛАР”
— Нәфис абый, “милләт”, “бәйсезлек” дип йөреп үзеңне корбан иттең. Малыңны тартып алдылар, чит җирдә иза чигәсең. Татарга күпме булышып, аннан акчалата ярдәм, яклау түгел, хәтта “рәхмәт” сүзе дә ишетмисең. “Нәрсәгә кирәк булды бу?” дип үкенмисеңме?
— Юк, үкенмим. Вакытында 20 миллионнан артык тираж белән китап чыгардык, аларны бүген дә Украинада очратам. 90 нчы еллардагы вакыйгалардан без читтә калырга тиеш тњгел идек, милләткә ярдәм итүне бурыч дип санадык. Миллионлаган акча китте, ләкин җилгә очмады, файдага булды. Әгәр хәлемнән килсә, аякка бассам, тапкан малымны тагын милләт эшенә бирәчәкмен. Газета, брошюра булса да чыгарыр идем. 53 яшь тулды дип тормас идем. Эшмәкәрләргә күп ярдәм иттек, татарның бәйсезлеге өчен бергә көрәшкән егетләр ахыр чиктә сынды. Безгә каршы чыктылар, яла яктылар, татар милләтенең идеясен саттылар. Ачыктан-ачык: “МВД, ФСБ белән эшлим, аларга ярдәм итәбез”, — диделәр. Кайвакыт аларга ачуым килә. Шуларны уйлап йөрәк сыкрый, үземне эш белән күмәргә тырышам, хезмәт белән онытылам. Гади халык арасында ихлас, юмарт кешеләр бар. Улым интернетта ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч, Сарман халкы пенсиясеннән өлеш чыгарды. Мең рәхмәт аларга! Путин чоры булганда өйгә кайта алмыйм. Кайтам икән, мине утыртачаклар. Киләчәкне фаразлау авыр, март ахырында хәлләрне карап карарбыз, шуннан бераз шәйләп булыр.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА.
“Ирек мәйданы” газетасы.

№12 (796702) / 26.02.2012 12:27:58

кем бу!

№11 (796698) / 26.02.2012 12:18:57

елсинга ә түбәтәйдә кигезеп җибәргәннәр иде түгелме әле..
Әй алла, бер катлы , наивныйда инде безнең татар халкы.
бу агайныңда үз фикерләре түгел.. өстән кушалар..

№10 (796696) / 26.02.2012 12:11:13

Шәйми бабай күп эшләр эшләде татарстан халкы өчен,ОНЫТМАГЫЗ!!!!

№9 (796695) / 26.02.2012 12:05:07

Ельсинны сайлаганда болай дигэннэре истэ калган ,-Без исерек Ельсинны сайласак Татарстан очен куп нэрсэ эшлэп кала алабыз,ул исерек вакытта дип.Кызыкта,кызганычта.

№8 (796694) / 26.02.2012 11:46:40

"Путинга тавыш бирегез!"нең иң тупой варианты...

№7 (796685) / 26.02.2012 09:56:43

бер үк сүз..Билгеле бер кандидатка агитация дисәңдә була.. Җил кая без шунда!!

№6 (796681) / 26.02.2012 08:33:37

Бу бәндәнең йөзенә карап, мыегын кыскартуын күреп намаз укый дип уйларга мөмкин. Сакалына карап башкачарак та уйлавың бар.

Урыста "должность обязывает" дигән әйтем дә бар бит әле.

Һәрхәлдә намаз уку белән намазда нык тору икесе ике әйбер.

Фикер йөртүенә карасаң адашкан - димәк адаштыручы. Хәзерге хәлендә.
Алдагысын Аллаһ белә.

Аллаһу Сөбхәнәһу вә Тәгалә генә Көч вә Кодрәт Иясе. Һәм бары тик Ул - Аллаһ кына Кадыйр Һәм алып баручы.

№5 (796669) / 25.02.2012 23:15:18

ил -корректор-редактор- филолог- саксафонист кот.играет набаяне

№4 (796667) / 25.02.2012 23:07:36

Иранда атом бомбасы эллэ кайчан бар инде,мало того,Россия подарить иткэн ядерный боеголовкалар белэн ракеталар да тора.

№3 (796665) / 25.02.2012 23:02:45

пипец.
татжурский мастер-класс прям.

первые слова:

Күренекле тарихчы, политолог Рафаэль Мөхәммәтдинов республика матбугатында, илебездә социаль, милләтара һәм географик кризис күзәтелә, дип язып чыкты.

офигеть просто.

№2 (796663) / 25.02.2012 22:47:37

Нигә мулланың үз фикере булмаска тиеш ? Динебез Ислам кабер дине түгел,ул бу дөнйада дөрес яшәргә өйрәтә.Дөнйа сәясәтсез бармый.

№1 (796644) / 25.02.2012 20:48:34

Җәмәгать,Ильдус Фаиз мәкаләсе белән берләштереп фикерләшсәк ничек булыр икән? Җилләр каян һәм кая исә соң???

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments